поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.11.2010 Дин

Фәнис остаз Мингәрәев: "Ак таякчык" көне ул – бәйрәм түгел, ә күзләре күрмәүчеләрне искә алу"

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне уңаеннан, «Сөләйман» мәчетендә киң җәмәгатьчелек вәкилләренең күзләре күрмәүчеләр белән очрашуы үткәрелде. Шунысын исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә «Сөләйман»да Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күзләре күрмәүче 20 хатын-кыз Брайль системасы буенча Коръән өйрәнә. Араларында ерак Чечня, Башкортстан республикаларыннан, Татарстан районнарыннан һәм, әлбәттә, Казаннан килүчеләр бар.

Биредә күп дини китаплар авторы, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның әнисе Рәшидә абыстай көтеп алынган мөхтәрәм кунак. Рәшидә абыстай беркайчан да буш кул белән генә килмәс күзләре күрмәүчеләр янына. Бу юлы да ул «Коръән җәүһәрләре» дигән китабын һәм үзенең вәгазьләре язылган дискларны алып килгән иде.

 

Инде тугызынчы дистәне түгәрәкләп килсә дә, хәтере шәп булуы, вәгазьләренең үтемлелеге белән әле бүген дә сокландыра Рәшидә абыстай. Бу кичәнең башында ул догаларны күркәм рәвештә укучы Фәнис остаз Мингәрәевнең аркасыннан кагып: «Улым, әле сине өйләнмәгән егет дип ишеттем. Әгәр дә намаз укымаса, андый кызга өйләнмә», – дип үгет-нәсыйхәтен бирде. Дини мәрасим күзе күрмәүче Әкрам абый Җәләлетдиновның Коръән укуы белән башланды.

 

Аннары сүз Венера апа Хәлиуллинага бирелде. Ул остазы Рәшидә абыстай каршында бик дулкынлануы турында әйтеп узганнан соң, мөфти хәзрәтләренә, «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә абыстай Гыйльметдиновага,Суфиа абыстай Воровьевага һәм башкаларга үзләренә гел кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен олуг рәхмәтләрен белдерде.

 

Бәйрәм кичәсен Фәнис остаз белән Рузилә Гәрәева күркәм төстә алып бардылар. Фәнис остазның сөйләвенә караганда, Халыкара сукырлар көненә инглиз фотографы Джейм Бикс тарафыннан 1921 елда нигез салына. Шушы елда яшь фотограф кинәт кенә күзләрен югалта. Әлбәттә, бу аның өчен зур фаҗигагә әйләнә. Ул кулына таяк тотып йөрергә мәҗбүр була. Әмма башта моңа берәү дә игътибар итми. Джейм аптырап калмый, бу таякчыкны ак төскә буяп куя һәм шушы хәл аркасында аңа машиналар да туктап юл бирергә керешә. Фәниснең сөйләвенчә «Ак таякчык көне» ул – бәйрәм түгел, ә күзләре күрмәүчеләрне искә алу, аларның мәнфәгатен кайгырту көне».

 

Очрашуда чыгыш ясаучылар күп булды. Чувашиядән укырга килгән Вәсилә ханымның чыгышы аеруча гыйбрәтле булды. Аның паспорттагы исеме — Валентина. Мөселман кешесенә кияүгә чыгып, ул ислам динен кабул иткән. Ире белән бергәләп ураза тоталар, намаз да укыйлар икән. Ул мәчеттә үзләрен җылы каршы алганнары өчен Илдар хәзрәткә һәм башкаларга үзенең олы рәхмәтен ирештерде.

 

Шундый ук җылы сүзләр 89 яшьлек Хәлимә апаның, Һәдия, Динә, Зәкия, Зиннурә, Рәйсә, Эльвира, Камәрия, Венера, Таһирә, Нурания, Нурлыходамнарның, Алия, Зарүнә, Мәдинә туташларның сүзләрендә дә чагылыш тапты.

 

Күзләре күрмәүчеләрнең һәммәсе диярлек шигъри җанлы кешеләр икән. Алар шулай ук мөнәҗәтләр әйтү буенча да үзләренең осталыгын күрсәтте.

 

«Сөләйман»дагы мәҗлескә мэрия хезмәткәрләре Расих Фәсхетдинов белән Ленар хаҗи Сәлаховның килүе дә нур өстенә нур булды. Бу күркәм кичәнең ахырында янә Рәшидә абыстай Исхакыйга сүз бирелде. Ул: «Сезнең барыгыз да шигырь сөйләгәч, мин дә кызыгып киттем әле шигырьләремне сөйләргә», – диде һәм «Заманага сылтыйлар» дигән тезмә әсәрен бәян кылды. Рәшидә абыстайның җаннарга үтеп керә торган вәгазьләре һәм ара-тирә үзенчәлекле итеп: «Тавышланма! Тик тор!» дип әйтеп куюы мәчет әһелләренең күңелендә озак сакланыр. Мөселманнар Рәшидә абыстайны үзләренә тагын килергә чакырып калдылар, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.


Хатыйп ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»