поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2021 Язмыш

"Якын туганың эшләгән сихерне. Үсмер чакта ук көнләшкән..."

Күрәзәчегә бару гөнаһ икәнен белсә дә, килде Гөлгенә. Сары тешләрен җемелдәтеп балкып торган үзбәк хатыны каршысына утыртты да: – Ни борчый апаем? – дип сүз башлады.

Апаем дигәч кызык тоелды Гөлгенәгә. Әллә ничек төчеләнеп әйткән кебек.
– Аптырап калдыңмы? Безнең нәселдә якын итеп, чит хатын-кызга да шулай әйтәләр, – дип өстәп куйды. Үзе сөйләнә-сөйләнә караңгы бүлмәдән түгәрәк нәрсә күтәреп чыкты. Табакка ошаган, әмма табакка караганда сай һәм каен тузыннан эшләнгән. Икенче кулында еланга ошаган сырлы-сырлы чыбыркы. Гөлгенә тәгаен генә нәрсә борчыганын, аны монда ни китергәнен дә белми. Соңгы вакытта күңелендә тынычлык таба алмый ул. Уйлаганын әйтергә дә өлгермәде, күрәзәче хатын:
– Өйгә кайтсаң тизрәк эшкә барасың килә, эшкә барсаң өеңә кайтасың килә. Шулаймы? Урамга кеше арасына чыксаң тизрәк өеңә кайтасың, үзең генә каласың, өйгә кергәч, тынлыктан куркып, кешеләр арасына чыгасың килә, шулаймы?
– Әйе, нәкъ шулай.
 
Гөлгенә күрәзәче әйткәннәргә исе китте. Чыннан да шундый халәт аңарда. Ә бәлки күп кешедә шундый кичерешләрдер хәзер.
– Сихер синдә апаем.
Кыз аптырап калды. Көлемсерәп:
– Юктыр, кем сихерләсен мине. Көндәшләрем юк, дошманнарым юк, кемгә кирәк мин.
– Син алай димә апаем, синдә талант бар.
 
Гөлгенәнең аптыравы йөзенә бәреп чыкты.
– Әйе, сихерне ир белән хатынны аеру өчен генә салмыйлар. Кулыңда бар кеше дә булдыра алмый торган талантың ярылып ята.
– Әллә инде, белмим, кем тотмый инде ул инә белән җеп. Хатын-кызның төп эше кебек бит инде ул. Шуны әйтсәгез инде. Башка төрле шөгылем юк минем.
– Ялгышасың, бар кеше дә булдыра алмый аны.
 
Күрәзәче хатын үзе сөйләнә, үзе каен тузыннан ясалган түгәрәге өстендә еланга охшаш чыбыгын әйләндерә.
– Якын туганың эшли сихерне. Үсмер чакта ук көнләшкән, остара барганыңны күреп, күп акча эшләп, баеп китүеңнән курка, талантыңнан көнләшә. Үзең югында бәйләвең сүтелеп, “күзләр”не кире җыеп утырган чакларың булгандыр ла.
 
– Бар иде, анысы балачак шуклыгы бит инде аның. Үскән чакта кызлар шаярмый тормый. Шулай да...
Күңелендә үсмерчак хатирәсе яңарды Гөлгенәнең. Апасы гел булмачалыкта төрттереп торды кызга. Җиде ел алданрак туганга, баласытуы булдымы. Гөлгенә бәйләмен алып утырса да, әле теге эшне кушып, әле бу эшне кушып, шөгыленнән аерырга тырышты. Алай бәйләмиләр, алай матур булмый, моны беркем алмый синнән, беркем кими, әнә күрше кызы синнән матуррак бәйли, дип гел ялкын өстәде. Менә шундый төртмәле сүзләр белән бимазалап торды. Аның саен Гөлгенәнең үз-үзенә карата ышанычы, урысча әйтсәк “самооценка” төшә башлады. Алга китеп булса да әйтергә кирәктер, эшеңне күрә белү, бәяләү кул эше, иҗат кебек күңел эше белән мавыгучылар өчен бик мөһим. Андый талантка ия кешеләр өчен хуплау, мактау сүзләре дә кирәк кайчакта. Тормыш ашау да, йоклау белән генә бармый бит. Күңел, җан дигәне дә бар. Алар күзгә күренмәсә дә, бик бөек хисләр. Төртмәле сүзләрне әйтә алгач, рухны күтәрердәен дә әйтә белү кирәктер, бәлки. Гөлгенә дә шулай уйлый иде. Апасының гел аның эшеннән гаеп табуына үпкәлисе килсә дә, йөрәгенә якын алмаска, үткәреп җибәрергә тырышты. Әмма, гел-гел алай булып бетә алмый. Үсмер чактагы бер көн бигрәк тә хәтерендә калды. Йөргән егетенең туган көненә җылы джемпер бәйләп бүләк итмәкче иде. Буе метр да җитмешле егеткә хәйран гына күп җеп һәм зур сабырлык кирәк булачак. Үзенә ошаган иң матур өлге-үрнәкне тапты журналдан. Башта ике кул өлешен бәйләп куйды. Аннан төп өлешен бәйләде. Резинка өлешеннән өскә таба бәйләп менәсе бит. Көн саен кичке, төнге вакытта гына кулына ала бәйләвен. Башка чакта вакыт юк.
 
