поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2021 Язмыш

"Каенанасын агулап үтерергә?!.."

Сәгать инде төнге уникедән узуга карамастан, Раилә тирән уйга батып, йоклый алмыйча ятты. Җәйге төннең тынлыгын бүлеп черелдәгән чикерткәләрнең тавышы элек бик романтик тоелып, күңелен куандырган булса, кияүгә чыгып ире йортына килен булып төшкәннән соң, табигать авазларын һәм гомумән, тормышны ул башкачарак тоя башлады.

Сөйгән яры Рәсим белән никахлашканчы күктәге ай аның җанын өмет һәм сөенеч нурлары белән иркәләсә, гаилә корып бергә тора башлаганнан соң, дөнья кырысланды сыман: ай яктысы да сүрәнләнеп китте, хәтта юаш чикерткәләрнең черелдәве дә йөдәтеп, тең­кәгә тия торганга әйләнде.

Инде күптән үзенең бу халәте турында уйланып, Раилә үз-үзенә бер үк сорауны бирә: нишләргә? Менә хәзер дә ул тәрәзәгә озак карап ятканнан соң, өй янындагы алмагач ботаклары аша бүлмәне салкын һәм бернигә исе китмәгәндәй ваемсыз яктырткан айга мөрәҗәгать итте: нишләргә? Ә ул дәшми. Белмидер инде ул да нишләргә икәнен, каян белсен ди. Күңелдә бушлык. Әнисеннән сорар иде, юк шул инде ул бу дөньяда. Әнисе вафатыннан соң, әтисе яңа гаилә корып, башка авылга күченде. Хәер, монда булса да аның белән киңәшмәс иде ул. Шәһәрдә яшәүче энесе дә бу мәсьәләдә киңәшче түгел: яшь ир-егет нәрсә дисен инде бу хакта. Шуңа да үз соравына җавап белмәгәнлектән, Раилә бимазаланып, өзгәләнеп бетте.

Яратып кияүгә чыкты ул Рәсимгә. Хәзер дә өзелеп ярата ул аны. Яратмый ни: уңган-булган, яхшы холыклы, шомырт күзле, нурлы йөзле чибәр егет аралаша башлауга ук аның йөрәген яулап алды. Хәзер дә ул яшь хатынның күңел тү­рендә. Ләкин бергә тора башлаганнан соң, бәхет-сәгадәтле тормышларында мәҗбүри юлдаш булган каенанасы бер мичкә бал­га дегет кашыгы булып төртелде дә куйды. Әллә бердәнбер улын “чит” кеше белән бүлешәсе килмәгәнгә, әллә Раиләне ошатмаганга, каенана яшь киленгә көн күрсәтми баш­лады. Төрле вак-төякне дә сәбәп итеп, гел ырлап-мыгырданып торган, “дошман-килмешәк” нәрсә генә эшләсә дә ризасызлык белдергән, “болай тормыш итәләрме соң” дип көн дә сукранып йөргән биемнең кыланмышлары Раиләнең күңеленә тиеп, тәмам туйдырып бетерде. Рәсим өйдә булса әле бер хәл: андый чакта ул әнисе җикеренә башлауга, шуңа ачу белән җавап кайтарырга омтылган хатынын назлы карашы бе­лән тыеп кала, аның янә­шә булуы да ничектер тынычландыра. Әмма өйдә сирәк тора шул хәләле. Шәһәрдәге заводта сменалы эштә эшләгән ире өйдә булмаганда хәлләр тагын да кискенләшә. Баштарак Раилә, чыгып качардай хәлгә җитсә дә, биеменә булган мөнәсә­бәтне ачулы чырае аша генә белдертте, ләкин соңрак, нахакка әйтелгән гаепләүләргә рәнҗеп, түзә алмыйча, җавап кайтара башлады. Аннан китте инде: көн дә диярлек ызгыш, талаш, кычкырышу... Менә бүген дә тырышып табак-савытны юганнан соң, кечкенә кәстрүлдәге ашны Рәсим эштән кайтуга җылытып бирермен дип калдырган иде, каенанасы: “Ул ашны тавыкларга салып, кәстрүлен юып куясы иде”, — дип кара тавыш чыгарды. Раилә дә “ярар, әни, хәзер чыгарып бушатырмын да, юармын кәстрүлне” дип җавап бирәсе урынга, бөтен дөньяны куптарып тузынып йө­ренгән каенанасына әллә ниләр әйтеп бетерде.
 
