поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2010 Мәдәният

Каурый каздан үзе төшеп калырга тиеш яки Шәҗәрә ясату күпмегә төшә? (ФОТО)

Интернет, компьютер... Болар барысы дөньяга яңа - тиз ритмдагы тормыш этабы килү турында сөйли. Хәзер язучы, журналист һ.б. һөнәр ияләре иҗат җимешләрен, ә студентлар лекцияләрен кәгазьгә түгел, ә туп-туры компьютерга төшерә. Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына танышларым янына кергәч, алар бүлмәсендәге өстәлгә игътибар иттем. Анда башка язу әсбаплары белән бергә... каурый каләм ята иде. “Аның белән дә язучылар бар мени әле?”, - дип сорадым. “Әйе, бар шул, безнең коллегабыз ул, бик талантлы кеше”, - дип җавап кайтардылар миңа.

Нинди “динозавр” кеше микән ул, дип уйлап куйган гына идем, уемны укыгандай ИЯЛИ хезмәткәре Заһир абый: “Син нәрсә, хәзерге пластмасс каләмнәр бер көнлек булса, бу бит мәңгелек!”, - дип, уйларымны юк итте. Мин каурый куллануның чыдамлыгыннан башка плюс якларын эзләп карадым – карадым да, тапмадым.  Шуңа да стандарт булмаган каләм белән язучы абыйның үзеннән сорашырмын, дип, аның телефон номерын сорадым.  “Менә сиңа Нәҗип Нәккашның номеры”, дигәч бераз аптырап калдым: татарның танылган каллиграфы каурый белән яза микәнни? Сорауларыма җавап табар өчен аның белән очрашырга дип сөйләштек.

Искәртеп үтим, Нәҗип Нәккаш – әдәбият галиме, каллиграф, текстолог, борынгы кулъязмаларны эшкәртеп, безгә аңлаешлы телдә китап чыгаручы.

Сөйләшенгәнчә, икенче көнне Нәҗип абыйның фатир ишегенә шакыдым.

Эш бүлмәсе дә, залы да, урыс әйтмешли “два в одном” икән. Бүлмәгә аяк атлау белән хаттат (ягъни каллиграфия) дөньясына чумасың: диварда шамаилләр, шәҗәрәләр, тугралар, өстәлдә төрле-төрле каллиграфик язмалар, тугра каралмалары, идәндә әзер шамаилләр, шәҗәрә һәм әле ясалып бетмәгән эшләнмәләр... Бу шәхеснең никадәр үз эшенең фанаты икәненә шаккатасың!

– Нәҗип абый, сез чыннан да каурый белән язасызмы?

– Әйе, ләкин соңгы арада сирәгрәк. Аеруча каурый белән имзаларга яратам мин.

– Ә каләм өчен каурыйларны кайдан алдыгыз?

– Син караганнары – туган ягым Мамадыш казларыннан ясалган. Әти-әнием исән чакта авылдан күп итеп алып килгән идем. Әле бит каурый ясар өчен теләсә-нинди каурый ярамый! Ул зур, ата казныкы, үзе төшкән булырга тиеш. Тартып алган каурыйның сыйфаты түбән була. Мин каурыйларны су буйларыннан, авыл урамыннан җыеп йөргән идем. Хәзер барысы бергә 4-5 данә генә калды инде.

Әби-бабаларыбыз шушындый каләм  кулланганмы?

– Төрлесе булган. Каләм камыштан яки каурыйдан ясалган. Камышны чит ил, җылы якларга чыккан кеше генә алып кайткан, шуңа күбесенчә каурый кулланганнар, аның да фазан яки казныкын.

– Каурый каләм ясау авыр эшме?

– Ничек ясыйсың инде. Язу матурлыгы каләмнең сыйфаттыннан тора, шуңа бу эшкә җитди килергә кирәк. Җитлеккән, яхшы каурыйның өстендәге элпәсен аласың, майдан чистартасың да, очын 15 минут алюмо-калиевые квасцы дип аталган химик матдәдә кайнатасың. Болай эшләгәндә каләм очы каты була, язганда сыгылып төшми. Карасын (чернила) ясар өчен кем нәрсә кулланган: корым, имән кортларын, кайбер агач кабыкларын. Кайнап торган суга корым салып, берничә минуттан камедь кушасың да (ялтырап торсын өчен), болгатып торасың. Ләкин корым карасы бик чыдам түгел, мин укыган корым белән язылган иске китапларда язуының төсе шактый уңган. Кара өчен имәнгә ияләшә торган шар сыман кортларны да кулланырга була: аларны җыеп кайнатасың. Кара-коңгырт төскә керсә, әзер дигән сүз. Әлеге кара бик ныклы булган, кәгазьгә дә яхшы ябышкан, авыру имәннәр дә эшкә килгән. Берничә башка агачларның кабыгын да кулланып кара ясаганнар.

