|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2021 Фаҗига
Үсмер янып үлгән...Бүген төнлә Башкортстанның Учалы районында коточкыч фаҗига булган. Иске Байрамгол авылындагы торак йортта янгын чыккан. Янгынны сүндерүгә МЧСның 9 хезмәткәре һәм өч техникасы җәлеп ителгән, башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Урынга беренче булып районның ирекле янгын командасы килгән. Йортны тулысынча ут ялмаган булган.
"Кызганычка каршы, янгын урынын тикшерү барышында 2006 елгы үсмернең гәүдәсе табылган. Янгынның сәбәбен һәм килеп чыккан хәлләрне тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе ачыклый. Урында Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы үткәрелә”, — дип хәбәр иттелер ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|