|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Теракт яный: Чаллыдагы мәктәптә бер көндә ике сигнал килгәнАшыгыч хезмәтләргә теракт куркынычы турында чираттагы хәбәр кергән. Сүз Яр Чаллыдагы 45 нче мәктәп турында бара. "Чаллы хәбәрләре" ачыклаганча, кинологлар һәм коткаручылар социаль челтәрләрдә хәбәр таралганнан соң уку йортын тикшерергә килгән. Этләр белән кинологлар бинаның бар җирен тикшереп чыккан. Бернәрсә дә ачыкланмаган. Башлангыч сыйныф укучылары бу вакытта өйләренә кайтып киткән. Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдә була. Педагоглар балаларны куркытмаган һәм мәктәптә махсус өйрәнүләр баруын хәбәр иткән. Махсус хезмәтләр җинаятьчене ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту өчен чаралар күрә. Фото: instagram.com/chelny_online
--- |
Иң күп укылган
|