поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2021 Мәдәният

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа сезонын башлый

Иртәгә, 23 сентябрь көнне, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа сезонын башлап җибәрә. Яңа 84нче сезон Россиянең атказанган артисты Анатолий Шутиков җитәкләгән Дәүләт халык уен кораллары оркестрының «Андрей Петров киношлягерлары» программасы белән башлана.

Программада «Алтын маска» премиясен ике тапкыр алган Манана Гоготидзе, Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов катнаша, концертны Евгений Завьялов алып бара, дип яза "Татар-Информ" МА.

Татар дәүләт филармониясенең тамашачылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Светлана Чернова сүзләренчә, яңа сезонда тамашачыны музыка тарихы белән таныштыруга багышланган лекция курслары дәвам итәчәк. «Узган сезонда лекцияләр барокко чорына багышланган иде, быел без романтизм юнәлешенә игътибар бирәбез. Проектка ул юнәлешкә бәйле музыкантлар да чакырулы», — ди ул.

Октябрь аенда «Джазлы Казан» циклы башланачак. «Фестиваль республиканың горурлыгы. Быел ул беркемне дә битараф калдырмас. 9 октябрьдә башлап җибәрәбез», — дип сөйләде Филармониянең джаз оркестры сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев.

Быел «Джазлы Казан» фестивале кысаларында өч концерт булачак. 8 октябрь көнне18:30 сәгатьтә «Jazz Power» концертында ТР филармония джаз оркестры белән берлектә Сергей Жилин чыгыш ясый. 15 сентябрьдә 18:30 сәгатьтә «Джазда яңа исемнәр» программасында яшь һәм яңа музыкантлар чыгыш ясаячак. 19 октябрь 18:30 — «Newborn» дип исемләнгән концертта Вадим Эйленкринг һәм Eilenkrig Crew төркеме була.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Фольклор ансамбленең программасы белән таныштырды. «Ансамбль „Татар сүзе“ бәйгесе лауреатлары, театр актерлары белән берлектә Татарстан районнары буенча чыгышлар ясаячак. Шулай ук узган елда башланган „Галиҗанәп шагыйрь“ проекты дәвам итә. 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова, 4 декабрьдә Илдар Юзеев иҗат кичәсе узачак», — ди ул.

Чарларның тулы исемлеге белән Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сайтында танышып була.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»