поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2010 Милләт

Гарип түгел, Гариф ул

Татар галәмендә, һәрхәлдә зыялыларыбыз арасында, язучы Нурулла Гариф исемен хәзер белмәгән кеше юктыр. Аны күбрәк милли җанлы галим буларак беләләр дип уйлыйм. Әйтергә кирәк, татар дөньясы гына түгел, руслар да белә хәзер аны.

Аңа мондый абруйны 2007 елда Татарстан китап нәшриятында рус телендә дөнья күргән "Освободительная война татарского народа" дигән китабы алып килде. Дөрес, зур гаугалар аша килде ул абруй: үз эченә 180 иллюстрацияне туплаган, Явыз Иванның Казан ханлыгын җимерүе һәм аннан соңгы милли тарихның 1917 елга кадәрге чорына татар карашын чагылдырган "Татар халкының азатлык сугышы" дигән әлеге китабы өчен аны җавапка тарттырырга теләүчеләр дә табылды. Шуннан соң, ирексездән, әллә халык арасында йөргән "Татар башын татар ашар" дигән гыйбарәбез чыннан да дөреслеккә килә түгелме соң дип куярга мәҗбүр буласың. Чөнки Нурулла Гарифның бу китабына беренче булып ябырылучы кеше керәшен татары булды лабаса! Әйе, ул – тарих фәннәре кандидаты, Казанда яшәүче яшь тарихчы Александр Овчинников иде. Ул, Н.Гарифның бу китабы чыкканнан соң шактый вакыт узгач, 2009 елның июнь аенда әлеге фәнни хезмәтне руслар һәм татарлар арасында милли, дини ызгыш тудыра торган материаллар булу ягыннан тикшерүне һәм чаралар күрүне сорап, Татарстан Республикасы прокуратурасына мө­рәҗәгать итте. Бер интервьюсында ул бу турыда Россия Президенты администрациясе башлыгы С.Нарышкинга да хат язуы турында әйтә.

 

Менә шуннан соң бу хезмәт белән кызыксыну шулкадәр көчәйде ки, 5 мең данә тираж белән чыккан китап тиз арада сатылып та бетте, ә аны алырга теләүчеләр кимемәде. Чөнки А.Овчинников күтәргән мәсьәлә, аның бу китапны сатудан алырга, авторын җаваплылыкка тарттырырга дигән фикере җәмәгатьчелектә бик зур резонанс тудырды: хезмәт тирәсендә язгы ташуга охшашлы бәхәс купты, алар газета битләрендә дә, интернетта да, төрле симпозиум-җыелышларда да барды. Дөрес, китапка карашлар төрле, күп вакытта капма-каршы булды: Овчинников ишләре аны рус халкына яла ягу дип кабул итсә, кайбер җыелышларда аңа рус җәмәгатьчелеге исеменнән бик тә тискәре бәя бирелсә, татар халкы, хәтта башка илләрдә яшәүчеләр дә, халыкка чын тарихны түкми-чәчми җиткергәне өчен авторга, галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гарифка зур һәм эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

 

Китап турында бәхәс бик озак барды. Овчинниковның китап авторын җавапка тартуны сорап язган шикаятьләре тикшерелеп, аның буенча галимнәр тарафыннан экспертиза үткәрелгәннән соң, республика прокуратурасы анда рус һәм татарлар арасында милли, дини ызгышлар тудыра торган бернинди бүлек түгел, җөмлә дә таба алмады һәм шикаятьне урынсыз тапты. ТР Прокуроры Кафил Әмиров исә А.Овчинников мөрәҗәгатенә болай дип җавап бирде: "Н.Гарифны җаваплылыкка тарту өчен нигез юк. Китап текстыннан күренгәнчә, авторда милләтара һәм динара низаг китереп чыгару омтылышы юк. Аның тарафыннан тарихи вакыйгалар дәлилләнгән фактларга нигезләнеп язылган. Фәндәге бәхәс – уңай күренеш. Югыйсә торгынлык барлыкка килә. Бер чиктән икенче чиккә ташланмаска гына кирәк".

 

Бу урында шунысын да әйтеп узарга кирәк: инде галим, язучы Нурулла Гариф бу китабы уңаеннан купкан, җәмәгатьчелектә бик зур резонанс тудырган бәхәс хакында "Ялган тарихны күмгәндә"– "На похоронах лжи" дигән яңа, саллы китап язып, бастырып чыгарды. Анда бу бәхәсләр, тавыш-гауга хакында тәфсилләп сөйләнелә, рәсми документлар да урын алган, автор бәхәсләр вакытында аны яклаучыларга рәхмәт хисләрен дә белдерә. Ә яклаучылар, ягъни татар халкының чын тарихын белергә сусаучылар, ай-һай, күп.

