поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.09.2021 Фаҗига

"Кызым үләсен алдан сизенде..."

Лаеш районы Имәнкискә авылы янында коточкыч юл фаҗигасе булды: “Рено Каптюр” машинасы юл читенә чыгып очып, берничә тапкыр әйләнгән. Әлеге фаҗигадә 29 яшьлек йөртүче Алинә Идрисова үлгән, салонда 4 пассажир булган, алар исән калган. Алинә җырчы Ринат Рахматуллин төркемендә биюче булып эшләгән. Җыр-биюгә оста, җор телле, сәнгать сөюче, “янып” торган кыз иде ул...

“МИН ЙОКЛАГАЧ, АНЫҢ ДА КҮЗЛӘРЕ ЙОМЫЛГАН”

Сәнгать өлкәсендә төпле адымнар белән атлаган, үз юлын тапкан Алинәнең шушылай яшь килеш якты дөньядан китеп баруына аны белгән һәркемнең йөрәге әрнидер. Гел сәхнәдә булгач, мәҗлесләр дә алып баргач, танышлары, дуслары күп иде аның. Ачык йөзле, ягымлы булуы белән ул башкаларның күңелен яулый алды. Алинә — тумышы белән Азнакай районы кызы. Әнисе Флера Идрисова да күпкырлы талант иясе: җырлый, баянда уйный, бии, мәҗлесләр алып бара. Шул ук ва¬кытта педагог эшен дә яратып башкара: башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Бүген бу ханым тау-ташлар күтәрә алмаслык хәсрәткә чумган. Аның хәлен бердәнбер баласын югалткан әни генә аңлар...
 
Бик авыр чагы булса да, Флера апа үз кайгысы белән уртаклашырга үзендә көч тапты. Бераз тынычланып булмасмы дип, Әлмәттәге шифаханәгә килгән ул. Янында — туганнары. Ул үзе дә бу фаҗигадә чак кына исән калган. 28 июльдә кызы янәшәсендә булган. Баласы күз алдында үлгәч, аңа бигрәк тә авыр...
— Ул көнне Казаннан Азнакайга кайтып бара идек, — дип, үзен гомерлек кайгыга салган көнне тагын бер кат күз алдыннан үткәрде Флера ханым. — Алинә Азнакайны яратса да, гел Казанга тартылды. Фатир яллап тора иде. “Кызым, фатирга түләп торганчы, ипотека алыйк, барыбер шул ук бәяне түлисең була”, — дип үгетләдем. Узган ел Көек бистәсендә өлешле төзелеш буенча килешү төзедек, быелның
28 июлендә фатир ачкычын алып, документларны рәсмиләштердек. Үз фатиры ачкычын кулына алгач, ничек сөенгәнен белсәгез!
 
Кош тоткандай иде. “Ипотеканың 1 елын түләдем, 14 елы гына калды”, — дигәне истә. Аның никтер ул көнне кайтасы килмәде. “Әни, әйдә, бүген калыйк, җиһазлар карарбыз”, — диде. Әмма аннары кайтырга уйлаштык. Без каладан кузгалганда, көндезге сәгать 2 ләр булгандыр. Интернеттагы бер сайт аша үзебезгә юлдашка 3 кыз да алдык. Кайтып барганда кызым туктаусыз планнары турында сөйләде. Фатирга нинди җиһаз алабыз, аны кая куябыз... Кызымның сөйләвеннән изрәп йоклап киткәнмен. Янындагы кеше черем итсә, йөртүче дә йоклап китәргә мөмкин, диләр бит, әллә шуңадырмы, Алинәмнең дә рульдә барганда күзләре йомылып киткән, күрәсең. “Әни, үләбез”, — дип кычкырып җибәрүенә уянып киттем. Күземне ачкач, каршы як полоса ягындагы юл читенә чыгып, анда тезелеп киткән юл тамгаларына (тәбәнәк киртә сыман) килеп бәрелдек. Ул уянганда каршы як полосага чыкканбыз булса кирәк, каршыга килгән машинага бәрелмим дип, кызым рульне кисәк сулга борды. Анда шул тәбәнәк юл баганалары куелмаса да, хәл, бәлки, башкача булыр иде, әмма алар нәкъ шул урынга туры килгән. Машина белән 7-8 тапкыр әйләнгәнбез. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, асфальттан соң 110 метр чамасы читкә очканбыз. Алинә алгы тәрәзәдән атылып чыгып, 15-16 метр чамасы читкә килеп төшкән. Аның муен сөяге сынган, диләр. Бу очракта кеше исән калмый икән, исән калса да, гомерлек инвалид булачак.
 
Һәлакәттән соң айнып киткәндә, машина тәгәрмәчләре өскә карап тора иде. Юлда туктап яныбызга килгән кешеләр безне тартып чыгарды. Бер ир¬нең: “Әстәгъфирулла, болар күлмәк белән туган икән”, — дип әйткәнен хәтерлим. Машина коймак булган, ничек исән калганбыз, белмим... Мине кызым янына җибәрмәделәр. Бик барасым, күрәсем килгән иде. Бәлки, соңгы сулышын кулымда алыр иде. Аның янына барган бер кеше әйтүенчә, ул әле исән булган. “Тиз-тиз нәрсәдер сөйләде дә, күзен зур итеп ачып карагач, җан бирде”, — дигән. Безне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Минем кул сынган, күзләргә кан сауган, бөтен тәндә кара янган эзләр иде. Ике пассажир кызга алай зыян килмәде, берсе салоннан чыгып очып, балтыр сөяге сынган.
 
