|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2010 Җәмгыять
![]() Язуы бар, ордены юкМин инде өлкән кеше, 72 яшемне тутырам. Газетагызны күптәннән укып барам, шуңа күрә "Фронттан хат" акциясендә катнашырга булдым. Миндә әтинең фронттан язган 50 дән артык хаты бар. Аларны әни вафат булганчы, 2003 елга кадәр бик кадерләп саклады. Хатларның күпчелеге – гарәп, бер өлеше латин хәрефләре белән язылган. Кириллица белән язылганнары да бар. Соңгылары бигрәк тә балаларына атап җибәрелгән. Без гаиләдә биш бала идек. Хатлар арасында үзе язган шигырьләре, фотосурәтләре дә бар. Чынлыкта ул фото да түгел, үзен ул көзгегә карап ясаган. Әти – капитан, батальон командиры урынбасары булып хезмәт иткән. 1944 елның декабрендә Венгриядә һәлак була, шунда җирләнә. Оят, ләкин әтигә соңгы хөрмәт күрсәтергә бара алганым юк һәм инде булмас та.
Әтинең хатларын югалтасы килми иде. Хатлары белән сезне дә таныштырасым килә.
Нияз Вафин. Кама Тамагы районы Балтач авылы
…Нияз абыйның редакциягә юллаган хаты безне юлга чакырды. Төргәк-төргәк сакланган кадерле фронт хатлары – менә алар. Бу кадәр күп күләмдәге солдат хатларын беренче тапкыр кулыма алам. Нияз абый аларны еллап-еллап аерып куйган. 1941 дән башлап 1944 елга кадәр язылган хатларын гвардия капитаны Рәхимҗан Вафин бер үк сүз белән башлап җибәрә: "Сагынычлы хат". Окоплардан, сугыш кырларыннан язылган сәламнәр төрле-төрле номердагы кыр почталары аша өйдәгеләргә килеп җитә. Әмма бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сугышчы җавап хатларын гына бик сирәк ала шул.
Сугышка кадәр ул хәрби курсны тәмамлап, кызыл командир була. Үзе үк егетләрне армия хезмәтенә әзерли. Соңрак Татарстанның берничә районында хәрби комиссариатны җитәкли. 1930 елда Хәдия исемле кыз белән тормыш корып җибәрә. 1930-1940 нчы еллар эчендә гаилә тормышын түгәрәкләп биш бала туа. Сугыш башланган көнне ул Украинада командир булып хезмәт итә, шунда ук үз часте белән фронтка китә. Гаиләсен исә туган авылы Балтачка озата.
1942 ел, ноябрь.
Сагынычлы сәлам хаты. Харьков өлкәсеннән. Хәдия! Бик сәлам язып, саулык теләп, үземнең исән-сау булганлыгымны белдерәм. Монда да карлар яуды, кыш килде. Сезне бик сагынам. Сездән хат алганым юк. Исәнлектә күрешү теләп хат язучы Рәхимҗан.
...Зур үскән кызым Нурия.
Менә бүген 31 июльдә синең 10 июльдә язылган хатыңны алып укып, сезнең исәнлек хәбәрегезне ишетеп шат булдым. Ничә елдан бирле әтиегездән башка яшәп, сезне тәрбияләүче әниегезгә бик сагынып күп сәламнәремне язып, исәнлек-саулык телим. Хат язучы кызым Нуриягә, акыллым Рушаниягә, зур улым Илгизгә, кече улым Ниязга һәм матур кызым Фәүзиягә бик күп сәламнәр язып, саулыкларыгызны теләп калам. Үземне кая дисәгез, картадан карасаң, белерсең, Молдовиядә, ягъни Бессарабиядә, сездән бик еракта. Кызым Нурия, хатыгызны алып укыгач, миңа шулкадәр авыр булды. Бигрәк тә, ашау начар, аяктан егылырбыз дигән сүзләрне укуы миңа бик авыр. Җаннарым, үзем өйдә булсам, сезне ачыктырыр идемме соң?
16 июльдә сезгә акча салдым, озакламый алырсыз. Август аена акча алсам бөтенесен җыйнаштырып салырмын. Бер тиен тотмыйм, ничек тә җыйнап сезгә җибәрергә уйлыйм.
Үзем блиндажда, окопта хат язам, тирә-якта гел шартлаган тавыш, баш очында пулялар сызгырып тора. Исәнлек кирәк, кайткач күрешергә язсын инде. Иртәгә 1 август. Сезне күрмәгәнгә 4 ай ярым булды. Ә бөтенесен алсак, өйдән киткәнгә инде 4 ел.
Хәдия һәм балаларым. Менә озакламый үзем орден алырмын дип торам. Исән була калсам, сезгә хәбәр итәрмен.
Хушыгыз, җаннарым. Хатыгызны күбрәк итеп языгыз. Кәгазь булмаса, Җиһан апагыздан сорагыз, әти сездән сорарга кушкан диегез һәм сәлам әйтегез. Адрес шул. Сезне сагынып, күрешүне теләп калучы әтиегез Рәхим.
...Нияз абый хатларны тыныч кына укып бетерә алмады. Күзенә тыгылган яшьләрдән берара сөйләшә алмыйча торды. "Әти фронттан яраланып кайта. Әмма мин аны хәтерләмим. Тик аның янына сөйләшергә килгән кешеләр күз алдыма килеп баса". Туган йортына савыгырга дип кайткан Рәхим авылда озак тоткарланмый, кире фронтка ыргыла. Бик гадел кеше була кызыл командир. Сугыш чорында тылда ятимәләрнең паекларына хуҗа булырга теләүчеләрне куркытып, аларны урыннарына утырта.
Хатта телгә алынган орден гына нигәдер геройның өенә килеп җитми. Югыйсә 3 нче Украина фронтының 6 нчы армиясе Рәхимҗан Вафинның "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнүе хакында карар кабул итә. Аңа 1944 елның 8 ноябрендә кул куела. Герой исә Венгрия җирендә 1944 елның 22 декабрендә һәлак була.
Әнисе күз карасыдай кадерләп саклаган хатларны Нияз абый бервакыт югалттык бугай дип хафага да төшә. Алар исә район газетасында редактор булып эшләгән Илгиз абыйсында сакланган була. "Хатларның югалуын теләмибез, бер өлешен дәүләт музеена тапшырырга кирәк дип уйлыйм", – ди ул.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|