– Әбиемнең “каурый белән язу бик пычрак эш, кәгазеңне батырып бетерү куркынычы зур”, дигәне истә. Бу чыннан да шулаймы?

– Алай димәс идем. Бер дә пычранганым юк (елмая). Ниниди кара белән язуыңа да карыйдыр бу. Мин, мәсәлән, тушь белән язуны кулай күрәм. Аннары кәгазь дә яхшы, калын, сеңдерә торган булу шарт. Гадәттә, мин “тонированный” дигәнендә ягъни төс кертелгәнендә язам.

– Нәҗип абый, бераз башкарак темага күчик әле. Сез - танылган каллиграф. Хаттатчы буларак күп күргәзмәләрдә катнашасыз. Бу сезгә ни өчен кирәк?

– Бу – минем яраткан, күңелгә ял бирә торган эшем. Мин каллиграфиягә күптән гашыйк кеше. Күргәзмәләрдә катнашу үзенчә бер рәхәт. Менә быел өч күргәзмәдә катнаштым. Беренчесе аның “Кол Шәриф”тә булды һәм “Каллиграфия эшләре күргәзмәсе”дип аталды. Анда 15 авторның эшләре куелган иде. Ул бүген дә даими рәвештә эшләп килә. Бу күргәзмәнең урыны да уңышлы, электән килгән татар сәнгатен күрсәтү өчен менә дигән отышлы урын! Икенче күргәзмә Казан Кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында, үзебезнекеннән кала, Иран, Кувейт, Фәләстин, Төркия, Германия һ.б. илләрдән китерелгән хезмәтләрдән төзелгән “Гарәп каллиграфиясе: чорлар һәм халыклар багланышы” дип аталган халыкара күргәзмәсе иде. Анда бер залга татар каллиграфлары эшләре дә эленде. Күргәзмәнең җыентыгы да чыккан иде: бөтен катнашучылар турында белешмә бар анда – бик кирәкле китап булды. Өченчесе, Бөек Новгородта сентябрьнең 10-12ләрендә узганы – “3нче халыкара каллиграфия күргәзмәсе” иде. Анда мин мастер-класс та үткәреп алдым. Әле эшләр алда да бар: 17 ноябрьдә Мәскәүдә “Заманча каллиграфия мәктәбе” ачарга җыеналар, шунда барырга торам.

– Сез ясаган туграларны (шәхси билге) күргәнем бар...

– Сез кеше исемнәре язылган тугралар хакында әйтәсездер. Гомумән, тугра – борынгы төрки сүз. “Ту” тамыры тамга, билге, герб дигәнне аңлата. “Ра” кисәкчәсе монголлардан кушылган. Монголиядә хәтта акча берәмлеге дә “тугрик” дип атала. Тугралар төрек солтаннарыннан тарала башлый. Алар аны купшы композиция итеп ясаганнар. Бу ул вакытта ук гади генә тамга булмый, анда Коръән аятьләре, төрле гыйбарәләр дә языла. Ул бөтен кешедә түгел, ә аеруча бай, зур шәхесләрдә генә булган. Татарлар туграны XIX гасырда гына куллана башлый. Ханнар, сәүдәгәрләр һәрберсе үз мөһерен булдыра. Анда матур итеп исем язылган була. Кайбер мөһерләр тугра кебек тә ясалган. Музейда алар 50 чамасы. Ш.Мәрҗәнинең үз туграсы була, К.Насыйриның да тугра стилендә ясалган металл мөһере бар музейда.

Бүген мин 130 төрле тугра ясыйм: урысча һәм татарча исемнәргә. Икесендә дә татар орнаментлары урын алган. Исемнән тыш, берәр теләк тә керә монда. Мәсәлән, “Аллаһ рәхмәтен насыйп итсен!” Бу үзенчә минем брендыма әйләнеп китте, сораучылар гел өзелми.