“КАЕШ БУА, ТЫНЫМ ҖИТМИ, ДИДЕ”
Флера апа сөйләве буенча, “Рено Каптюр”да барган 2 кеше иминлек каешын эләктермәгән. Берсе — Алинә, икенчесе пассажир кыз. Алар икесе дә машина әйләнгәндә салоннан чыгып очкан...
 
— Үлем исереклеге бар, диләр бит, бу хак сүз икән, — диде Флера апа. — Алинә соңгы вакытта иминлек каешын эләктермәде. Элек икебезгә ике машина иде, фатир аласы булгач, кызымныкын саттык та, икебезгә шушы бер машина калды. Алинә Азнакайдагы шифаханәдә мәдәният-масса эшләрен дә алып барды, кичен машина белән шунда китә иде. Иртән машинага мин утырам. Ничә тапкыр игътибар иттем: каеш эләктерелгән килеш тора. Сигналы кычкырмасын өчен, кайбер таксистлар шулай утыргычка гына каптырып йөри бит, бу да шулай итә икән. “Ник алай йөрисең?” — дип ачуландым. “Аны эләктерсәм, һава җитми, буылам”, — диде. “Әйе, син бер центнерлы симез кеше бит!” — дип көлдердем дә әле. 42 кг авырлыктагы кызны ничек каеш бусын? Фаҗига буласы көнне дә ул каешын ычкындырган. Әллә юлда телефон карап барганмы, дип тә уйлаган идек, юк, социаль челтәрләргә кермәгән, шалтыратмаган да. Ничек йоклап киткән, монысы шаккатмалы... Чөнки Алинә шактый оста, тәҗрибәле йөртүче иде. “Автоледи” бәйгеләрендә катнашкан, Мәскәүгә кадәр барып кайтканы бар. Ринат Рахматуллин аны үз машинасы руленә утырткалаган. Һәлакәткә юлыгуыбыз да аның осталыгы җитмәүдән түгел. Күрәчәк бу...
 
“АВЫЛ МУЛЛАСЫНА, ГОМЕРЕМ АЗ КАЛДЫ, ДИГӘН”
Алинә әҗәле якынлашуын сизүе турында башкаларга да әйткәләгән. Фаҗига булыр алдыннан аңа куркыныч төшләр кергән.
— Әни, төшемә коточкыч юл һәлакәтенә очравым керә, — дип әйтте. — “Кызым, саташасың гына, йокларга ятканда “бисмилла” әйт”, — дидем. Әмма ул әллә шушы төшләрдән соң, әллә башка сәбәп белән үзебезнең райондагы бер багучыга барган. Үлеменнән соң ул хатын белән сөйләштем. “Аңа рульгә утырмыйча торырга куштым. Ул бит ике тапкыр юлда үлемнән калган”, — диде. Чыннан да, Алинә бер мәртәбә кышын каршына поши килеп чыгыпмы, юл читенә чыгып очкан, аны миңа да сөйләгән иде. Ә икенче очракны белмим, бәлки, борчылмасын дип әйтмәгәндер. Әмма мондый җитди юл һәлакәтенә беренче очравы. Үзем 5 мәртәбә һәлакәткә юлыгып та исән калдым, ул беренче тапкырында ук үлде...
 
Алинә: “Бүгенге көн белән яшим”, — дияргә ярата иде. Ашкынып гомер итте. “Киләчәгеңне уйлап, акчаңны чамалап тот”, — дигәч: “Бәлки, синнән алда үләрмен”, — дип котны ала иде. Сау-сәламәт, яшь кызым ничек миннән алда үлсен, дип башка андый сүз сөйләмәскә куштым. “Бәлки, бәрелеп үләрмен”, — дип кенә җавап бирде. Андый сүзләрне чамалап әйтергә кирәк икән, юрап китерүең бар...
Кызым үзенең сизенүләре турында авыл мулласына да әйткән, янына кайтып, үзен өшкерткән. Үлеменә 3-4 көн кала: “Гомерем аз калды бит, шулай сизәм”, — дигән. Казаннан кайтып барганда да, авылга кайтырга хыялланды. “Иртәгә иң матур чәчәкләрне алып, әбинең каберенә барабыз, фатир алу сөенечен аның белән дә уртаклашабыз”, — диде. Әни 2 ел элек үлде, Алинә әбисен бик яратты. Һәм икенче көнне зиратка фатир алу куанычын бүлешү өчен түгел, Алинәне җирләргә дип кайттык... Әнинең нәкъ аяк очына, шау чәчәккә күмелеп барып ятты бәгырькәем. Тагын бер балам булса, аның белән юаныр идем. Юк бит! Ике күземә бер бала иде дип елыйм. Аннан кала беркемем юк, ялгыз калдырып китеп барды мине, күз нурым! Әле төшемә бер-ике генә керде. Матур итеп елмаеп, җырлап тора иде. Күп дустына әнә шулай җырлап кергән, риза-бәхил ятадыр, дибез. Кызымның урыны җәннәттә булсын!
 
КАЕШ ТАГУ МӨҺИМ!
ЮХИДИ хәбәре буенча, 28 июльдәге әлеге юл һәлакәтенә йөртүченең куркыныч борылышта идарәне югалтуы сәбәпче булган. Иминлек каешын кыз үзе утырганчы эләктергән, ягъни ул утыргычта гына яткан. Һәлакәттән соң моны фотога төшергәннәр. Юл сакчылары йөртүчеләргә дә, пассажирларга да иминлек каешын эләктерүнең никадәр мөһим булуын, үлемнән саклап кала алуын тагын бер кат искәртә.
 
Редакция исеменнән Флера апаның олы кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Алинә исә үзен белүчеләрнең күңелендә гомергә яшь, чибәр, талантлы, ягымлы кыз булып калыр. Урыны оҗмахта булсын!
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 13.09.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»