поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.11.2010 Мәдәният

“Буфф”ка мөкиббән егет

Санкт-Петербург дәүләт музыкаль драма театры турында мин газета-журналлардан гына белә идем. Ниһаять, анда булу бәхетенә ирештем. “Хатын-кыз тормышыннан бер төн” дип аталган спектакль карадым. Бик ошады. Спектакль барышында вакыт-вакыт кайда утырганымны да онытып җибәргәләдем.

 “Буфф” театрының тарихи юлы озын. Ул тамашачыларга революциягә кадәр үк ял һәм яшәү көче биргән. “Буфф” театрына шәһәрнең бөтен якларыннан студентлар, чиновниклар, мещаннар, Петербургның югары катлам вәкилләре ашкынганнар. Аның сәхнәсендә дөньяга танылган артистлар уйнаган. Һәм театр бүген дә үзенең популярлыгын югалтмый.

 

 Бүген бу театрда татар фамилияле артист та бар. Уңышлы, өметле, күп кенә спектакльләрдә баш рольләрне уйнаучы Игорь-Ибраһим Сәбитов. Минем өчен бик күңелле ачыш инде бу.

 

 Игорьнең әбисе Сара апа Сәбитова Семочки-Семеновка авылыннан, яшь вакытта Ленинградка киткән. Балалары, оныклары шунда туган. Бу зур гаилә ак төннәр шәһәрен бик ярата, әмма туган җире дип Семочкины саный. Җәйләрен әби-баба нигезенә тартылалар, барысы бергә җыелып ял итәләр. Игорь да еш кына килеп, җанына рәхәт алып китә.

 

 Мин Игорь белән биш ел элек танышкан идем. Ул чакта ук аның турында язырга теләгән идем, риза булмады. Әле дә, яшемне хөрмәт итеп кенә нәни генә интервью бирде. Шулай да күбрәк башкалар турында, аеруча үзенең остазы, “Буфф”ның җитәкчесе Исаак Романович Штокбант турында сөйләде. Игорь аның укучысы һәм хәзер “Буфф” труппасының артисты булуы белән горурлана. Чөнки Исаак Романович Ленинград театр академиясендә укыта. Үзенең группасын биш елга бер җыя. Һәм аның курсы “Буфф” театрына керә. Студентларның укуы чын артистлар белән янәшә, сәхнәдә диярлек бара.

 

 Игорь Сәбитов академиягә икенче тапкырдан гына керә ала. Һәм бик яхшы дип сөенә. Алай булмаса, Штокбант курсына эләкмәс, “Буфф” сәхнәсенә чыкмас иде. Хәзер ул күп спектакльләрдә катнаша. Рольләр төрле: әле яшь ир, әле карт-мандраюра. Бу картны уйнаганда, белмәсәң аны танып та булмый, шулкадәр үзгәрә.

 

 Мәктәп елларында Игорь театр турында уйламаган. Башка яшүсмерләр кебек үк шигырьләр язган, гитарада уйнаган, җырлаган. Артист булу хыялы аның йөрәгенә 18 яшендә кереп оялаган. Һәм егет бөтен көчен шул хыялны тормышка ашыруга багышлый да.

 

 Хәзер аның тормышы шатлык белән тулы. Әлбәттә, әти-әнисе һәм туганнары да аның өчен куаналар: Игорь артист буларак та, шәхес буларак та җитлекте. Әти-әнисе аңа шундый тәрбия биргәннәр ки: ул спектакльләрдә генә “начар” була. Бик мөһим сыйфат – олыларга хөрмәтле булуы аеруча күзгә бәрелә.

 

 Тормышы-көнкүреше замана ритмнарына бәйле Игорьнең, ял вакыты бик аз. Шулай булса да, әбекәен – Сара апаны күреп хәлен белергә җай таба. Авылда чакта ир туганы Андрей һәм башкалар белән аны карарга авырсынмыйлар. Киләчәктә дә шушы иманлы юлдан гына йөрсеннәр иде. Зур уңышлар, ак бәхетләр телисе килә аларга. Игорь-Ибраһимга сәхнә шатлыгы телисе килә.

 

P.S. “Буфф”тан шулай ук Игорь Корнелюк, Илона Броневицкая чыктылар. Элекке елларда рус романслары һәм халык җырларын башкаручы киң танылган Анастасия Вяльцева һәм бөек комик Давыдов һ.б. күпләр.

 

 1997 елда “Золотой Остап” Халыкара сатира һәм юмор фестивалендә “Буфф” “Иң күңелле театр” номинациясендә лауреат һәм “Ел ачышы” исеменә лаек булды. Ә туу елы – 1870. Бүгенге көндә эстрада дип аталган җиңел жанрлар – оперетталар, аерым номерлардан торган тамашалар күрсәтүче иң беренче театр ул.

 

Сергач -С. Петербург - Сергач.


Тәнзилә ПАЛАМАРЧУК
Туган як
№ 42 | 12.11.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»