Иренә башка чыгыйк, аерым яшик дип ничә тапкыр әйтеп караса да, Рәсим әллә олы эшкә тотынасы килмәгәнгә, әллә әнкәсен жәлләгәнгә, ризалашмады, “борчылма, җайланыр әле тормыш” дип кенә Раиләне тынычландырырга тырышты. Җайланырлыкмы соң! Кайчандыр бер китапта укылган “Әгәр тау бер урыныннан икенче урынга күчсә — ышан, әмма кешенең холкы үзгәрде ди­сәләр — ышанма” дигән сүзләрне исенә төшереп, ул бу проблеманың җиңел генә хәл ителмәячәген абайлады. Шуңа күрә дә “нишләргә?” дигән сорау, үҗәт бер корт сыман, кү­ңелендәге бәхет алмасын әкертен генә кимереп торды. Мәсьәләнең хәл ите­лүен тагын сузсаң, “ал­ма”­ның бөтенләй юк ителүе ихтималлыгы зур булганга, Раилә алга таба болай яшәп булмый, нидер эш­ләргә кирәк дигән катгый карарга килде.
 
Рәсим төнге сменада эштә иде. Раилә, байтак уйлап ятканнан соң, күптән, әле үсмер чагында ук караган бер киноны исенә төшерде. Анда төп герой булган хатын үзәгенә үткән олы яшьтәге әбине агулап үтергән иде. “Әллә соң...” дигән куркыныч уй тәэсирендә Раиләнең кү­ңеле әүвәл тетрәнеп куйды. Ләкин тора-бара бу дуамал фикер, яман гамәлнең уңай нәтиҗәсе һәм якты, бәхетле килә­чәкнең ымсындыруы йогынтысында, янә үз кысасына керде. Каенанасының һәр иртә яңа сауган җылы кәҗә сөте эчәргә яратканын белгәнгә, Раилә уенда туган мәкерле планны тормышка ашыру ысулын да чамалап куйды. Шулай да, ниндидер химик матдә салып агулау бик тиз фаш ителергә мөмкин икәнлеген белгәнгә, ул үлән-мазар кулланып максатына ирешеп булмасмы дигән ният белән шәһәр базарына ба­рырга һәм андагы аулак бер почмакта шифалы үләннәр сатучы әбидән бу мәсьәләне ипләп кенә сораштырырга ниятләде.
 
Төнге сменадан кайткан ирен ашатып-эчергәннән соң, Раилә, шәһәр базарына барып кайтам әле дип, иртүк автобус тукталышына юнәлде. Урамнан күпмедер барганнан соң, ул туктап борылды да, сөенергә дә, көенергә дә белмичә, язмыш аны урнаштырган йортка бераз карап торды. Берничә көннән биредә авылдашлары җыелып, үлгән каенанасын соңгы юлга озатканнарын күз алдына китергәннән хатынның йөрәге кысылды, күңелен курку басты. “Җүләр, нишләргә җыенасың син...” дигән уй җанының астын-өскә китерсә дә, “башкача булмый, шул аждаһа аркасында бәхетемнән колак кагыйммыни” дигән җавап күңел түренә калкып чыгып, өстенлек алды. Автобуста барганда да шул ике уйның котырып кө­рәшкәненнән Раиләнең башы авырта башлады. Шуңа да базарга килеп җиткәч ул иң элек әптиккә кереп баш даруы алды. Шунда ул сатучыдан: “Кәҗәбезне бөтенләйгә йоклатасы иде, берәр агуы­гыз юкмы?” — дип тузга язмаган сорау бирүен сизми дә калды. “Моны ветаптекадан сорагыз” дигән җавапны тиз генә аңлап та бетермәде, аннан, исенә килеп, чыгып китәргә ашыкты.
 
Аулак почмактагы әби урынында иде. Шуның янына килеп баскач, Раилә каушап, сүзен башлап җибәрә алмыйча торды, аннары тотлыга-тотлыга, аптекада биргән ахмак соравын нигәдер кабатларга булды:
 
— М-миңа н-ни... Н-ни инде... Кыскасы, авырган кәҗәбезне... бөтенләйгә йоклатасы иде... Агулы үлән кирәк...
 
Әби башын күтәрде дә, сәер үтенеч белдергән кызның йөзенә игътибар белән карап торганнан соң, сорады:
 
— Кәҗә дисеңме? Нәрсә булган кәҗәгезгә?
 
— Авырып китте... — диде Раилә, шушы ике сүзне калтыраган иреннәре аша көч-хәл белән яңгыратып.
 
— Кыяфәтеңә караганда, кәҗә түгел, ә син авырып киткәнсең, — дип, карчык урыныннан торды да, уң кул бармаклары белән ишарәләп, кызга үзенә таба иелергә кушты, аннары як-якка каранып алып, ярымпышылдап әйтте:
 
— Йәле, кызым, яныбызда кеше булмаганда сөйлә әле дөресен, ни булды? Курыкмыйча сөйлә, бөтен сөйләшкәннәребез, валлаһи, үзара гына калачак.
 
