|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2021 Шоу-бизнес
"Катлаулы елның иң зур бүләге булды бу!": Венера Аитова икенче улына нинди исем сайлаган?Кичә ТНВ телеканалының алып баручысы Венера Аитова нәни улы белән бала тудыру йортыннан чыккан. Аларны каршы алырга барлык якыннары һәм туганнары килгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабыйга бик матур һәм яңгырашлы исем - Гаяз дип кушканнар.
«Гаязлы булдык, Ходайга мең шөкер!!! Табиблар, шәфкать туташларына, РКБның уникаль хезмәткәрләре алдында традицион рәвештә баш иябез!Катлаулы елның иң зур бүләге булды бу! Роддомнан елмаеп, шатлыклы күз яшьләре белән кайтып китүдән дә зуррак бәхет бармы икән?!» — дип уртаклаша Венера Аитова.
--- |
Иң күп укылган
|