|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2021 Мәдәният
Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бер ел тулгач каберенә таш куелды: анда ни дип язылган? (ВИДЕО)Татарстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиева вафатына төгәл бер ел. Бүген Курган зиратында аның каберенә таш куелды. Бу хакта "Матбугат.ру"га алып баручы Шамил Галиевтан билгеле булды. Кабере ташында популяр җыр юллары "Чияле тау - хыялый тау" дигән юллар уелган. Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтер булып эшли. 1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы, соңрак «Салават» җыр студиясендә җырчы булып эшли. Беренче тапкыр Эмиль Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны башкара. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.
--- |
Иң күп укылган
|