поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
24.09.2021 Җәмгыять

Лилия Гадел: Хәйрия акцияләре уздыру отышлы

13 сентябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабының пресса хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел белән очрашу булды. Самаралылар, Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеге белән кызыксынып, күпсанлы сорауларын яудырдылар. Кунак башкала татарлары тормышын төсмерләргә бай һәм кызыклы итеп тасвирлады. Үрнәк алырлык эшләре байтак булып чыкты.

- Мәскәү татарлары штабын егерме дүрт елдан артык Рөстәм абый Ямалиев җитәкли, - дип сөйләп китте Лилия ханым. - Бүген Штаб бөтен Россиягә дә танылган зур оешма. Аның максаты – яшь татарларны берләштерү, күңелләрендә үз милләте, гореф-гадәтләре һәм тарихы, туган теле белән горурлану хисләре уяту. Хәзерге интернет заманында цифра технологияләреннән актив куллануны кулай күрәбез – социаль челтәрләрдә табышу, дуслар белән аралашу, кавышу, конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешү, авыр чакта бер-береңә терәк булу...
 
Рөстәм Фәез улы үзенең эшчәнлеген башлап кына җибәргән елларда да алдына куелган максаттан чигенүне күз алдына да китермәгән. Кул кушырып, Ходай биргәнне көтеп утырып кына эш барып чыкмый, дип саный ул. Үзеңнең көчеңә, якты идеалларыңа таянып, фикердәшләр табып һәм бергә эшләп кенә зур уңышларга ирешеп була.
 
Нинди генә чара булмасын – Сабан туемы, искә алу кичәсеме, остаханәләр яисә китап чыгару эшләреме, танылган милләттәшләр белән очрашу кичәсеме – аларны яхшы нияттә, милләтең, яшь буын татарларын милләт эшләренә тарту нияте белән янып башкарырга кирәк. “Хәрәкәттә - бәрәкәт” дигән сүзләрне истә тотып, 24 ел буе оешма эшчәнлеге бер генә көнгә дә туктап тормаган. Хәтта үткән елгы пандемия вакытында да Ютуб каналында һәм социаль челтәрләрдә төрле елларда һәм пандемия вакытында төшерелгән фильм-нар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, галимнәрнең татар милләтенә багышланган хезмәтләрен эфирга чыгарып тордык. Яшьләрнең кү-бесе әлеге роликларны карап, телләрен чарладылар, татар тарихы һәм мәдәнияте белән танышып тордылар.
 
Пандемия чорында да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, җанисәпкә багышланган видеотасмалар урнаштырып, халыкны үз тирәбездә тота алдык. Мәсәлән, ТАССРның 100 еллыгына татарлар турында 100 фильм һәм атаклы татар галимнәре, артистлар, укытучылар, сәясәтчеләр белән яздырып алынган видеолар күрсәтеп бардык. Штаб активистлары башында мәдәниятебезне, телебезне алга этәрү буенча әле тагын бик күп идеяләр бар, һәм алар барысы да тормышка ашырылачак. Алар, вакыт һәм көч белән санлашмыйча, син эшлә дә мин эшлә дип тормыйлар, кайда булса барырга, кемгә дә булса ярдәм итәргә, нәрсә дә булса оештырыга кирәк дисәң, шундук килеп җитәләр.
 
Мәскәү татарларының күбесе үз бизнесын алып баралар, шуңа штаб оештырган проектларга матди ярдәм күрсәтеп торырга мөмкинлек табалар. Иң мөһиме – безнең проектлар татарлар арасында гына түгел, башка төрки халыклар арасында да аңлашучанлык таба. Ул гына да түгел, күпчелек проектлар төрки телле халыклар белән бергә башкару өчен языла.
 
Оешма Мәскәүдә һәм регионнарда яшәүче 2500 рәсми әгъзаны берләштерә, без бөтен социаль челтәрләрдә дә бар.
 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәскәү татарлары штабы каршында берничә аерым клуб эшли. Мәсәлән, “Гиппократ” клубы табибларны һәм студентларны, медицина хезмәте ветераннарын берләштерә. Шулай ук Офицерлар җыелышы, Төбәкне өйрәнүчеләр, “Деловой”, яшьләрнең “Мафия” интеллектуаль клублары эшләп килә. Без штабка килүчеләрнең нәрсә белән кызыксынуларына карап, шул теманы яхшы белгән кешеләр белән таныштырырга, уртак тел, уртак эш белән дуслаштырырга тырышабыз. Шундый бер җыелышта бер хатын торып басты да: “Минем бөрйән умарталарын саклап калу белән шөгыльләнәсем килә”, - дип әйтеп салды. Шунда ук берничә умартачы кул күтәрде һәм алар, җыелышып, үз темалары буенча татарча аралаша башладылар. Шулай итеп, кешенең бөтенләй башка өлкәгә кагылышлы кызыксынуы татар телен саклап калуга китерә. Дөресен генә әйткәндә, безне үзебезне дә бөрйән умарталары кебек бетеп баручы милләт дип атарга була. Тик өстән төшерелгән фәрман буенча, яисә берничә активистның тырышлыгы белән генә бөрйән умартасын да, татарны да саклап калып булмый. Бөтен күчебез белән ябырылсак кына нәтиҗәгә ирешә алачакбыз.
 
Бу юлда бигрәк тә Хәйрия акцияләре уздыру отышлы. Без Мәскәү һәм Мәскәү регионы мохтаҗларына, Татарстанның балалар йортларына, Анжела Вавилова исемендәге фондка һәм хосписка, олы яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә ризык белән һәм акчалата ярдәм күрсәтеп торабыз. Ел саен штаб Мәскәүдә, Сергачта, Ижауда, Түбән Камада, Казанда чыгып килүче татар газета-журналларына язылып, халыкка бушлай тарата.
 
Ә мәгърифәтчелек, аң-белем тарату эшчәнлеген әйдәп баручы галимнәр, академиклар, дин әһелләре алып баралар. Сүз уңаеннан, тик безнең штабта гына аксакаллар Шурасы бардыр, дип уйлыйм. Ул 150ләп тәҗрибәле һәм күренекле милләттәшләребезне берләш-терә.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды

---
Бердәмлек
№ --- | 24.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы