поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.09.2021 Язмыш

«Комсомол» кушаматлы детдом малае Алмаз язмышы

Аны сөйгән кызын күрергә зар-интизар булган, сөю сагышка уралган 19 яшьлек яшь-җилкенчәк кенә димәссең. Ул гаилә йөген тартып баручы ир-ат кебек уйлый. Ил-көн язмышы өчен борчылган аксакаллар дәрәҗәсендә фикер йөртә.

Ләкин вакыт-вакыт Алмазның  бар кайгыларын онытып, урамда уйнап йөргән юеш борыннар белән күршеләренең алма бакчасына  төшәсе килеп киткән чаклары да була. Күңелендә  беркемгә дә әйтми йөргән иң татлы хыялы да бар аның таныш булмаган номердан: «Улым, ни хәлең бар?» – дигән дөньядагы иң-иң кадерле тавышны ишетү. Бәлки, аның сагыш сарган ул татлы  хыялы көннәрнең берендә тормышка да ашар. Сызылып кояш чыгып килгән сихри бер җәйге таңда Алмаз яшәгән йорт капкасыннан улын эзләп арган ана килеп керер дә ишегалдына баккан тәрәзәдән сөекле улының рәнҗешле күз  карашын эзләр. Яулык чите белән  яшьле күзләрен сөртә-сөртә, кулларын сузып,  улына таба атлар.  Андый таңның бер көн атасына кайсы гына ятимнең ышанасы килмәс.

Танышу урыны – электричка…
 
Мин аның белән Арчадан Казанга кайтучы электричкада таныштым. Вагонда без икәү генә идек, шунлыктан  юлда сөйләшеп барырга иптәш табылуына куанып,  каршысына ук килеп утыр-дым.  Чандыр гәүдәле, озынча  ябык яңаклы, кара чәчле әлеге егетнең  поезд тәрәзәсенә төбәлгән уйчан күз карашлары, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, иреннәренең вакыт-вакыт селкенеп куюы  шундук игътибарымны җәлеп итте. Әңгәмә башлар  өчен, миңа  бу бик тә кулай сәбәп иде.
 
– Башыңа нинди уй төште, энем, күзләрең бик уйчан, – дидем мин аңа, озак кына сүзсез утырганнан соң. Егет уйларыннан бүлгәнемә көенмәде, әдәпле генә   җавабын ирештерде:
 
– Ислам дине кабул ителүенең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсәдә  укыйм мин, абый, –
 диде ул, тыйнак кына елмаеп. – Икенче курс имтиханнарын тапшырып йөрүем. Казанга шуның өчен менәм. (Безнең якта шулай сөйләшәләр.) Белгәннәремне хәтергә төшереп бара идем әле.
 
– О — о — о, комачаулыйм  алайса, – дидем дә, дини тәгълиматларны азмы-күпме сукалаган кеше буларак, егетне тынычлыкта калдыру исәбе белән юл сумкасын иңбашыма элеп, урынымнан кузгала башладым.  Башка рәткә күчәргә җыенуымны күрүгә, егет мине шундук туктатты.
 
– Юк, юк,  абый, китмәгез. Чакрымнар бергә-бергә тизрәк уза ул, – диде юлдашым һәм кулын сузды: – Әйдәгез, танышыйк, шулай дөресрәк булыр, минем исемем Алмаз була. Сезнеке?
 
– Мин  – Ирек.
 
Без сөйләшеп киттек.  Минем бу яшь, серле  егетнең күңел дөньясын ачасым, аның  урта мәктәпне тәмамлаганнан  соң, ни сәбәпле югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керүен беләсем, әлеге адымының эчке бер инану, эчкерсезлек белән ясалганлыгына ышанасым  килде. Һәр якты көн  төрле җан өшеткеч хәбәрләр белән гарык иткәнлектән, Алмазның кеше рухын дәвалый торган уку йортын сайлавы минем өчен ачыш иде. 
 
– Алмаз, авыл яшьләре, гадәттә, мәктәптән соң авыл тормышына якын торган вуз сайлый, – дидем   егеткә җиңел кулдан. – Казаннан район җиренә агроном, табиб, укытучы булып кайта.  Андыйлар  җитәкчеләренең күз уңында тора. Шунлыктан тиз арада абруй  казанырга да өлгерә, тормышлары да тизрәк көйләнә. Уку йортын сайлауда ислам диненә мөкиббән әти-әниләрең йогынты ясагандыр инде…
 
«Комсомол» кушаматлы детдом малае
 
Җиңелчә сорауларымның егет өчен хәйран «тешле» булып чыкканлыгын әңгәмәбезнең кинәт кенә бөтенләй икенче юнәлеш алуыннан ук аңлап алдым. Аның җавапларын тыңлаганда, йөрәгемне кысып кочкан, бөтен вөҗүдемне тетрәндергән минутлар да булды.
 
– Миңа кая гына укырга керергә киңәш бирүче булмады инде, – дип дәвам итте ул тыныч кына. –
 Детдом малае мин. Үз әти-әниләремне бөтенләй белмим.  2002 елның октябрендә Казанда туганмын. Комсомол туган көндә. Кая гына барсам да, детдом хезмәткәрләре документларым белән танышкач: «О — о — о, комсомол  гел безнең сафларда», – дип көлешәләр иде.  Алардан күреп, такыр башлы дусларым да «Комсомол» дигән кушамат такты. Мин аны бер бик танылган урам сукбае дип уйладым.  Тарихтан укып белдем аннары. Нигә көлгәннәрдер, Совет иленең бер дигән кыю фикерле  яшьләре булган бит алар. 
 
Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Алмаз бөтенләй мин белмәгән, телгә алырга да теләмәгән михнәтле, сагышлы ятимнәр дөньясыннан икән бит! И Аллам! Бер дә керәсем килми иде бит аның җәрәхәтле күңеленә.
 
– Әңгәмәбездән читкә китмик әле, – диде ул, бераз тын торганнан соң бернигә исе китмичә генә. – Менә сез агроном, табиб кебек һөнәрләр белән   түрәләр алдында бик тиз абруй казанып, карьера баскычында  үрләр яулап була, дигән кебегрәк фикер әйттегез. Сез, бәлки, хаклыдыр да. Әмма мин иң элек мөселман булуны алга куяр идем. Иң әүвәл Аллаһыга сыенып, аның тыйганыннан тыелып яшәргә өйрәнергә кирәк.  Бер-беребезнең  уңышларына сөенеп, булганына шөкер итеп, үз-үзебезгә хаким булып яшәргә өйрәнергә. Бары шулай гына  без уртак тормышыбызны  җайга сала алабыз.  Тормыш авырлыклары белән очрашканда, балтасы суга төшкән егет хәлендә калмас өчен, мәдрәсәдә байтак кына һөнәрләргә өйрәтәләр. Мин үземә умартачылык һөнәрен сайлап алдым.  Күпләр изге Коръәндә «Бал корты» сүрәсе барлыгын да беләдер. Әлеге изге җаннарның Аллаһының исәбендә тора дигәнне аңлата бу.  Соңгы елларда  аларның күпләп  үлүенә битарафлык күрсәтүчеләр бар. Агрономнар нәрсә карый? Аллаһыны ачуландырудан сак булырга кирәк.
 
«Барысы безнең әни иде…»
 
Мин ни дияргә дә белмәдем. Әңгәмәбезнең җитди юнәлеш алуын теләмәгәнлектән (самими, тыныч кына барган әңгәмәгә нигә дип илкүләм проблемаларны өяргә әле),  сүз сөрешен сиздерми генә уңай якка үзгәртәсем килде.  Алмазның сөйләмендә Арча якларына хас булмаган  акцент сизелә иде. Егет еш кына  «ә» урынына «э» авазларын куллана. Балалар йорты истәлеге микән әллә?
 