– Нәҗип Нәккаш зәркәнчегә әйләнгән, дигән гайбәтләр йөри...

– Мин гайбәтләргә сак карыйм. Ләкин бу очракта ниндидер дөреслеге бар моның (көлә). Быел март аенда мин “Алмаз- холдинг” зәркән компаниясе белән хезмәттәшлек итә башладым. Бу очраклы гына килеп чыкты: зәркән компаниясе үз эшләнмәләрен тәкъдим иткәндә мин аларның эшләрендә күп кенә “кытыршы” якларны күреп, аларга моның хакында хәбәр иттем. Соңрак алар миңа берничә эскиз җибәреп, рецензия яздырттылар. Шуннан башлап зәркән бизәнгечләре, эшләнмәләре өчен орнаментлар, эскизлар әзерлим. Монда йөзек, алка, кулоннарда гына түгел, ә төрле көмеш комган, Коръәннән сүрәләр язылган плакеткалар, өстәл кирәк-яраклары, каләмнәр дә керә. Кайбер кулоннар заводта чыга башлады инде. Гарәп язуына, каллиграфиягә мондый игътибар каян чыкты дисәгез, бу фирманың Кострома шәһәрендә үз заводлары ачылды. Ә аны өч татар кешесе җитәкли. Шуңа да татар орнаментлары, шәрыкъ стилендәге зәркән предметлар ясарга уйлаганнар. Мин үзем июль аенда ул заводка барып, эш процессы, завод белән танышып кайттым.

– Сез бит күптән шәҗәрә ясау белән дә шөгыльләнәсез. Менә үзегезнең дә шәҗәрәгез бик саллы күренә. Бу никадәр чыгымлы эш? Кешеләр сезгә аның өчен күпме түләргә әзер?

– Бу бик чыгымлы да, бик кыйммәтле дә әйбер. Һәр кеше шәҗәрә ясата алмый. Туганнарыгызны табу, әби-бабаларыгыз турында мәгълүмат җыю – үзе бер катлаулы эш. Архивта бер кеше турында белешү өчен генә 350 сум түлисең. Кайвакыт бер шәҗәрә өчен 150шәр кешене карарга туры килә икәнен күз алдында тотсак, бу шактый сумма килеп чыга! Ләкин гадәттә  архив мәгълүматлары уртача 35 мең чамасына төшә. Бизәлеш, матур рамнарга кую, бизәү, Коръән аятьләре язу, шәҗәрә агачын ясау 25 мең чамасы тора. Кыйммәт, әлбәттә. Ләкин өеңдә гади рәсем урынына матур итеп эшләнгән нәсел агачың, шәҗәрәң эленеп торса бик күңелле. Аның мәгънәсе дә зур, эчендә зур фәлсәфә ята.

Нәҗип абыйга Динара һәм Марат Сафиннарга бүләк итәр  өчен плакетка эскизларына заказ биргәннәр. Бусы – Динара Сафина өчен. Плакетка көмеш булачак, төрле ташлар белән бизәләчәк. Ракета – теннис символы уртада урнашкан. Тексты түбәндәгечә: ракетка эчендәгесенә “Тырышкан кеше уңышка ирешәчәк” дигән девиз, ә ак түгәрәк эчендә “Аллаһ сиңа җиңү бүләк иткән” дип язылган.

Нәҗип абый эскизы буенча ясалган алма формасындагы кулон. Аның яфракларында да, алмасында да Коръәннән өзекләр.

Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчете тугралары – Нәҗип абый эше.

Эш өстәлендә нинди генә эш коралы юк!

Туграларның берничәсе

Нәҗип абыйның күргәзмәләре Кукмарада еш була. Фотода: Кукмараның РОНО җитәкчесе каллиграфны Кукмара итеге белән бүләкли.

Төркиядә күргәзмәдә

Нәҗип абыйның дивары. Уртада аның нәсел агачы.

 

Язу матурлыгы каурыйның сыйфаттыннан тора

Кара исә табигать байлыкларыннан ясала. Мәсәлән, агач кортларын кайнатып...

"Каурый белән язып бер дә пычранганым юк," - ди Нәҗип Нәккаш. 

 


Лилия ВӘЛИШ, автор фотолары
Матбугат.ру
№ --- | 14.11.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»