поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2021 Җәмгыять

200 пассажир самолетта төн кунган - ә пилотлар кайтып киткән

Домодедово аэропортында Русия самолеты пассажирлары пилотларны көтә-көтә төнне очкыч бортында үткәргән. Бу вакыйга хакында бер яшь кыз Altapress.ru сайтына сөйләгән.

Хәл күптән түгел генә, 14 сентябрьдә булган. Пассажир кыз сүзләре буенча, ул “Урал авиалинияләре” рейсы белән  22.15 сәгатьтә Мәскәүдән Барнаулга очарга тиеш булган. Әмма очу вакытын әллә ничә тапкыр тоткарлыйлар, нәтиҗәдә очкыч бортына пассажирларны нибары 01.00 сәгать тирәсендә генә  кертәләр.
 
Посадка вакытында чиратта пассажирлар исерек кешене күрә, шулай да стюардессалар аны самолетка кертә. Русияле кыз хәтерләвенчә, башта исерек ир бәдрәфкә барырга рөхсәт сорый, соңрак бортпроводниклардан сыра таптыра һәм аты-юлы сүгенә башлый. Экипаж полиция чакырта. Бер сәгатьтән дебоширны самолеттан төшерәләр, әмма шул вакытта пилотларның эш сменасы тәмамлануы ачыклана.
 
“Һәм алар бернинди игълансыз-фәлән тордылар да чыгып киттеләр. 200 кеше  безнең рейс очачакмы-юкмы икәнлеген аңламыйча авызын ачып карап калды. Салон тулы пассажирлар, күбесе балалар белән. Костыльга таянган инвалид та бар иде. Һава сулар өчен трапка да үткәрмәделәр”, – ди кыз.
 
Җитмәсә, бу вакыйга хакында уртаклашкан пассажир кыз ике бортпроводник сүзен ишетә. Алар “очарга кеше юк” дип уфтанган. Очкыч пассажирларына  яңа экипажны көтәбез дип игълан итәләр. Иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә  ниһаять лайнер Барнаулга оча. Бу хәлгә аптырап гаҗиз булган пассажир кыз авиакомпаниягә коллектив шикаять язарга планлаштыруын белдерә. Чөнки пилотларның мондый тәртибе – башка сыймаслык хәл.
Чыганак: Lenta.ru

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 17.09.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»