Төннәр буе утыра торгач ялкытып та ала. Әмма егетенең джемперны кулына алгач сөенәчәген белү, кызны канатландыра. Тагын да илһамланып бәйләвен дәвам итә. Инде җилкә өлешенә җитте, аннан соң инде күп калмый. Муен өлеше әйләндереп куймалы булачак, ул ягы кыска гына. Кулына инә-җеп тотса, һич тынычлана алмый Гөлгенә. Тизрәк йорттагы эшләрне төгәлләп, яраткан шөгыленә тотынасы килеп кенә тора. Җепнең төсләрен дә нык матурны сайлады. Куе зәңгәр һәм ак төс. Үз эшенә үзе илһамланып йокларга ятты ул кичне дә. Икенче көнне мәктәбенә укырга китте. Дәрестә дә утыруы утыру булмады, өенә кайтып, тизрәк бәйләвенә тотынасы килде. Чыгарылыш ел булганга, имтиханнар бирәсе булгач кына дәресләрен ныклап тыңлап утырырга тырышты. Дәресләр беткәч тә, очып кына кайтты өенә. Чишенеп, кулларын юып алуга, чәй җылынганчы бер булса да әйләнә торыйм дип, бәйләвен кулына алмакчы иде... Кычкырып чырылдап җибәргән тавышыннан өй түрендә бәпкә чыгарырга утырган каз аннан да катырак кычкыра башлады. Яртылаш сүтелгән хәлдә караватта яткан джемперны күреп елап та җибәрде кыз. Күпме хезмәт, күпме сабырлык салынган бит аңа. Тавышка әнисе йөгереп керде.
 
– Нәрсә булган, дип торам. Кеше куркытып, бер юкка күзеңне, нерваңны бетереп утырмасаң. Әнә кибет тулы хәзер кием, Вьетнамнан кайтарып тутырганнар. Утырма шыңшып, бар әнә, сарыкларга су алып чыгып сал, – дип акырган казын урамга һава суларга алып чыгып китте. Ул арада көлеп-елмаеп, тычкан ашаган песи кебек апасы кибеттән кайтып керде.
– Әни, менә син ярата торган “Коровка” конфетын, прәннек, ашка салырга тишекле токмач алдым, – диде ишектән керешли үк. Ялт итеп сикереп зал якка кергәч, сеңлесен күреп кыенсынып калды.
– Нигә елыйсың сеңлем? – дигән булды сырпаланган хәйләкәр төлкедәй.
 
Бу минутта Гөлгенәне сүтелгән джемпер түгел, әнисенең аның шөгылен кирәксезгә чыгаруы күңелен төшерде. Кыз апасына берни дә әйтмәде.
– Ой, сеңлем, гафу ит. Мин синең караватка утырган идем, менә итәгемә бәйләү энәсенең шнуры эләгеп, артымнан теге якка кадәр ияреп чыккан да сүтелгән, – дип көлде. Гөлгенә дә җүләр түгел бит инде, джемперны, йомгакларны да иске мендәр тышына тыгып, караватның читенә җәеп салып, өстенә мендәр утыртып чыгып киткәнен онытмады. Сабыр, тешләк дигәч тә аның кадәрне генә аңлый. Ул юлы да сабыр итеп дәшми калды, ә шнурлы бәйләү инәсен идән астындагы нигездән алып менде. Идән ярыгыннан төшеп киткән имеш. Апасы шулай аңлатты. Бәйләү инәсенең тик торганнан гына шнуры өзелеп, дөресрәге кайчы белән киселеп куйган чаклары да күп кабатланды. Джемперны бәйләп бетерде ул бетерүен. Туган көнгә булмаса да, гадәти көндә бүләк итте. Егете бик сөенеп алды, яратып киеп йөрде. Әмма ул егет белән бергә кавыша алмадылар. Егет Хабаровск ягында армиядә хезмәт итте дә, шунда ук яшәргә дә калды. Кыз туган ягыннан читкә китмәде.
 
