|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2021 Җәмгыять
Баласы хакына аягын кистергәнБөекбританиянең Кембриджшир шәһәрендә яшәүче Кэтлин Осборн кызын коткарыр өчен аягын ампутацияләргә ризалашкан. Осборнга 11 яшь чагында сирәк очрый торган яман шеш – остеосаркома (сөякләр яман шеше) – диагнозын куялар. Ул чакта кызның тез капкачының шактый өлешен кисеп алып, аягына ике тимер чыбык урнаштыралар. 11 елдан чир янә кайта, хатында үпкәләр яман шеше табыла. Бер елдан хатын ремиссиягә чыга, әмма тиздән аның аягында авырта торган шеш пәйда була, ул йөри алмас була.
Тикшеренү вакытында яшь хатын яман шешнең өченчегә кайтуын һәм өченчегә йөкле булуын белә. Бу аңа химия терапиясе һәм йөклелекне саклау арасында сайларга туры киләчәк дигәнне аңлата. “Табиблар миңа ике вариант тәкъдим итте. Берсе - мин йөклелекне алдырып, химия терапиясе курсын үтеп, операция ясатсам да аягымны кисәргә туры килү ихтималы югары. Тагын бер чара – йөклелекне алдырмыйча аякны кисү. Табиблар миңа уйларга бер атна вакыт бирде. Операцияне никадәр иртәрәк ясатсаң, шулкадәр яхшырак дип аңлаттылар”, – дип сөйли Осборн.
Шулай итеп, Кэтлин аягын ампутацияләп, йөклелеген сакларга карар иткән. Ул кесарев кисеме ярдәмендә сроктан ике айга иртәрәк Аида-Мэй исемле кыз бала тудырган. Осборн кызын сайлавы белән искиткеч бәхетлемен, ди. Ике малай әнисе һәрчак кыз бала хакында хыялланган.
Ул киләчәктә протез сатып алырга хыяллана. “Улларыма трансформерлар миңа яңа аяк ясый дидем. Бу хәбәр аларга бик тә ошады. Хәзер алар трансформерлардан яңа аяк миңа кайчан килә дип сорый”, – ди Кэтлин Осборн.
Фото:Кэтлин Осборнның в Facebook-тагы битеннән.
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|