поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.09.2021 Ир белән хатын

Иремне гафу итмәдем

Саниянең ире 24 ел бергә яшәгәннән соң яшь хатынга чыгып китте.

- Без аның белән кем әйтмешли,  утлар-сулар кичеп, янгыннан соң зур йорт салып, ике бала үстереп, әллә ничә тапкыр кредитлар алып түләп, шулай итеп ныклап аякка баскан идек. Ир-атны рәхәттә калдырырга ярамый икән. Ике бала да тормышта урнашкан, аерым яшиләр. Үзебезнең тормышыбыз җайлы гына бара, артык борчылып яшәр чак түгел. Марат шул рәхәтлеккә чыдый алмыйча, кызым яшендәге икенче хатынга өйләнде. Яңа хатыны белән алар безнең тирәдә яшәделәр, кайчак күрешкәли дә идек.  Әмма күзгә-күз очрашкан юк, машинасы белән узып киткән чагы булса гына. Иремнең ашказаны авырта иде. Мин аны гомер буе саклап яшәдем. Аңа ярамый дип, камыр ризыкларын бик сирәк пешердем, артык майлы, тозлы ашаудан сакладым, кибеттән беркайчан да ярымфабрикатлар алмадым. Минем шулай аны саклап яшәгәннәремне, аңа багышлаган гомеремне сызып ташлаганына ачуым килә. Алар кибеткә минем танышыма йөриләр.
 
Танышым: “Тегеләр бүген ике пакет пилмән алып чыгып киттеләр, кәтлит алдылар”, - дип җиткереп тора. Минем шуңа үзәкләрем өзелә  инде. Ташласа да, бүтән хатын белән яшәсә дә, балаларымның әтиләренең сәламәтлеге өчен һаман кайгырып торам. Аның ише ризыклар ашарга ярамый бит аңа. Ике тапкыр операция кичерде, үңәчен кистеләр, ашказанының яртысы юк. Табиблар: “Сакланыгыз, яман шеш булуы ихтимал”, - дип кисәтеп тора. Нинди кибет кәтлите дә, нинди кибет пилмәне инде аңа! Беркөнне хатынының машинага утырып китеп барганын күрдем. Кулында майонез, кетчуп иде, тагын башка нәрсәләр бар. Соң, алгач, ир ашый бит инде аны! Минем тагын йөрәк кысылып калды аның артыннан. Кайттым да, үз-үземә урын таба алмагач, сеңлемә шалтыратып сөйләдем. “Әй, апа, синдәй юләр бер генә! Үзеңне ташлап киткән ир турында кайгырмасаң, бүтән эшең юкмы синең? Килеп терәлгәнче ашасын шунда!” - дип сүгеп  ташлады ул. Чыннан да, юләрдер инде мин. Сеңелем белән сөйләшеп алгач, үземне үзем дә бик озак сүктем.  
 
Иремнең яшь хатыны үзе машина йөртә иде. Моннан бер ел элек бергә авылга кайтканда юл һәлакәтенә очраганнар.  Хатыны шунда ук вафат булган. Үзе берничә катлаулы операция кичерде. Култык таягы белән генә йөри. Эшләми. Яшь хатынның әнисе фатирдан чыгарып җибәрде. Марат  яшәргә туган авылына кайтып китте. Бераз аракы эчсә, безне исенә төшерә. Елый-елый хәзерге тормышыннан зарлана. Ә минем исем китми, аңа карата күңелем суынды. 
 
Бер бәйрәмдә чәчәк бәйләме күтәреп килде. “Хаталандым, гафу ит. Балаларым, синең белән бергә яшисем килә”, - дигәч: “Киселгән ипи кире ябышмый. Балалар белән аралашып яшә, мин синсез яшәргә өйрәндем инде. Башка мондый тәкъдим белән килмә, бу тема миңа кызык түгел ”, - дип аның үтенечен кире кактым. Моңа үкенмим дә: туйганчы йоклыйм, ашарга пешерәсем килмәсә, кафега кереп чыгам. Теләгән җиремә барам, дусларымны чакырам, кыскасы, рәхәтләнеп яшим. Киңәшем шул: ирләрне бәби кебек иркәләргә ярамый, беренче чиратта үзеңне яратырга кирәк. Шул чагында кадерең була. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»