– Милләтем белән рус малае мин, – диде ул, соравыма биргән җавабы белән  тагын бер кат шаккатырып. – Әнкәй одеял эченә тыгып калдырган кәгазь буенча Гусев Алексей Анатольевич булам. Әнкәй мине тапкач та, исемемне киемемә яшереп, ниндидер юллар белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына калдырып киткән. Бала чагымны  бөтенләй хәтерләмим. Үткәннәрдән бары тик ап-ак  таш диварлар, үзем кебек такыр башлы балалар һәм ак халатлы апалар – тәрбиячеләр генә истә калган. Алар безнең барыбыз  өчен дә әни иде. 2006 елда  Арча районының Мөрәле авылы кешеләре –  Мөслихә апа белән Илдар абый Халиков – мине үзләренә уллыкка алып кайтты.
 
Мөрәледә, шул игелекле кешеләр нигезендә минем дөньяга күзләрем ачылды. Мин татарча сөйләшергә өйрәндем. Илдар абый белән Мөслихә апаны әтием белән әнием дип йөртә башладым. Җир йөзендә әлеге ике җан минем өчен иң газиз, әлеге якты исемгә  иң лаек бәндәләр иде. Алар миңа, үз уллары булуын дәлилләп,  татарча Алмаз дип исем куштылар. Һәрвакыт кадерләп, «улым» яки «Алмаз улым» дип кенә дәшә башладылар. Өстәл өсте каймак, бал, сөтле чәй, төрле бәлешләр, итле ризыклардан өзелмәде. Ишегалдындагы кәҗә белән сарык, кетәклектәге әтәч белән тавыклар минем беренче дусларыма әйләнде. Авыл мәчете каршында оештырылган  лагерьда  гарәп алфавиты буенча укырга-язарга өйрәндем. Мәктәпкә укырга кергәч, сыйныфташларым белән беррәттән, рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәрне татарча укыдым. Шулай чып-чын татар малаена әйләндем. Дус-ишләрем дә күбәйде. Укытучы апа мине татар язучыларының әсәрләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәтте. Сыйныфташларым Ландыш, Зөһрә, Нияз, Дилүс  белән бергә бөтен бәйрәм концертларын әзерләүдә катнаша башладым. Җырладым, шигырьләр сөйләдем.  Әмма, ни аяныч, бу бәхетле нигездә мин нибары биш ел гына яшәп калдым. 2011  елда, көтмәгәндә, әтием вафат булды. Шуның кайгысыннан әнием аяктан калып авырый башлады. «Үлеп китәрмен дә, бу бала кемнәр кулына калыр», – дип, әнием бик нык кайгырды. Аның аркамнан сыйпап, көйли-көйли елаганнарын әле дә булса онытканым юк. Аннары ул, өйдәге хәлне аңлатып, опека органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Мине Яшел Үзән районының Норлат авылындагы инде күптән хәтеремнән чыккан балалар йортына алып киттеләр. Юлда дөньяның иң ямьсез, иң кадерсез, иң үксез иленә барасым килмичә үкси-үкси еладым. Мине: «Борчылма, Алёша, без сине Мөрәлегә Мөслихә апа  терелгәч тә алып кайтырбыз», – дип юаттылар. Әмма минем һич тә кабаттан Алексей Анатольевич буласым килмәде. Бу бит тагын әти-әнисез калу дигән сүз иде. Һәм мин шунда гомергә Алмаз булып яшәячәгемә ант иттем.
 
Дөнья үксезләре
 
Балалар йортындагы дүрт кешелек бүлмәдә яши башладым. Монда тормыш өлкән яшьтәге малайларның нәниләрне мыскыл итүенә корылган иде. Спонсорлар тәмле әйберләрне бик еш алып килеп торсалар да, берсе дә безгә эләкмәде. Тәрбиячеләребез төрле тәмлүшкәләрне бүлмә саен өләшеп чыгалар, ә өлкән малайлар  кереп, талап чыгалар иде, ыңгырашып торсаң, башыңа берне тондырып алырга да күп сорамыйлар. Шунда күңелдә үземнең шушы мес-
кенлегемә, яклаучысыз ятимлегемә карата нәфрәт туды. Ятим булып туарга минем нинди гаебем бар иде соң? Нигә үзем кебек дөнья үксезе минем бу тормыштагы бердәнбер юанычымны талап ала? Әлеге сораулар  озакламый минем үз-үземне тотышымны да үзгәртте. Мин бик тәртипсез, шук малайга әйләндем.
 
