поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2021 Җәмгыять

Нефтьче - Россия өчен бик үзенчәлекле һөнәр

Россия нефть чыгару күләме буенча лидерлар өчлегенә керсә дә, кара алтын запаслары буенча - беренче унлыкта гына. Ил икътисадының шактый өлеше нәкъ менә шушы табигый байлык экспорты хисабына яши. Бу өлкәдә эшләүче бөтен кешеләрне дә кыска гына нефтьче сүзе белән атыйлар, әмма бу сүз үз эченә никадәр авыр хезмәт, тырышлык, җаваплылык сыйдырганны күпләребез күз алдына да китерә алмый, минемчә.

Нефтьче - Россия өчен бик үзенчәлекле һөнәр. Сәнәгатьнең нефтьчелек тармагында йөзләгән мең кеше эшли. Алар скважиналар тирәсендә эшләүче инженерлар һәм җиһазларны көйләүчеләр генә түгел. Күпчелек персонал нефтьне ташу һәм сату, эшкәртү белән шөгыльләнә. Нефтьче - геолог та, бораулаучы да, монтажлаучы да, торба үткәрүче дә ул. Беришләре җир катламнарын өйрәнеп, тикшереп, нефть ятмаларын эзлиләр, тапкач, скважиналар бораулыйлар, суыртылган нефтьне кудыралар. Икенчеләре, эш урынында бәла-каза, аварияләр килеп чыкмасын өчен, нефтьчеләрнең куркынычсызлык техникасын үтәп эшләве өчен җавап бирәләр. Безнең бүгенге героебыз Рәшит Заһидулла улы МӨРХӘБИНОВ та нефть чыгару тармагының нәкъ шушы юнәлешендә хезмәт куя.
 
- Яңа хезмәткәрне эшкә алганда иң беренче чиратта хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрәбез, эш дәверендә дә даими рәвештә хезмәткәрләрнең куркынычсызлык техникасын үтәвен контрольдә тотабыз. Нефтьче, авария килеп чыккан очракта, тиз арада дөрес карар кабул итә белергә тиеш. Хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дә ул үзе җавап бирә. Димәк, бу хезмәткәр игътибарлы, тәртипле, җаваплы, оештыру сәләтенә ия була белмәгән, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.
 
- Белгәнемчә, Сез авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагансыз?
 
- Әйе, мин очраклы рәвештә нефть сәнәгатенә килеп эләктем, дияргә була, - дип дәвам итә Рәшит Заһидулла улы Мөрхәбинов. - Иске Мәчәләй авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтында укыдым. Югары белем алгач, шәһәр комсомол комитеты сәркәтибе, аннары партия комитеты сәркәтибе вазыйфаларын үтәдем. Бераздан миңа Гали авылында колхоз рәисе булырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, 1997 елга кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә эшләдем. Хәзер дә шунда яшим. Үзгәртеп кору чоры башлангач, гөрләп эшләп торган колхоз-совхозлар таралып, авыл халкы эшсез калды. Фермерлык хуҗалыклары турында ул вакытта без әле ишетеп кенә белә идек. Менә шул авыр, аңлаешсыз чорда мин нефть чыгару эше белән таныштым да инде.
 
- Рәшит Заһидуллович, Сезгә яңа һөнәр нечкәлекләрен үзләштерергә туры килгән бит инде. Авыр булдымы?
 
- Мине, тәҗрибәле җитәкче буларак, «Кинельторгнефть» оешмасына чакырдылар. Анда бераз эшләгәннән соң, аттестация үтү һәм нефтьчеләргә өстәмә белем бирү комбинатын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. 2004 елда уку үзәген Отрадныйга күчерделәр, ә мине «Нефть һәм газ чыгару цехлары идарәсе»нең Похвистнево районы бүлегенә хезмәт иминлеген саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча әйдәп баручы инженер итеп билгеләделәр. Кешеләр белән эшләү, уртак тел таба белү минем өчен проблема тудырмады. Ә менә профессиональ белем базасын тулыландыру өчен, читтән торып, Самара дәүләт техник университетында укырга туры килде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
 
- Нефть чыгару тармагы белән сез инде чирек гасыр буе таныш. Шушы дәвердә ниндидер яңарышлар, үзгә-решләр булдымы?
 
- Элек, билгеле инде, кул эше күбрәк иде. Хәзер кирәкле җайланмалар да тудырылган, эшне җиңеләйтүче аппаратлар да бар. Шуңа да карамастан, минемчә, нефтьче эше авыр һәм куркыныч булып кала, – ди Рәшит абый. - Шәхсән үз эшем турында шуны әйтә алам, хезмәтем бушка үтмәде. Аллага шөкер, мин эшләгән дәвердә 180 кешедән торган хезмәт коллективында бәла-каза, имгәнү һәм үлем очраклары булмады. Һәм мин, берникадәр горурлык белән, монда минем дә казанышым бар, дип әйтә алам. Уздырылган профилактик эшләрем, әңгәмәләр нәтиҗәле булуын күрсәтә. Хезмәткәрләремнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау - минем эшем һәм төп бурычым. Хәзерге вакытта инде лаеклы ялда булсам да, тагын бераз эшләргә исәп бар әле, - дип елмая ул.
 
Рәшит Мөрхәбиновны җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә бик тә ихтирам итә. Ул берничә ел рәттән "Һөнәренең остасы" конкурсында катнашып, беренче урын яулап килгән. 2007 елда "Роснефть" һәм Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

- Илебез һәм дөнья икътисады өчен иң мөһим тармакларның берсендә озак еллар буе эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләргә дәүләт ничек тә булса ярдәм итәме?
 
- Пенсиягә чыккач та, «Роснефть» үзенең пенсионерларын онытмый, өстәмә акча түләп тора. Ул дәүләт пенсиясеннән шактый аерыла, әлбәттә. Шулай ук, ике елга бер тапкыр шифаханәләрдә бушлай дәвалану мөмкинлеге бар.
 
- Рәшит абый, эштән тыш нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?
 
- Мин бит авыл хуҗалыгына гашыйк кеше. Тормыш иптәшем Фәридә белән үзебезнең теплицаларда 1600 төп помидор һәм кыяр үстерәбез, кош-корт асрыйбыз. Авыр булса да, күңел бу эштән ләззәт ала.
 
- Сезгә хуҗалык эшләрендә балаларыгыз, оныкларыгыз да булашадыр әле?
 
- Улыбыз Радик та, кызыбыз Эльвира да Самарада яшиләр һәм нефть сәнәгатендә эшлиләр. Шуңа күрә авылга бәйрәм һәм ял көннәрендә генә кайталар. Бәләкәй оныгыбыз киләсе елга беренче сыйныфка барырга җыена. Киләчәктә ул да нефтьче булыр, дип хыялланабыз.
 
Сентябрьнең беренче ял көнендә без профессиональ бәйрәмебезне – Нефтьчеләр көнен билгеләп үтәбез. Форсаттан файдаланып, коллегаларымны бәйрәм белән котлыйм, нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим, тормышлары мул һәм бәрәкәтле булсын, - дип хушлашты Рәшит Заһидулла улы.
 
Әңгәмәне Эльмира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.

---
Бердәмлек
№ --- | 14.09.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»