поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.09.2021 Милләт

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесенә йомгак ясалды

Татарстан Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска йомгаклар ясалды.

Комиссия утырышын ачканда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Татарстан халыклары телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән күп чаралар үткәрелә. 

Марат Әхмәтов, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия планнарында татар телен саклау һәм үстерү буенча проблемалы мәсьәләләрне билгеләүгә юнәлтелгән проектлар бар, аларның күбесе гражданнар катнашында тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.

«Әлбәттә, татар телен тулы күләмдә куллануны тәэмин итү җентекле эш таләп итә. Әмма без моның белән максатчан шөгыльләнергә ниятлибез», — дип ассызыклады Марат Әхмәтов.  

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Тукайның «Туган тел» шигырен татарча укыды. «Күпме генә тел белмәсәк тә, туган тел бердәнбер булып кала. Һәм без барыбыз да ата-бабаларыбызның телен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бәйгедә 27 муниципаль районнан 56 кеше катнашты. Аларның барысына да туган телгә мәхәббәт, аның чисталыгына һәм матурлыгына битараф булмаган өчен рәхмәт белдерәм. Конкурс соңгысы булырга тиеш түгел дип саныйм», — диде ул.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин сүзләренчә, конкурс хаталарны бетерү һәм татар телен тормышның төрле өлкәләрендә файдаланучыларның белемен күтәрү белән кызыксынучы актив кешеләрне җәлеп иткән.

«Конкурсның иң мөһим нәтиҗәләреннән берсе — муниципаль хакимият, республика структураларының тупас хаталарның сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү буенча бурычларын билгеләү», — дип билгеләп үтте галим һәм татарча элмә такталар язуга бердәм фәнни таләпләр эшләргә, текстларны квалификацияле тәрҗемә итү мәсьәләләрен чишәргә тәкъдим итте.

Конкурсны уздыру чорында «Халык контроле» категориясе буенча Татарстан Республикасының «Халык контроле» мәгълүмат системасында барлыгы 3 215 мөрәҗәгать бастырылган, 1 268 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелгән, 727 мөрәҗәгать эштә. Конкурс йомгаклары буенча 10 җиңүче билгеләнде, дип Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»