|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2021 Милләт
Шумбрат, тавтапуҫ һәм сюкпря - «Матбугат.ру» инстаграмда төрле милләт сүзләре белән таныштыраБелгәнегезчә, 2021 - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан «Матбугат.ру» да читтә калмаска булды. Инстаграмда кызыклы постлар сериясен башладык. "Әни", "мин", "сәлам", "рәхмәт" - гади генә сүзләр, алар мари, чуваш, башкорт телләрендә ничек була? Бу постлар сериясе инстаграмда язылучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Мисал өчен: беренче постка 1 меңгә якын кеше лайк куйган, 40 кеше комментарий сырлаган, 70 кеше дустына җибәргән һәм 328 (!) кеше үзенә саклап куйган. Күркәм күренеш бит! Димәк, бу күрше милләтләрнең телләренә игътибар һәм ихтирам дигән сүз. Ә проект дәвам итә. Барлыгы 15ләп пост эләргә җыенабыз. Безне инстаграмда күзәтеп барыгыз: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|