Өч ай үттеме икән, мине Норлат авылыннан Венера белән Рәис Хәйруллиннар гаиләсе уллыкка алды. Әти терлекләр асрый, әни кибеттә сатучы булып эшли. Аларның миннән башка да армиядә хезмәт итеп кайткан 21 яшьлек Рәфис һәм 7 яшьлек Хәйдәр исемле ике уллары бар иде. Рәфис каядыр барып хезмәт куя да өйгә ял көннәрендә генә кайта. Хәйдәр минем кебек мәктәптә укый. Мин бу йортта эшләргә өйрәндем. Кышын маллар карарга булышам, кар көрим, җәен исә әтигә каралты-курасын төзекләндерергә ярдәм итәм, абзарларны тирестән тазартам, бакчада чүп утыйм, колорадо коңгызы җыям, әти-әни кушкан барлык эшләрне дә карышмыйча үтим. Әмма мәктәптә иң тәртипсез малайлардан саналдым. Ачу килсә, тик торганнан көндәлегемне ертып ыргытам, нәниләр төркеменә кереп, уенчыкларын ватып чыгып китәм. Укытучылар белән ызгышам. Бу гадәтем өйгә дә ияреп кайта башлады. Әтиләргә бик күп кыенлыклар китердем. Алар хәтта  мине өйдә калдырып кунакка да бара алмас булды. Бик еш сүзгә килә башладык. Беркөнне аларның да сабыр канатлары сынды. Мин, 2014 елда 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, кабаттан төркемнәр катламы иерархиясе хакимлек иткән балалар йортына әйләнеп кайттым.
 
Балалар йорты җитәкчелеге  үсмерләргә һәрвакыт ата-ана тәрбиясе бирү ягында торды. Анда ятимнәрнең берничә ел булса да, әти-әни канаты астында яшәвен телиләр иде. Алга китеп шунысын да әйтим: күпләр балалар йорты мәктәбен узган сабыйларны, кечкенәдән үк төрле кыенлыклар күреп үскәнгәме, буыннары иртә ныгыган, теләсә нинди  тормыш шартларында яшәргә  әзер, дип исәпли. Әмма шулай уйлаучылар бик нык ялгыша. Дөреслектә,  детдомда тормыш агымын тоймыйча, әзергә-бәзер шартларда яшәргә күнеккән сыек буын үсеп чыга. Алар тормыштагы  проблемаларны мөстәкыйль рәвештә чишәргә сәләтле түгел. Биредә һәр үсмер «миңа кемдер тиеш» дигән позициядә тора. Гомере буе әкияттәге: «Алма пеш, алдыма өзелеп төш», – дигән  принцип буенча яшәргә омтыла. Хәер, нигә һаман үзебезне әрлим соң әле. Хәзер гап-гади мәктәпләрдә дә шушы хәл күзәтелә ич. Сыйныф җитәкчесенә балаларга йомыш кушу тыела. Бүлмәдә кизү торучы, такта сөртүче, чисталык саклаучы юк. Җаваплылык бетерелде! Шуңа күрә безнең арада, тайгак юлга эләгеп, сукбайлыкка чыкканнар, наркоманнар, дәүләт биргән фатирларын сатып, бомжлыкта йөрүчеләр, төрле «маркалы» җинаятьчеләр дә шактый. Шуны истә тотыптыр инде, минем кебек тыңламас
5 үсмерне – 3 кыз, 2 малайны – берсе шушы детдомда  оештыручы-тәрбияче, икенчесе столяр  булып эшләгән Роза апа белән Фирдүс абый Каша-
повлар  тәрбиягә алды. Үзләренең дә 2 кызы, 1 малае үсеп килә иде.
 
