|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2021 Криминал
Университетта кешеләргә атучы тоткарланганМахсус хезмәтләр Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында (ПГНИУ) ут ачкан кешенең кулга алынуы турында белдерәләр. Уку йортының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Уку йортында барлык дәресләр дә туктатылган. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча исә, зыян күрүчеләр алты кеше.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, ут ачкан кеше студент дип фаразлана. Ул университетның бер корпусында атыш оештыра. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, 6 кеше зыян күргән.
Шикләнелүченең шәхесе ачыклана. Каршылык күрсәтү сәбәпле тоткарланганда ул яраланган. Төгәл мәгълүматлар аныклана.
Фото: РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|