|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2021 Җәмгыять
70 яшьтән узсам да онытылмыйПрезидент В.Путинның укучы балаларга мәктәпкә барырга әзерләнергә 10 мең сум пособие бирү турындагы указы чыкканнан бирле балачак истәлекләре белән яшим. Дөрес, хәзер тормыш башка, укучыларның чыгымнары күп, ә дәүләт азмы-күпме биргәч, иш янына куш була бит. Мин 1950 елда Теләче районы, Урта Мишә авылында гаиләдә сигезенче бала булып туганмын. Сугыштан соң илне төзекләндерү чорлары бу. Ярый әтиебез бар иде, шуңа күрә икмәккә тук булдык. Әти Бөек Ватан сугышында биш ел хезмәт итеп кайткан. 4 баланы әни әти кайтканчы үстергән. Аннары олы абыем Корбангали комбайнчы булып эшли башлады. Аның эшләгәненә икмәк бирәләр иде. Әтисе булмаган балаларның ашарларына икмәкләре дә бик юк иде кебек. Хәтерлим әле әнинең бер классташыма җомга саен яңа пешкән ипи биреп җибәргәнен. 1957 елда яңа күлмәк өстеннән абыем Нургалидән калган костюм киеп, тоткасы да булмаган иске сумканы пута белән бәйләп җилкәгә асып беренче класска укырга баруым бүгенгедәй исемдә. Миңа 7 яшь тә тулмаган иде әле, иптәшләремә 8 яшь иде. Буявы ашалып беткән өч тиенлек яшел агач ручканы, “оялмыйча моның белән ничек барыйм” дип, пычак белән акка калганчы кырганымны да нык хәтерлим. Баландыш сигезьеллык мәктәбенең бишенче классына укырга барганда абыем Миңнегаян Казаннан кечкенә чемодан кебек сумка алып кайтып биреп нык сөендерде мине. Абыем Казанда бухгалтерлыкка укыды һәм аннары Ленин исемендәге совхозга (Үзәк авылы) кайтып бухгалтер булып эшли башлады. Җәйге каникулда ул мине совхозга теш врачына алып барды. Шунда кибеткә кереп костюм-юбкалар карадык, ләкин миңа яраклысы булмады. Абый миңа 35 сум акча бирде һәм без бер кыз белән Мишә елгасы аша салынган асылмалы күпердән чыгып, болыннан Теләчегә кибеткә киттек. Шунда мин зәңгәр төстәге, нәкъ 35 сумлык костюм алдым. Аның миңа иңнәре таман, ә буе җәйге пәлтә кебек озын иде. Кайтып абыйга күрсәткәч, абый аптырады, “зур бит бу” диде. Ә минем кире илтәсем килмәде. “Ярар инде алайса”, – диде абыем. Ә акчасы бәлки ул вакытта аның айлык хезмәт хакы булгандыр. Шул костюмны мин унынчы классны тәмамлаганчы кидем. Мине сумкалы, костюмлы иткәне өчен абыем Миңнегаянга гомерем буе рәхмәтле булдым. Тормыш юлымда абыемның ярдәмнәре күп тиде. Миңнегаян Гәрәй улы Галимов Түбән Кама тарихына үзенең лаеклы өлешен керткән шәхес. Ул республиканың атказанган икътисадчысы, җиде чакырылышта район советы депутаты булды, 1969 елдан авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлеген җитәкләде, район башкарма комитетының план комиссиясе рәисе, шул ук вакытта башкарма комитет рәисе урынбасары, “Красный ключ” кошчылык фабрикасында баш бухгалтер булып эшләде. Хатыны Асия апа белән ике кыз үстерделәр. Рәхимсез авыру аны 77 яшендә арабыздан алып китте.
Абыемның бер теләге үтәлмәде. Аның мине шәһәр кешесе итәсе килде, ә мин авылны яраттым, авылдан китәсем килмәде. Олы Мишәгә Гыйлванга тормышка чыктым, 5 бала үстердек. 9 ел укытучы, 30 ел китапханәче булып эшләдем. “Татарстанның атказанган мәдәнят хезмәткәре” исемен бирделәр, хезмәт ветераны булдым. Гыйлваным үлгәнгә ике ел була. 12 оныкның әбисе мин.
70 яшьтән узсам да 1 сентябрь, мәктәп еллары, укытучыларым, онытылмый. Укучыларга, студентларга, укытучыларга хәерле уку еллары телим. Ходай уңышлар насыйп итсен, башларына зиһеннәр бирсен. Һәр бала әти-әнисе тигезлегендә үссен. Бакыйлыкка күчкән җәмәгатемнең, әти-әниләремнең, абыйларымның, туганнарымның, мине укыткан укытучыларымның урыннары җәннәт түрләрендә булса иде.
Фаягөл ФӘТХУЛЛИНА. Теләче районы, Олы Мишә авылы
--- |
Иң күп укылган
|