Гөлгенәнең шәһәрдә әнисенең сеңлесе яши иде. Ул да бәйләргә һәвәс. Инә, җепләрне ул чакта шул апасы кайтарды. Мәктәп тәмамлап, училищеда белем алып, китапханәгә эшкә урнашкач үзе теләгән җепләрне сатып ала башлады кыз. Шапка, шарф, кофта кебек өс киемнәрен заманына күрә модалы итеп бәйләргә өйрәнде. Моның өчен китапханәгә килгән журналлар да ярдәм итте. Хезмәттәшләре, дуслары күргәч заказ да бирә башлады. Заказ булган саен аз булса да акча да керде. Ул чакта әле алар яшәгән районда бик сыйфатлы җепләр юк иде сатуда. Бер бәйләме 13-14 сумлык гади генә бәйләү җебеннән дә менә дигән матур киемнәр бәйләп куя иде. Тора-бара җепләрнең яхшы сыйфатлысын гына сайлап бәйли башлады. Андыйлардан бәйләнгәненең бәясе кыйммәтерәккә чыкса да, бер алган кеше кабатланмас фасон һәм зәвыкле киемнәргә заказ биреп кенә торды. Ә ул җепләрнең төсләре әсәрләндерде Гөлгенәне. Дөньясын онытып бәйләп кенә утырасы килде. Бәйләү җепләрен кулга алуга яктылык, җылылык били кыз күңелен, онытылып бәйли. Ул җепләрнең йомшаклыгы кулларны иркәли. Ялларга авылга кайтканда да үзеннән калдырмый бәйләү эшен. Районда эшли башлагач тулай торакка урнашты. Бүлмәдәш кызы өйдә торырга яратмый. Гөлгенәгә бу тагын да уңайлы. Төннәрен дә бәйли дә бәйли...
 
Бу хәлләр сөйләгәндә генә озак. Ә күрәзәче хатын каршында утырганда, мизгел эчендә искә төште дә, күз алдыннан кино кадры кебек тезелеп узды.
– Син, апаем, йоклап киттеңме әллә? Караргамы киләчәгеңне?
– Ә, – диде Гөлгенә сискәнеп, кайда утырганын исенә төшергәндәй, корт чаккан кебек сикереп торды да:
– Юк, юк, кирәкми, киләчәгемне карарга кирәкми, гафу итегез, мин китим, – дип, ишеккә таба атлады.
– Апаем, өшкерт син үзеңне, догалар укып йөр. Әле килгәне юк икән, бер айдан соң килә ул кеше сиңа, җепләр алып килер, алардан бәйләмә, яндыр аларны, ул җепләргә явызлык салынган, – дип кычкырып калды.
 
Гөлгенә башы әйләнүдән абына-сөртенә, чак-көч таксига чыгып утырды. Тулай торактагы бүлмәсенә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Күрәзәче хатын дөньяга күзен ачырга, алсу күзлеген салырга кирәклеген үзенчә аңлатты түгелме? Бер карасаң ышанырлык. Апасы аның эшләрен бервакытта да мактамады, хупламады, никадәр генә тырышып бәйләсә дә, матур булган дип зурлый белмәде. Ә үзе җепләр ташыды. Тик торганда. Гөлгенә кирәкми дисә дә, бер килгәндә икешәр-өчәр җеп бәйләме алып килде. Сәер! Нигә һаман кирәкми дигән саен җепләр китерә икән ул аңа. Гөлгенә үзе дә сатып ала юкса. Үзенә күрә сеңлесенә ярдәм итүеме икән? Күп очракта кара, караңгы төстәгеләрне китерә. Киез булса да бәйләрсең, ди. Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бер алып килгән ангорка кара җепләрен, заказга бирелгән кофтага кушып бәйләгән иде. Бәйләгәндә берни сизмәде.
 
