поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.09.2021 Җәмгыять

Ковид-үзәктә һәрвакыт яшәү белән үлем арасында көрәш бара...

Уфа шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Лидия Исламова һөнәре буенча математика укытучысы. 20 ел балаларга белем биргән мөгаллимә быел беренче тапкыр коронавирус белән чирли. Прививка ясатырга ашыкмый, чөнки аллергия белән интегә ул.

Ире белән бөтен хәвефсезлек чараларын үтиләр: битлектә, перчаткада йөриләр, кибеттән алып кайткан бөтен азык-төлекне юмыйча ашамыйлар. Әмма чир гаиләне урап узмый. Матбугат вәкилләренә ул ничек итеп Зубоводагы ковид-госпитальгә барып эләгүе турында сөйләгән.
 
Ирем миннән өч көнгә иртәрәк чирләде, - ди ул. – Ангинасы башланды, хәле мөшкелләнде. ПЦР-анализ бирде.
 
Минем 27 августта температурам күтәрелде. 37,2. Куркырлык түгел кебек. Томау төште. Мин дә ПЦР-анализ тапшырдым һәм икебезнеке дә уңай килде. Шулай итеп, икебездә дә коронавирус булуы ачыкланды. Ирем чирне аяк өсте үткәрде, КТ аның үпкәләре 20 процентка зарарлануын күрсәтте. Минеке исә 7 процент иде.
 
Алар икесе дә өйдә дәвалана. Табиб кушкан бөтен киңәшне дә үтиләр. Лидия Гиндулла кызы болай да аллергия ютәле белән җәфалана, ковидта тагын да өстәлә.
 
Минем тын алу системасы мондый өстәмә нагрузка белән көрәшә алмады, - дип искә ала ул. – Температурам 38,2дә торды, төшми дә төшми. Табиб мине хастаханәгә салу турында карар итте. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында Зубово авылындагы ковид-үзәккә илттеләр. Хастаханәдә КТ минем үпкәләремнең 75 процент зарарлануын күрсәтте. Канда шикәрем юк, югары кан басымы белән интекмим, хастаханәдә дә мин табиб кушканнарны гына үтәдем. Битлекне салырга ярамый икән, мин салмыйм, су эчмәскә кушалар икән – мин суны эчмим. Корсакта гына ятарга кушалар, кислород битлеге аша гына суладым.
 
Тәҗрибәле мөгаллимә ковид-үзәгендә эшләүче табибларның һөнәри осталыгын югары бәяли. “Бик игътибарлылар, бер сорауга ике-өч тапкыр җавап бирәләр. Барсы да татар-башкорт телләрендә сөйләшә, шунсы бигрәк рәхәт булды. Һәр палатада чакыру төймәсе бар, аңа басу белән табиб килеп җитә. Мине дәвалаучы табиб – Динә Тимерхан кызы Булатованың битлек астыннан елмайганы күренә иде. Табиблар арыган булуларын күрсәтмиләр. Бүлек мөдире Флорид Рафаэль улы Хисамиевка да зур рәхмәт. Һәр палатада душ, бәдрәф бар. Мин дүрт кешелек палатада яттым. Кешеләр коридорда да ятты. Палатада һәрвакыт медицина хезмәткәре бар, я табиб,  шәфкать туташы. Даими рәвештә идәннәрне юып торалар. Ризыкны контейнерларга салып китерәләр, һәрвакыт тәмле ашаттылар.
 
Хастаханәдә башта гел йоклыйсың, саташасың, нәрсә булганны аңламыйсың. Соңгы көннәрдә инде телефонда фильмнар карый башладым.  
 
Зубово ковид-госпиталендә һәрвакыт яшәү белән үлем арасында көрәш бара. Безнең палатадан даими кемнәрнедер реанимациягә күчереп тордылар, кемнәрдер терелеп кайтып китә тордылар. Палата кешеләр гел алмашынып торды. Мин өемә 14 сентябрьдә, 11 көннән кайттым.
Чыганак: Башинформ.

---
Өмет
№ --- | 27.09.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»