поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.09.2021 Мәдәният

Камал театры яңа 116 сезонын ача

1 октябрь 19.00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 116нчы сезонын ача. Яңа сезонда Россиянең иң борынгы милли театры тамашачыларын премьералар, оркестр концертлары, интерактив экскурсияләр, бәйгеләр, юбилейлар, фестивальләр һәм форумнар көтә.

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Зур сәхнәдә сезонның беренче премьерасы – «Сәфәр» спектакле була. Бу - танылган журналист, ТНВ каналында «Юлчы» программасы авторы һәм алып баручысы Альберт Шакировның дебют пьесасы. Яңа спектакльнең режиссеры – Рамил Гәрәев (Г.Камал театрында куйган спектакльләре: "Һавалы биюләр», «Ишекләр» (“Сишәмбе көн кич белән” проекты кысаларында), "Мендәр әкияте". Сценография авторы - Лилия Хисмәтуллина (МХТ мәктәп-студиясен тәмамлаган, Россия, Литва, Эстония, Румыния театрларында спектакльләре бара). Композитор - Йосыф Бикчәнтәев (тамашачыларга «Сагынырсызмы» спектакле буенча таныш). Спектакльнең сәнгать җитәкчесе - театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Моңсу комедия жанрындагы спектакль тамашачыларга ТР һәм РФ халык артисты Әзһәр Шакиров һәм ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов уйнаячак ике бертуган арасындагы мөнәсәбәтләр тарихын сөйләячәк.

Декабрьдә театрның нәни тамашачыларын сюрприз көтә - «Петя, Бүре һәм Шомбай» спектакле. Яңа спектакльнең нигезендә, уку һәм симфоник оркестр өчен бөек рус композиторы Сергей Прокофьев иҗат иткән «Петя һәм бүре» әкияте ята. Безнең сәхнә әсәре урман халкын явыз бүредән коткарган малай - Петя маҗаралары турындагы хикәя татар музыкасы классигы Мансур Мозаффаровның искиткеч әсәрләре һәм татар халык әкиятләре текстлары белән тулыландырылачак. Театраль-музыкаль сәяхәтне оештыру өстендә Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестры эшли. Тавыш һәм образлар дөньясына озатучы, тапкыр Шомбай - Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин.

Яңа сезонда тамашачыларны Әмирхан Еники повесте буенча «Рәшә» спектакле премьерасы көтә. 1962 елда дөнья күргән повесть үз вакытында укучылар арасында зур резонанс тудыра. Әсәр театр сәхнәсендә беренче тапкыр куела. Режиссеры һәм инсценировка авторы – Айдар Жәббаров. Әсәрнең төп геройлары - совет сәүдәсе вәкиле һәм филармония җырчысы.

Яңа сезонда театрга спектакль кую өчен Россиянең яшь режиссеры Тимур Кулов чакырылды. Аның исеме Татарстан һәм Россия театрларына яхшы таныш. Әлегә спектакльнең вакыты һәм куелачак әсәр турында фикер алышулар бара. Шулай ук театрда М.Галәүнең «Мөхәҗирләр» романы һәм Б.Шоуның «Пигмалион» пьесасы буенча куелачак спектакльләрнең проектлары өстендә эш башланды.

116нчы сезонда юбилейларын РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, РФ атказанган рәссамы, ТР халык рәссамы Сергей Скоморохов, РФ атказанган артистлары, ТР халык артистлары Наил Дунаев, Дания Нуруллина, ТР халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов һәм ТР атказанган артисты Мәрьям Йосыпова билгеләп үтәчәк.

Театр оркестры «Музыка & Театр» дип аталган концертлар циклы әзерләде. Яңа программа репертуары татар композиторларының әсәрләреннән торачак. Цикл 27 октябрьдә ачыла һәм Рөстәм Яхинга багышлана.

Яңа сезонда «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы эшли башлаячак. Комплекс ХХ гасыр башындагы «Шәрык клубы» татар интеллигенциясе берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан. Әлеге бина 1911 елның ноябреннән башлап беренче профессиональ «Сәйяр» труппасына бирелә.

Экскурсияләр көн саен 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан урамы, 8 йорт адресы буенча үткәрелә.

Масштаблы «Пушкин картасы» проектын эшләтеп җибәрү турында аерым әйтергә кирәктер. 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр мәдәни учреждениеләргә бушлай диярлек йөри ала. Электрон картага 3000 сум күчерелә. Әлеге сумманы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры спектакльләренә билет алу өчен кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә проект кысаларында безнең театрга якынча 900 000 сумга 1500гә якын билет сатып алынган. Иң күп сатылган спектакльләр: "Сагынырсызмы?", "Өйләнәм.тат", "Мәхәббәт FM" һәм "Сүнгән йолдызлар".

Исегезгә төшерәбез, бүген театрның яңа бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча халыкара бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Бәйгегә бөтен дөньядан 500дән артык гариза килде. Октябрь аенда Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге Халыкара жюри 7 финалистны билгеләячәк.

Гастрольләргә килгәндә, Камал театрының Халыкара Волков фестивалендә (Ярославль шәһәре) һәм Александр Володин исемендәге «Биш кич» халыкара фестивалендә (Санкт-Петербург шәһәре) катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Сентябрь аенда камаллылар әлеге фестивальләр кысаларында А.Володин әсәре буенча А.Җәббаров сәхнәләштергән «Санаулы кичләр» спектаклен уйнаячак. Ноябрь аенда «Нур» һәм Башкорт драма театры сәхнәсендә Уфада традицион гастрольләр узачак. Декабрьдә Мәскәүдә “Театр сәнгате биенналесе” кысаларында үтәчәк “Режиссура дәресләре” фестивалендә театр А.Җәббаровның «Хуш, авылым» спектакле белән чыгыш ясаячак. Ә февраль аенда Кама аръягына гастрольләр көтелә.

Ноябрьдә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче республика премиясен тапшыру тантанасы уза. 22 декабрьдә, татар театрының туган көнендә, «Яңа татар пьесасы” бәйгесе игълан ителә. 2022 елның июнендә VII Халыкара «Нәүрүз» театраль-белем бирү форумы узачак.

Премьералар, экскурсияләр, концертлар, фестивальләр һәм юбилей чараларыннан тыш, Камал театры яңа сезонда тамашачыларны яңа креатив проектлар белән шаккатырырга планлаштыра. Алар арасында чит ил татарлары өчен спектакльләрне онлайн-трансляцияләү, флешмоблар, урам чаралары, лояльлек программасы, ютуб-каналны үстерү һәм башка чаралар бар. Театрның социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.


---
Камал театры
№ --- | 27.09.2021
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»