Әллә онытылып, әллә михнәт вә борчу белән тулган күңел касәсен кичекмәстән бушатырга те­ләп, Раилә елый-елый әбигә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
 
— Аннан котылмыйча, яхшы, тыныч тормыш булмаячак! — диде ул сөйләгәннәрен җөпләп һәм “мине сатмас микән?” ди­гән шикелле әбе­кәйгә сагаеп карап куйды. Ләкин әби рухи яктан изаланып беткән кызны гаҗәпләндереп, аңа те­ләк­тәшлек белдергәндәй башын какты да:
 
— Ярый, кызым, аңладым. Котыласы булгач, котыласы инде. Агуларбыз биемеңне. Минем моның өчен кирәкле үләннәрем дә бар, — дип, күзләрен серле итеп ялтыратып алды. Астагы тартмаларында бераз актарынганнан соң, ул Раилә алдына берничә кечкенә төргәген чыгарып салды да, кызны якын иткәндәй пыш-пыш килеп, болай диде:
 
— Син, кызым, шунысын аңла: биемеңне кинәт кенә, бер минут эчендә агуласаң, шундук синнән шикләнәчәкләр. Шуңа күрә мин сиңа кешене акрынлап бетерә торган үләннәр төнәтмәсен ясарга өйрәтәм. Шуның бер кашыгын каенанаң ризыгына сиздермичә генә өстәп болгатырсың — берничә айдан дошманың үлем түшәгенә ятачак. Әмма сак бул: кеше-кара белә күрмәсен.
 
Карчыкны зур игътибар белән тыңлап, һәр сүзенә диярлек “әйе, ярар” дигән сыман башын кагып торган Раилә шулай җайлы гына ярдәмче-фикердәше табылуына сөенеп бетә алмады. “Фикердәше” исә янә як-якка каранып алып, пышылдавын дәвам итте:
 
— Һәм тагын бер бик мөһим киңәш: бүгеннән башлап аңа якты чырай күрсәтеп, гел елмаеп тор, янәсе синең ниятеңдә бернинди яман-хәтәр юк. Нәрсә генә дисә дә, яхшы сүз белән җавап кайтар, аңа карата гел ихтирамлы, илтифатлы бул. Шулай итсәң, каенанаң үлгәннән соң синнән беркем шикләнмәячәк. Аңладыңмы?
 
Үлән сатучының әйткәннәрен Раилә, әлбәттә, бик яхшы аңлады. Шуңа күрә кайтуына биеме: “Ярты көн гүләйттә йөрдең, фәлән син дә, төгән!” — дип ни генә әйтмәсен, бер сүз каршы дәшмәде, эченнән генә моның үлемтек әйберләре алынган микән дип кенә уйлап куйды. Ире төнгә эшкә китеп, каенанасы ятканнан соң, Раилә аш бүлмәсендә табак-савыт белән маташкан булып, базарда сатып алынган төргәкләрне чыгарды да, нәкъ үлән сатучы өйрәткәнчә төнәтмә ясады, соңыннан явыз убырдай күзләрен ялтыратып: “Көннәрең санаулы, озакламый хушлашабыз синең белән, аждаһа”, — дип борын астыннан гына мыгырданып куйды.
 
Иртән бием кәҗәне савып, сөт савытын өйгә кертте дә, тавыкларга ашарга салам дип абзарга чыгып китте. Форсаттан файдаланып, Раилә тиз генә каенанасының зур бизәкле чынаягына сөт салды, аннары төнлә әзер­ләгән төнәтмәнең бер кашыгын шунда бушатып, болгатып куйды. Каенанасы өйгә керүгә Раилә: “Әни, урын-җиреңне җыештырдым, идәннәрне сөртеп алдым, сиңа сөт салып өстәлгә куйдым, эчәрсең”, — дип сандугачлардай черелдәп, мөлаем елмаеп җибәрде. Каенана нәрсә дияргә дә белмичә аптырап калды. Шулай да утырып, бер чокыр сөтне эчеп бетергәч: “Уф, әллә авыз тәме юк шунда”, — дип кенә әйтте дә, бакчага чыгып китте. Менә шул көннән башланды да инде. Раилә биеменә ничек тә ярарга тырышып, якты чырай күрсәтеп, елмаеп кына торды, үзе көн дә иртән агу салынган бер чынаяк сөт әзерләп бирде.
 
Беркөнне ишегалдында кер элгәндә Раилә каенанасының күрше Саимә апа белән урамда, капка алдында сөйләшкәннәрен ишетеп алды.
 
