поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2021 Язмыш

Төрмәдә утыручыга гашыйк булдым

Бер ел элек интернетта бер ир белән таныштым. Танышу сайтында түгел, ә шоферлар төркемендә. Ул миңа машинаны ремонтлау буенча киңәшләрен бирде. Языша башладык, аннары очрашырга тәкъдим иттем.

Башта ул мин чит илдә дип язды, ә аннан соң төрмәдә утыруын әйтте. Мин шундук язышуны туктаттым. Берничә көн урын таба алмыйча, гел аны уйлап йөрдем. Аннан соң ул миңа үпкәләмәве турында язды һәм уңышлар теләде. “Нигә соң мин шундый бәхетсез? Нигә миңа ошаган, мин яхшы дип уйлаган ир шундый җирдә утыра?”, - дигән уйлар белән көне буе елап чыктым. Язышудан аның акыллы, укымышлы, төрле темаларга сөйләшеп була торган кеше икәнлеге күренә.
 
Туган көнемә аннан котлау килде. Ул шундый матур, хисле итеп язылган иде, күңелем тулды. Мин аңа җавап яздым. Яңадан аралаша башладык. Мин гашыйк булдым, гел аның турында гына уйлый башладым. Бер елдан соң аның срогы бетә. Гаиләсе юк, энесе генә бар. Туган шәһәренә кайтырга теләми ул, анда күрәсе килмәгән дуслары яши. Мин яшәгән шәһәргә кайтыр дип сөйләштек, вакытлыча кеше фатирында арендага торыр, ә алга таба күз күрер. 
 
Дөресен генә әйткәндә, мин берни дә югалтмыйм. Үземә 41 яшь, ирем, балаларым юк, әнием белән торам. Проблема, бәлки, әниемдәдер. Ул минем сөйгәнемнең төрмәдә утырганын белсә, аңа инфаркт булачак, мин моны төгәл беләм. Әнием ялганны шундук сизә, аңардан берни дә яшерә алмыйсың. 
 
Мин бик киеренке хәлдә калдым, артыгын сөйләмим дә. Без әле бер көн дә бергә яшәмәдек, ә мин инде куркам. Алга таба ничек буласын күз алдына да китерә алмыйм.
 
Киңәш сорамыйм, чөнки утырып чыккан кешеләр белән начар мөнәсәбәтләр булган мисаллар бик күп. Тик минем барыбер барысы да яхшы булачагына һәм бу кеше минем язмышым икәнлегенә ышанасым килә. 
 
Лилия. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»