|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Вадим Захаров: "Кайчак популярлыгым булышып та куя"Җырчы Вадим Захаровка җырлау сәләте әти-әнисеннән күчкән. Шуңа яңа җырлар яздырганда башта әтисенә тыңлата, аның фикеренә колак сала икән. Әгәр җырчы булмаса, Вадимнан берәр эшмәкәр чыгар иде кебек. Дуслары белән пластик тәрәзә ясау цехы да ачып карады ул, фермерлыкта да актив катнаша, яңа эшләргә алынырга куркып тормый. — Без — авыл балалары, керәшен егетләре! — ди Вадим, горурланып. — Эшләп үстек. Нинди очракта да югалып калмабыз! — Вадим, көзгә аяк бастык. Җәй ничек узды? — Эссене авыр кичерәм. Шуңа җәй җиңел узды дип әйтә алмыйм. 2010 ел да шундый эссе булды. Безнең өйләнешкән ел иде ул, шуннан яхшы хәтерлим. Кечкенәдән миңа яңгырлы, салкынча һава торышы ошый. Хәере белән узды, хәерле көз булсын да матур кыш килсен.
Ике тапкыр Оренбург өлкәсендәге Соль-Илецк курортына бардым. Беренчесендә, бераз һава торышы үзгәрү сәбәпле, тозлы күлдә бер-ике көн генә булдык. Икенчесендә дуслар белән барып, күбрәк ял иттек, концерт куйдык, дәваландык та.
Вадим — Кукмара районы Пчеловод авылы егете. Әтисе Борис абый — фермер. Техникалары, 20 гектар чамасы җире бар. Печән, ашлык үстерә. Вадимга да чәчү, урып-җыю эшләре еш эләгә. Әнисе Марина апа — хуҗабикә. Төп нигездә балаларны, оныкларны кайнар ашлары белән каршы алып, озатып калучы, гаилә учагын саклаучы ул.
— Көз башы — уңыш җыяр чак. Печән быел ничек булды? Бәрәңге чыгышы канәгатьләндерәме?
— Тегендә дә, монда да эшләгәч, уңыш җыюга бик эләкмәдем. Елына күрә уңыш әйбәт булды, диделәр.
— Әле Казан тирәсендә тракторда эшләдең бит?
— Быел түгел ул. Җәен концертлар әллә ни юк, шуңа авылдан тракторны алып килеп, төзелештә ялланып эшләдем. Акчасын түләделәр, әмма азактан тулысынча биреп бетермәделәр. Эштән куркып торганым юк.
— Концертлар белән генә тормышны тартып буламы?
— Эшләгәнебез үзебезгә җитеп, бетеп бара. Шул табыштан ипотека түлибез, дүрт кешелек гаилә яшибез, җырлар яздырырга да җиткерәбез. Өч бүлмәле яңа фатирда яшибез. Ремонт эше күптән бетте.
— Вадим, син кешегә ярдәмчелдер кебек?
— Кулдан килгән хәтле булышырга тырышам. Мөмкинлек булганда, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
— Тиз ышанасыңмы? Алдыйлармы сине?
— Тиз ышанам шул... Хәзер бераз каешландым, әмма барыбер, күңелем шундый булгач, тагын ышанам.
— Кайбер артистлар бераз җырлагач та “йолдызланып” китә. Син һәрчак шул Вадим. Масаю хас түгел, ахры, сиңа?
— Алай канатланып очынып китә торган гадәтем юк, моның нәрсә икәнен белмим дә. Әти дә гел җиргә төшереп тора иде. “Йолдызлану” башкаларда тискәре мөнәсәбәт уята. Әгәр бөтен җирең җиткән булып, инде бик масаерлыгың бар икән, аз гына мактанып алуны аңлап буладыр. Анысы да кемгә килешә, кемгә — юк. Бик сирәк кенә мактанасы килсә дә, ахырын тиз генә уйлыйм да, кирәк түгел, эчемдә калсын, дип үтеп китәм. Бөтен уңышның сере — гадилектә.
— Шулай да популяр булуыңнан файдаланырга туры килгәне бармы?
— Яшерен-батырын түгел, бар. Кайчак тормышта ниндидер проблемалар килеп чыкканда, танышлар аша хәл иткән булды. Ул яктан популярлык ярдәм итә.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|