|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2021 Мәдәният
Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта эленәчәк2021 елның 16 сентябрендә (11.00 сәг) Россиянең атказанган, Тарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан 7нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Мемориаль такта ачу тантанасына күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган артистлар, ветераннар чакырылган. Мемориаль тактаның авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин. Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Камай авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач Алабуга сәнгать училищесында укый, аннары И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында, Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында вокал буенча белем ала. 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы буларак, иң җаваплы партияләрне башкарырга насыйп була. Вафирә Гыйззәтуллина 1975 елдан үзенең иҗат эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә һәм 1994 елга кадәр филармониянең әйдәп баручы солисткасы була. Эстрадада булган беренче адымнарыннан ук ул үзенә генә хас иҗат йөзе барлыгын, кабатланмас талант икәнен күрсәтә. В.Гыйззәтуллина күренекле сәнгать коллективлары, оркестрларга кушылып җырлый; 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булып эшли. Быел – 16 сентябрьдә җырчының фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә, егерме ел була. Җырчы туган төбәгендә – Камай авылында җирләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|