|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2021 Хәвеф-хәтәр
Коралланган һәм качкан солдат-срочникны эзлиләр
Киров өлкәсендә коралланган солдатны эзлиләр. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары солдат-срочник частьтән югалган, дип хәбәр итә. 9 сентябрьдә 16.45 сәгатьтә егет урманда югалган, камуфляж формасында булган. Егет урманда адашып калып, частька кайтмаган.
"Комсомольская правда" басмасы журналисты эзләү төркеме вәкиле Федор белән элемтәгә керә алган. Ир сүзләренә караганда, солдатны һаман эзлиләр. Эзләүләр актив бара, һәм аларда бик күп кеше катнаша. Аның фикеренчә, солдат качмаган, ә урманда адашкан.
Бары уңай яктан характерлана, беркем белән дә бәхәскә кермәгән, ике югары белеме бар. Гаиләдә, шәхси тормышында, хезмәттәшләре белән проблемалар юк.
Командирлар да аны ихтирам итәләр: ул ахмак карарлар кабул итми, һәрвакыт акыллы инициатива күрсәтә, - дип сөйләгән эзтабар журналистларга. - Минем фикеремчә, ул чыннан да адашкан. Өстәвенә, әтисенең сүзләренә караганда, ул әйләнә-тирәдә начар ориентлаша.
Киров өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгында да полиция хезмәткәрләренең солдат эзләүдә катнашулары турында сөйләгәннәр.
Фото: Алиса Селезнева, vk.com/vkonakte_pablik_urya_zato
--- |
Иң күп укылган
|