поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.09.2021 Җәмгыять

Фәнис Яруллин истәлегенә 10 ел көтелгән мемориаль такта ачылды

Казанда Жуковский урамында татарларның күренекле шәхесләре яшәгән йорт диварында беренче истәлек тактасы ачылды. Ул соңгы алты ел гомерен әлеге йортта яшәгән Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин истәлегенә куелды.

«Без бөек шагыйребезне искә алырга җыйналдык. Югыйсә, аның безнең арадан китүенә дә 10 елдан артык вакыт үткән. Безгә шушы шәхесебезгә мемориаль тактаны кую өчен ун ел көтәргә кирәк булдымы икән?» — дип башлады чыгышын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
 
«Кешенең кадере ул әле күпләрнең хәтерендә булган вакытта булырга тиеш. Мин аны авыр язмыш батыры буларак кабул итәм. Ул тумыштан язмыш сынавына эләгеп, гомере буе көрәшеп яшәгән шәхес! Ул бит тормышка хөсетләнеп карамыйча, „Мин тормышка гашыйк“, дип яза», — дип дәвам итте ул һәм чыгышын Фәнис Яруллинның шигыре белән тәмамлады, дип яза Татар-информ.
 
«Без сәламәт кешеләр Фәнис абый кебек көчле рухлы була алмыйбыздыр. Аның әсәрләрен укыгач яшәүгә өмет уяна, соклану, горурлык хисе кичерәсең. Без бу истәлек тактасын алдарак та ачарга тиеш булганбыздыр. Фәнис абыебызның рухы шат булсын», — диде Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.
 
Ул Фәнис Яруллинның иҗатын мәңгеләштерү — шагыйрьнең китапларын бастырырга әзерләү буенча зур эш башкарган хатыны Нурсөя Яруллинага рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге истәлек тактасын куйдыру өчен тырышлык куйган Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның изге теләкләрен ирештерде.
 
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мондый чараларның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында уздырылуын зур мәгънәгә ия дип белдерде. «Фәнис абыйның тормыш юлы, яшәү дәрте безнең өчен үрнәк. Мәдәният министрлыгының төп бурычларының берсе — андый шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү», — диде ул.
 
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында язучының истәлеген кадерләүне әдәбият сөючеләр өчен бәйрәмгә тиңләде. «Кемнәрдер аны фаҗигасеннән соң шигырь яза башлаган дип уйлый. Ул аңа тарымаган булса да зур язучы булыр җитешер иде. Фаҗига дә килеп кушылгач иҗаты бөтенләй башка яңгыраш алган», — диде Берлек рәисе. Ркаил Зәйдулла «ХХ гасырның чын халык шагыйрьләре» дип Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм, Фәнис Яруллинны санап үтте.
 
Камал театрының күренекле артисты Равил Шәрәфиев Фәнис Яруллинның «Әнә килә автомобиль» спектаклендә уйнавын искә төшерде. «Фәнис Яруллин янына мине Туфан Миңнуллин алып барды. Күпме утырганбыздыр, әмма аның яныннан чыкканда минем күңелем төшеп түгел, ныклык, оптимизм алып чыктым», — диде ул. Равил Шәрәфиев бу спектакльнең бер елга 200 тапкыр күрсәтелүен әйтте.
 
Истәлек тактасы ачылу тантанасында Баулы районы якташлык җәмгыяте рәисе Нурислам Хәбипов, күренекле шагыйрьләр Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташлар чыгыш ясады. Алар чыгышларында шагыйрь иҗатының зурлыгын дәлилләделәр, аның белән бәйле истәлекләрен уртаклаштылар.
 
Татарстан Президентына, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимовага, Баулы районы җитәкчелегенә һәм скульптор Фәнил Вәлиуллинга рәхмәт сүзләрен шагыйрьнең хатыны Нурсөя Яруллина исеменнән сеңлесе Сәүия Хәкимова әйтте.
 
Чыгышын төгәлләп ул җәмәгатьчелекнең бер теләген дә җиткерде. «Казан урамнарының берсенә Фәнис Яруллин исеме бирелсә иде», — диде Сәүия Хәкимова.
 
Киләчәктә бу йортның диварында андый такталар тагын да артачагы билгеле. Чөнки хәзерге вакытта Тинчурин театрының легендар артистлары Исламия һәм Мәхмүтовларга истәлек тактасы әзерләү буенча эш бара. Камал театрының күренекле артистлары Ирек Баһманов һәм Вера Минкиналарга да истәлек такталары куелыр дип планлаштырыла.
 

---
Идел
№ --- | 29.09.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»