|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2021 Җәмгыять
Сугыш ятимнәренә төрле льготалар һәм акчалата ярдәм бирәчәкләре мәгълүм булдыСугыш чоры балалары темасы бездә иң четерекле тема булып кала бирә. Кайбер төбәкләрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, аларга “Сугыш чоры балалары” статусы бирелеп, пенсияләренә акча өстәп түли башлаганнар иде. Бу төбәкләрнең күбесе – дотациядә утыручылар, шулай да сугыш чоры балаларына карата мәрхәмәтлек күрсәтә алганнар. Татарстан – илдәге иң бай төбәкләр арасында, югыйсә, ә безләргә мондый юмартлык тәтеми. Бу турыда төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, депутатларга мөрәҗәгать итүләрнең дә уңай нәтиҗәсе булмады. Сугыш ятимнәре үз зарларын белдереп, газеталарда күп санлы мәкаләләр язып торуга карамастан, аларны ишетүче юк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата башкарылмаган бу эш, Җиңүнең 75 еллыгына тормышка ашмый калмас дигән өметләр дә акланмады...
Башкортстан республикасы башлыгы әмере буенча, күршеләребездәге сугыш ятимнәренә “Сугыш чоры баласы” дигән таныклык бирелеп, аларга төрле льготалар һәм акчалата ярдәм бирәчәкләре мәгълүм булды. Инде хәзер, күршеләрдән үрнәк алып, безнең җитәкчеләребез дә үзебезнең сугыш чоры балаларына карата миһербанлык гамәлләре күрсәтми калмаслар дигән өмет барлыкка килде.
Күпме язылса да, кабатлыйм: сугыш чоры балаларының рәхәт, якты бала чагы булмады. Әниләре “колхоз” дип аталган коллар оешмасында хезмәт хакы алмыйча эшләде. Алар абзардагы мең газап белән булдырылган малларының файдасын күрмичә, 25 сутый бакчаны көрәк белән казып утыртып, тилмереп карап үстергән бәрәңгесен туйганчы ашый алмыйча, авыл хуҗалыгы налогы итеп фронтка җибәреп, ач-ялангач яшәделәр. Балаларың ачка үлсә дә ул налогларны түләмичә котылып булмый иде. Аларны сугыш беткәч кенә булса да бетерсәләр ярамады микәнни? Юк шул, кычкыртып талап налог җыюларны Сталин үлгәч кенә бетерделәр.
Авыл халкы сатарлык ите-мае, бәрәңгесе булса гына бераз акча юнәтә алды. Аларны сату өчен дә район үзәгенә, яки Казанга барырга кирәк бит. Язгы якта кар эреп юллар ачылгач, үтеп баручы машиналарны туктатып, бәрәңге сату сезоны булып ала иде. Ул акчалар иң кирәкле әйберләр: шырпы, тоз, керосин алырга тотыла иде. Учак ягарга шырпы булмаганда, күршеләрдән утлы күмер алып чыгып яга идек.
Сугыш җимерекләрен торгызу өчен дип, заем түләүләре уйлап чыгардылар. Авыл советы вәкилләре йорт саен кереп, кешеләрне елатып, куркытып, күбрәк суммалы заем түләр өчен кул куйдырып йөрделәр. Шәһәрдә завод-фабрикаларда эшләүчеләр бер айлык хезмәт хакын заем түләвенә биреп котылса, авыл халкы, колхозда бушлай эшләгәч, ул акчаны каян алсын?! Ит, май, йомырка, бәрәңге сатарга тырышалар иде инде, соңгысын биреп, авыздан өзеп булса да...
Шул ук сугыш чоры балалары үсеп җиткәч, сугыш афәте җимерекләрен торгызу эшендә дә актив катнаштылар. Инде бу балаларның күбесе, дөньяда рәтле тормыш күрмичә, китеп баралар...
Рәфкать ИБРАҺИМОВ. Казан
--- |
Иң күп укылган
|