 

Китапта гомерен татар халкының чын тарихын кайтаруга, милләтебезне саклап калуга багышлаган күркәм милләтпәрвәр язучыбыз Фәүзия ханым Бәйрәмованың авторга юллаган сүзләре дә китерелә: "...Рәхмәт, Нурулла туган, барлыгың өчен рәхмәт, турылыгың өчен рәхмәт, кыюлыгың өчен рәхмәт!"

 

Әлбәттә, китап тирәсендә купкан шау-шу турында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде, ләкин җитеп торыр. Инде авторның үзе белән танышыйк... Гариф Нурулла тарих белән белән бик кызыксына, күп кенә тарихи казу эшләрендә катнаша, борынгы кабер ташларын өйрәнә. 2000 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтына аспирантурага керә һәм Казан ханлыгы дәверенә бәйле "Казан ханлыгында Чаллы олысы Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе" дигән тема өстендә эшли һәм 2004 елда аспирантураны уңышлы тәмамлый. Шунысын да әйтергә кирәк, аның диссертация яклавы да "кешечә" булмый: ул тарихи темага диссертацияне татар телендә яклаучы бердәнбер кеше! Аңа барысы да, артык мәшәкатьләр тудырмыйча, рус телендә генә якларга тәкъдим итә. Ләкин ул үҗәт кеше, барыбер үзенчә эшли.

 

Шулай итеп, гап-гади мәктәптә математика, физика һәм информатика укытучы Нурулла Гариф шактый вакыт инде тарих белән "авыруын" дәвам итә, милләткә, татар халкына чын тарихны кайтару юлында армый-талмый эшли бирә. Күз тимәсен: биргән бит Ходай кешегә талантны!

 

Ул бик үҗәт кеше дип әйтеп узган идем. Бу чыннан да шулай һәм яхшы мәгънәдә шулай. Аның русча әйтелешле "Гарипов" фамилиясен барча документларында да бернинди кушымчасыз "Гариф"ка алыштыруы да ни тора! Ул моны аннан интервью алганда рус журналисты Яна Амелинага биргән җавабында аңлата. "Русча "Гарипов"ны татарчага әйләндергәндә, "гарип" – берәр җире имгәнгән, зәгыйфьләнгән, эшләү сәләтен югалткан кеше дигәнне, ә "гариф" исә гарәп телен белүче, хәбәрдар, укымышлы дигән мәгънәне аңлата, – дип җавап бирә ул аңа. – Мәсьәләнең бүтән ягы да бар: бала вакытта әтиемнең документларын югалтканнар һәм яңаларына исемен Гыйматдин урынына "Гимай" дип язып куйганнар. Ә шул вакытта Чистайда "Гимаевская" маркалы аракы чыгара башладылар. Шулай итеп, мин "зәгыйфь кеше" булып чыктым, өстәвенә аракы да килеп кушылды... Бу минем күңелгә тиде. Ә мин, сүз уңаеннан, тартмыйм да, эчмим дә". Хәзер алар гаиләсенең барлык әгъзалары документларында да фамилияләре "Гариф" дип теркәлгән. Ул үзенең миллилеген коры сүз сөйләшеп түгел, гел эш белән беркетеп яши. Шунысын да әйтеп узарга кирәк: уразасын бер елны да калдырмый.

 

Нурулла Гариф тарихчы галим генә түгел, инде 2002 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да. Кыска-кыска, ләкин зур мәгънәгә ия, тирән фикерле, тормышчан хикәя һәм гыйбрәтле хикәятләр остасы ул.

 

Быел язучының югарыда искә алган әдәби һәм публицистик язмалары, тормышчан хикәя һәм хикәятләре, мәкальләре, афоризмнары һәм... шигырьләре тупланган "Исем белән җисем арасы..." дигән китабы дөнья күрде.

 

Менә шундый күпкырлы эш алып баручы егет Нурулла Гариф. Чын мәгънәсендә егетләр шикелле йөгереп йөри ул. Хәер, шулай йөгереп йөрмәсә, шулкадәр тарихи хезмәтләрне ничек язарга да, язучы исемен мәгънәле итеп ничек акларга кирәк?!

 

Мин Нуруллага карата "егет" сүзен кулландым. Баксаң, бар яктан да күркәм бу "егет"кә шушы көннәрдә илле яшь тулган лабаса! Аның кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, гел егетләрчә йөгереп йөрүенә, йөзеннән беркайчан да елмаю китмәвенә караганда, моңа ышанасы да килми, валлаһи!

 

Шушы түгәрәк яше белән котлап, аңа киләчәктә дә үзе сайлаган һәм гомере буе тугрылыклы булып калган өлкәләрендә – укытучылыкта, гыйльми эзләнүләрдә һәм иҗат эшендә уңышлар телик!


Әхәт САФИУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 230 | 13.11.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»