поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.09.2021 Медицина

COVID-19 һәм грипп: аерыламы-юкмы? Табиблар ни ди?

Салкын чор башланды. Эссе җәйдән соң һава торышының кисәк кенә үзгәрүе кеше сәламәтлегендә дә чагылмый калмый. Борын “мышкылдатып”, төчкереп яисә йөткереп йөрүчеләр күзгә күренеп арта.

Гади салкын тию белән коронавирусны ничек аерырга? Бу сорауга Роспотребнадзор белгечләре җавап бирде. “Коронавирус башка инфекцияләрне бетереп бара”, – дигән фикер бер дә дөрес түгел, ди алар.
 
Уртак яклары нинди?
 
Бу ике инфекция дә бер үк төрле юл белән күчә. Авырудан сәламәт кешегә һава аша иярә. Ягъни, яныгызда йөткерә торган кеше басып тора икән, яисә төчкерә икән, авыру ияртү берни дә тормый. Шулай ук инфекция яткан өслекләргә тотынсагыз да, грипп кебек авырулар ияртүегез бар.
 
Авырган кешенең дә билгеләре бер-берсенә бик нык охшаган була. Җиңел форма булганда, гриппның да, коронавирусның да авырган очракта да билгеләре күренмәскә мөмкин. Шулай ук бик авыр формада үтеп, үлем белән тәмамлануы да ихтимал.
 
Аерма нидә?
 
Билгеләре бик охшаш булса да, бу инфекцияләр икесе ике төрле. Гәрчә икесе дә вирус булса да.
 
Грипп вирусын иярткән очракта, ул бик тиз үрчи һәм аның билгеләре дә тиз күренә. Гриппның инкубация вакыты берничә сәгатьтән алып, 1-2 көнгә кадәр булырга мөмкин. Бу вирусны ияртүче тирә-юньдәгеләр өчен беренче 3-5 көндә куркыныч тудыра.
 
COVID-19ның инкубацион периоды күпкә озынрак: 4 көннән – 6 көнгә кадәр. Дөрес, кыскарак та, озынрак та булуы ихтимал. Коронавирусны ачыклау авыррак. Чөнки аны ияртүче авыру билгеләре барлыкка килгәнче, 1-4 көн алдан ук вирус тарала башлый. Эпидемиологлар шуңа авыручыларга да, сәламәт кешеләргә дә битлек киеп йөрергә таләп итә дә инде. SARS-CoV-2 белән икенче тапкыр чирләү мөмкинлеге күпкә зуррак. Ковид эләктерүче кимендә 2-3 кешене зарарларга мөмкин.
 
Әмма гриппка да җиңел карарга кирәкми. Ел саен бу вирустан Җир шарында 650 мең кеше вафат була. Шулай да бу яктан ковид алда бара. Статистик мәгълүматлар буенча, коронавирус белән авырганнарның 15 процентында авыруның авыр формасы ачыклана. Ә 5 процент очракта үпкәләрне ясалма “сулатырга” мәҗбүрләр.

Вирус кемнәргә яный?
 
COVID-19ны өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар ияртү куркынычы күбрәк. Грипп вакытында бу категориягә балалар да керә. Соңгы вакытта ачыкланганча, грипп кебек үк, коронавирус та йөкле хатын-кызларга да куркыныч тудыра.

Профилактика буенча нинди яңалыклар бар?
 
Респираторлы инфекцияләр иярмәсен өчен битлек киеп йөрү сорала. Шулай ук кулларны тиешенчә сабын белән юып, кеше күп йөри торган урыннардан тыелып тору да уңай нәтиҗә бирәчәк, ди Роспотребнадзор белгечләре.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»