поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2021 Язмыш

Күбәләк булып әнием кайттымы?

Бу көннәрдә бик моңсу булды. Табигатькә көз килде. Жәй буена сузылганнан соң эсселәр дә тәмамланды, салкынча һава урнашты. Агачларның яфраклары саргаюын күреп тә күңел боеклана. Әлбәттә, минем моңсулыгым аңа гына бәйле түгел.

Бер ел элек әниемне югаллтым. Шуның ачысы да йөрәгемне сыкрандырудан туктамый. Әни өлкән яшьтә иде инде. 80нән өстә иде. Шулай да туган авылыбызда үз көнен үзе күреп матур гына итеп яшәп ята иде. Үзебез күрше авылда яшибез. Без киләсе булсак, өстәл тутырып ризык әзерли. И, тәмле пешерә иде дә инде үзе.
 
Өлкән яшьтә дип тормыйлар, әнине туй-никах чәк-чәкләрен пешерергә чакыралар, күрше авылларга чакыралар иде хәтта. Узган елның жәй ахырында шундый бер мәҗлескә чакырдылар үзен. Кеше күп җыелган урыннан коронавирус йоктырып кайтты.
 
Башта аңламадык. Хәлсезләнеп йөрде. Температурасы күтәрелде. Ул вакытта коронавирусны авыл җиренә килеп җитәр дип тә уйламый идек бит әле. Утәр дидек, үләннәр эчереп дәвалап карадык, температурасын төшерергә дарулар бирдек. Хәле начарлана башлагач, хастаханәгә илттек. Аны шунда ук Чаллыга алып киттеләр. Аннан бераз хәлләнеп кайтты сыман. Тик ютәле бетеп җитмәде. Берүзе торырлык түгел иде, шуңа күрә үзебезгә алып килдек. Карт кешенең бөтен чирләрен кузгата торган, сызландыра торган чир булды бу. Тәки әниебез савыга алмый үлеп китте.
 
Елын  ике атна алдан авылда әнкәйнең үз өендә уздырырга булдым. Ныклап әзерләнеп, күрше- күләнне чакырып, бик матур аш уздырып кайттым. Үлгән көнендә үзебездә дә зур булмаган табын әзерләп укытып алырга ниятләдем.
 
Шул көнне иртән торып аш салып йөргәндә тәрәзәдә йөргән күбәләккә күзем төште. Яшькелт төстә. Хәтта жәй көнне дә андый кубәләк күргәнем булмагач, янына килеп иелеп күзәттем мин аны. Бигрәк матур. Фотосын төшереп ватсаптан балаларга да җибәрдем. Шунда кызым: «Әллә әби кайтты микән?» дигәч, йөрәгем сулкылдап куйды. Әллә чынлап та шулай микән? Абый үлгәч тә шулай булган иде дип, әнкәй үзе сөйләгән иде миңа.
 
«Төн уртасында җилфердәп уятты, утны яндырып аны күзәттем, аннары таңга кадәр йоклый алмадым», - дип сөйләгән иде. Мин ул чакта  әллә ни игьтибар да бирмәдем аның сөйләвенә. Бала кайгысы күргән ананың күңеленә ни килмәс тә, аңа ни тоелмас?! Бакчы, инде үзем шул халәттә калдым.
 
Мулла килде. Шөкер, бик ипле итеп, йөрәккә ятышлы итеп Коръән аятьләрен укыды. Мактап ризыгымнан авыз итте. Күрше-күлән сөйләшеп тә утырды. Күбәләк тә безне күзәткәндәй тәрәзәдә булды. Бик канәгать булып калдым. Кунакларымны озатып, савыт-сабаларны юып урнаштырдым да маллар карарга дип тышка чыгып киттем. Күңелем күтәренке, сыерларымны да саудым, кош- кортларымны да ашаттым. Өйгэ кергәч, ашыга- ашыга тәрәзә төбендә калган күбәләкне карадым. Тик… ул юк иде.
 
Башка тәрәзәләрдән дә эзләдем, идәнгә төшмәдеме икән дип карап чыктым, юк! Гажәпләндем, телсез калдым. Кеше сөйләсә, кеше сүзенә ышанмас та идем. Бу хәл минем белән булды бит. Әллә минем әнкәй күбәләк булып кайткан идеме икән соң? Юкса, бу могҗизаны ничек аңлатырга?
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»