Ә заказны алучы, Гөлгенә кофтаны кире үзеңә бирәм, акчаны кире кайтар, дип килде. “Кия алмыйм, сулышым кысыла бу кофтаны кисәм. Карап торышка җиңел генә җепләрдән бәйләгәнсең, тик, әллә ничек, киюгә буып алган кебек”, – дип китереп бирде. Әллә шул күңеленә керде, үзе дә киеп карады, җанына ятмады. Икенче кызга бирде, ул да кия алмады. Тагын бервакыт җепләр бәйләме алып килде апасы. Бер пакетта дүрт бәйләм кызыл төстәге җепләр. Көзге миләш кебек янып торучан төсләр күзләрне камаштырырлык. Сөенеп, рәхмәтләр әйтеп алды Гөлгенә. Шул ук көнне ыргак белән кызыл төстәге кардиган бәйләргә утырды. Тик, дүрт бәйләм җепнең икесе генә бәйләргә яраклы булып чыкты. Калганнары бәйләмендә үк киселгәнме, фабрикадан шулай яраксыз булып чыкканмы, җепләр кыска кыска итеп өзгәләнгән. Әйтерсең кемдер кайчы белән кискәләгән. Җепләрне ялгап кына яхшы кофта килеп чыкмаячак. Апасыннан сораган иде дә, кайсы кибеттән алганын. “Кибетенә барып йөри күрмә, фабрикадан ук шулай булып чыккандыр. Ярар, юктан шикләнеп утырма”, – дип кенә җаваплады. Шик кермәде түгел үзе. Фабрикадан алай чыгара алмыйлар, берничек тә. Кызыл җепләрдән заказга җәйге кардиган бәйләргә тиеш иде Гөлгенә. Ике көн эчендә, туйга киеп барырга заказ биргәннәр иде. Яңадан шундый ук җепләр алып, төне буе бәйләп чыкты ул аны чыгуын, азга гына соңарып булса да иясенә тапшырды.
 
Белмим, баш әйләнеп бетте, зиһен чуалды. Ни уйларга да белмәссең. Күрәзәче сүзенә ышанып, бертуганың белән дошманлашып булмый бит инде. Күңелгә дә шик керде, ышанмаслык та түгел. Берсендә туган көненә кул кремы бүләк итте. Шуннан соң бармаклары арасына гөмбәчекләр үсеп, кулына инә тота алмас хәлгә җитте Гөлгенә. Бармак аралары чи җәрәхәткә әйләнде. Ул чакта дәвачы әбигә барды. Әби бармакларны күрүгә үк, зәхмәтле әйбер тоткансың, диде. Китапханәдә китап тузаныннан аллергияме икән, дип аптырады кыз. “Кулыңа сөртә торган кремың бармы, кызлар крем сөртә бит инде, алып кил әле шуны икенче килгәндә”, – диде. Алып килде, түгәрәк савытны кулга алуга дәвачы иснәп карады да, синең борының ис сизмиме әллә, нәҗес исле бит бу, хайван бәвеле кушылган. Чүп савытына ташла, яндырсаң тагын да яхшырак, диде. Башкалар кулына эләгүдән куркып бакча артындагы тиреслеккә алып чыгып яндырды. Ул кремны кайдан алуы турында  кызыксынса да, апасы җаваптан качты. Кызарды, уңайсызланды. Югыйсә, бер ни дә гаепләмәде бит Гөлгенә аны. Каракның бүреге яна, дигәндәй, кыңгыр эшенә борчылуы идеме?!. Ул чакта алай уйлый алмады Гөлгенә. Менә хәзер уйлый ул аны. Әллә ул да сихерләнгән булгандыр.Шул хәлдән соң ярты еллап бәйләвенә тотына алмаган иде. Бер юкка күңелеңә шик кертеп утырасың, дип үз-үзен битәрләп тә алды Гөлгенә. Кылт итеп исенә төште, күрәзәчегә барганына нәкъ бер ай. Ул атнада авылына кайтмаган иде, пакет тотып апасы килеп керде.  Пакет тулы җепләр...
 
Гөлгенә рәхмәт әйтеп алды да, апасының каршысында җепләрне чүп савытына алып чыгып салып, ут төртте. Урам уртасында бер пакет тулы җепне яндырды.
– Нишлисең син, юләр кызый, алар кыйммәтле җепләр бит, – дип өтәләнде апасы. Узып китүчеләр аларга, и-и-и, дөньяның кеме генә юк, дип сәерсенеп карады.
Җепләр белән бергә туганына ышаныч та янды, югалды... Күрәзәче сүзе хакмы, юкмы, билгесез. Аңа ышану гөнаһ, бер ай дигәне бәлки очраклылык кынадыр. Гөнаһ икәнен белгәнгә киләчәген юраудан баш тартты. Әмма анда булганнан соң тормышка күзе ачылды, алсу күзлеген салып ташлады. Туганлык сакланыр, әмма элеккедәй беркатлы, бар кешегә дә ышанучан Гөлгенә юк инде хәзер. Үзенә генә ышанган, бәллүр күңелле, сак кыз бала аның күңелендә.
 
Зәмирә Сәмигуллина
Фото: http://pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»