|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Балконнан егылган 2 яшьлек сабыйның баш сөяге имгәнгән, борыны сынганКичә кич ике яшьлек баланы ГЭС бистәсендәге бер йорт янында тапканнар. Ул дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән. «Татар-информ» язуынча, якынча мәгълүматлар буенча әти-әнисе кухняда булганда бала балконга чыгып, шундагы әйберләрдән үзенә баскыч ясаган һәм аска карамакчы булган. Ниндидер бер мизгелдә бала ычкынып китеп, дүртенче кат биеклектән егылып төшкән.
Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган. Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе белән җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|