|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Мәдәният
Рифат Фәттахов: “Гөлсириннең контракты тәмам… Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә”Бүген җырчы Гөлсирин Абдуллинаның Р. Ваһапов фестивале белән контракт вакыты чыкты. Аның белән контрактта каралган 7 ел гына түгел, ә 8 ел эшләдек, дип бүлеште Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенең инстаграм битендә. “Матур эшләдек, Аллага шөкер! Бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады! Бу еллар эчендә Гөлсирин халыкка танылды, үзенең репертуарын, тамашачысын булдырды. Гөлсирин безнең фестиваль үсешенә бик зур өлеш кертте. Бик зур рәхмәт сиңа! Форсаттан файдаланып, безнең ике арадагы матур хезмәттәшлеккә һәрдаим ярдәм итеп торган Гөлсириннең әти - әнисенә, ире Азатка, аның әти – әнисенә дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Инде безнең арага килгәндә – бар да яхшы, Аллага шөкер! Без хушлашмыйбыз! Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә. Беренчедән, Гөлсирин безнең фондның штатында эшләвен дәвам итә. Икенчедән, ул Ваһапов фестивале концертларында да актив катнашачак”, дип Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|