поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2021 Милләт

Америкада, Германиядә, Австралиядә, Литвада, Белоруссиядә, Әрмәнстанда татарча диктант яздылар

10 - 12 сентябрьдә бөтен дөнья татарлары “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар. Чараның төп максаты - татар теленә карата кызыксынучанлык уяту, әдәби телдә сөйләшү һәм язу күнекмәләрен үстерү, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру.

Быел «Татарча диктант» алтынчы мәртәбә уздырылды. Аны бер үк вакытта Россиянең һәм дөньяның дистәләгән шәһәрләрендә яздылар. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, хәтта башка милләт кешеләре дә. «Татарча диктант» язган чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең саны елдан-ел артуы аеруча куандыра. Америкада, Германиядә, Австралиядә, Литвада, Белоруссиядә, Әрмәнстанда яшәүче татарлар әлеге акциядә катнашуны аерым бер бәйрәмгә тиңлиләр, бу чара алар өчен милләттәшләре белән очрашу, рәхәтләнеп туган телдә аралашу сәбәбе булып тора.
 
«Татарча диктант-2021» акциясендә катнашучылар саны әлегә төгәл билгеле түгел, тик барлыгы 34 ил һәм Россиянең 71 төбәге катнашуы турында мәгълүмат бар.
 
Самара өлкәсе дә әлеге чарада ел саен катнашып килә. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр аркасында якташларыбызның күбесе диктантны онлайн форматта яисә кеше саны 10 - 15тән узмаган төркемнәргә бүленеп язарга мәҗбүр булдылар. Безгә билгеле булганча, Похвистнево районының Гали авылында - 64, Камышлы районында - 157, Сызранда - 25, ә Самарада 200 кеше мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм өйләрендә генә диктант язган.
 
Акциядә катнашучы якташларыбызның күбесе диктантның тексты бик авыр булмавын билгеләп үтә. «Диктант язганнан соң, туган телне тиешле дәрәҗәдә белмәвемне аңладым. Киләчәктә татарча китаплар һәм газета-журналлар күбрәк укырга тырышачакмын», - диючеләр дә бар.
 
Татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән чараларда катнашып, без яшь буынга лаеклы үрнәк күрсәтәбез.
 
 

Венера ГАЛИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»