Үзгәрү
 
Мин бу чорда кинәт кенә басыла төшеп, уйчан, акыллы малайга әйләнеп калдым. Нинди эшкә тотынсам да: «Яхшымы ул, начармы, кирәкме ул, кирәкмиме?» – дип уйлый башладым.  Укуым яхшыр-
ды. Фирдүс абый   остаханәсендә сыерчык оялары, төрле зурлыктагы бизәкле фото кысалары, урын-
дыклар ясарга өйрәндем. Монысы өчен Фирдүс абыйга олы рәхмәтләр яусын! Бер генә яклары кимсетте: ни генә сатып алсалар да – кием яки ризыкмы ул – безне үз балаларыннан бүлеп куялар. Өйдә тәртип бозсалар да, безне гаепләп калдыралар. Ә безнең тормышка өлкәннәр күзе белән карый башлаган вакыт, арада иң яше – мин. Күңелне иң тырнаганы да әнә шул нахакка рәнҗетү иде. Шуны күтәрә алмыйча, тәрбиягә алынган төркемебез берәм-берәм кими,  детдомга кача башлады. Иң соңыннан, уку елы тәмамлангач, мин дә «туган» ояма кайтып төп-
ләндем. Әмма андагы  агымнарга, төркемнәргә иярергә җаным тартмады. Күңелгә: «Киләчәктә кем булырга?», «Ничек яшәргә, кемнәр белән яшәргә?» –
 дигән уйлар кереп йөдәтә башлады. Үземнең Алмаз булуымны, яклаучым – бер  Аллам барлыгын һич тә исемнән чыгармадым. Телевизордан Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе турында бик тирән мәгънәле тапшыру караган идем. Урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйламый шунда юл тоттым. Мәдрәсә ректоры Ильяс  хәзрәт Җиһаншин  якты йөз белән каршы алды. Укуым, яшәвем өчен барлык шартларны тудырды.  Һәр көнне тормышым белән кызыксынып, хәлемне белеп торганы өчен, Аллаһның олы рәхмәте ирешсен аңа! Мин Татарстан Мәгариф министрлыгының опекунлык күзәтчелегендә дә исәптә торам.
 
Ирек абый, менә сез минем дингә иртә килүемне гаҗәпсенебрәк кабул иттегез. Минемчә, намазга басу беркайчан да иртә түгел, бәлки соң гына булырга мөмкин, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Бу карарыма бик күп кыенлыклар, сагышлар кичеп килдем.   Мәдрәсәгә   Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, гомерем буена хак юлдан атлау өчен укырга кердем. Ислам дине кеше бәхеткә ирешсен өчен иңдерелгән. Ә сез әйткәнчә, бизнесмен булырга мин теләсә кайсы вакытта өлгерәчәкмен.
 
Киләсе тукталышның Казан станциясе  икәнлеген ишетүгә, Алмазга:
 
– Мөрәлегә нигә кайткан идең? – дип, соңгы соравымны бирергә ашыктым.
 
– Мөрәле – бала чагым иле. Җәйге практикамны шул авыл мәчетенең имам-хатыйбы Расыйб хәзрәт кулы астында уздым. Җомга намазларында ак сакаллы авыл ир-атларына Аллаһыны сөюгә багышланган вәгазьләр сөйләдем.  Иң сөенгәнем: Мөслихә апаның исән-имин терелеп, аякка басуын күрү булды. Практика вакытында, рәхмәт яугыры, дин кардәшләрем Ризәлә апа белән Алмаз абый Минһаҗевлар миңа үз өйләрендә җылы почмак бирде.
 
…Без кул бирешеп саубуллаштык. Алмазга мәдрәсәдәге имтиханнарын гына түгел, тормыш сынауларын да уңышлы тапшыруын теләдем.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»