— Нихәл, Миннисәттәй? Әллә авырыйсыңмы, кү­рен­мичә тордың бу арада?
 
— Үзем исән-сау, Аллага шөкер. Менә киленем генә әллә нишләде бит әле.
 
— Нәрсә булган Раиләгә?
 
— Нәрсә булсын, сәерләнеп китте киленебез: бер сүз каршы әйтми, авызына киртә тотканнармыни.
 
— Кит аннан...
 
— Чын менә! Нәрсә кушсаң да, “син дигәндә — аяк идәндә!” дигән шикелле чабып кына йөри. Йөзендә елмаю, телендә татлы сүз. Хәйран калырсың: гомер булмаганны — көн дә миңа хәтта эчәремә сөтне дә әзерләп куя!
 
Килене белән үзе дә эт-мәчедәй яшәгән Саимә апа ике кулын селтәп алъяпкычына кагып алды да: “Вәт заразы!” — дип га­җәпләнүен белдерде һәм шундук: “Личит итәргә кирәк аны, личит итәргә!” — дип кырт кисеп, хөкем дә чыгарып куйды.
 
Шулай атналар узды. Һәркөн иртән каенана агу кушылган сөтне эчеп барса да, аны-моны сизенмәде (базардагы әби үләннәрне белеп биргәндер инде, күрәсең). Биеменең озакламый үләсен белгәнгә, Раилә кайвакыт аны кызганып та куя иде. Шуңа күрә мыр-мыр килеп йөрүләренә каршы дәшмәде, киресенчә, назлы тавыш белән “ярар-ярар” дип тәкрарлап, авызын ерып торды. Тора-бара Миннисә апа да килененә мөгамәләсен үзгәртте: үзе дә сизмәстән, каныгуларын киметеп, аңа елмая башлады, кайвакыт онытылып “кызым” дип тә әйткәләде, кыскасы, үзара мөнәсәбәтләре көннән-көн яхшыра барды. Иртән Раилә биеменә сөт әзерләгән булса, көндез һәм кичен каенана (хәтта улы өйдә булмаса да) килененә тәмле итеп чәйләр әзерләп эчертә башлады, аның татлы сүзләренә матур итеп җавап кайтарды. Ә беркөнне Раилә каенанасының күрше Саимә апа белән ишегалдында сөйләшкәннәренә кухняның бераз ачык калган тәрәзәсе аша янә шаһит булганнан соң, аптырап, тирән уйга батты. Йомыркага дип кергән җиреннән, сүз иярә сүз чыгып, Саимә апа күршесеннән килене хакында сорашасы итте.
 
— Теге тәмсез хәсрәтең ничек соң анда, һаман үз туксаны туксанмы? — дип зәһәрләнеп сорап куйды ул күршесен чәнчүле карашы белән бораулап.
 
Әмма Миннисә апа аңа теләктәшлек белдереп килененнән зарланасы урынга, күршесен көтелмәгән җавабы белән шаккатырды:
 
— Нишләп хәсрәт булсын ди ул?! Күңеле яхшылыкта, игелектә булган киленемне үз кызымнан да ким күрмим мин хәзер. Миңа шундый килен биргәнгә Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер!
 
Шушы сүзләрне ише­түгә Раилә кулындагы табаны төшереп җибәрә язды. Тора-бара ул үзе дә каенанасын үз әниседәй күреп, аны бөтен җаны-кальбе белән яратканын, бик якын иткәнен аңлады. Тик... Йә Алла! Ул бит аны үз куллары белән инде берничә ай кабергә керергә дип әзерләп йөрде. Гадәткә кергәч, теге үләннәр төнәтмәсен бүген дә сөтенә салган иде. “Их, тинтәк мин, тинтәк! — дип тиргәде үз-үзен Раилә. — Белә торып кешене агулап ят инде, йә! Базардагы әби әйткән вакыт та килеп җитә... Нишләргә?!”
 
Төн уртасы җитүгә карамастан, Раилә шомлы уйлар тәэсирендә йоклый алмыйча ятты. Җәйге төннең тынлыгын бүлеп черелдәгән чикерткәләр бертуктаусыз “тинтә-әк, тинтә-әк!” дип черелдәп тора сыман. Инде сәгатьтән артык үзенең дуамал, мәгънәсез, ахмак гамәле турында уйланып, Раилә үз-үзенә бер үк сорауны бирә: нишләргә? Ярый әле Рәсим бүген эштә түгел. Ләкин бит ул хатынының күңел халәтен, гомумән, нәрсә булганын белми, әнә ич, гамьсез мышнап, тыныч кына йоклап ята, җаныкай. Әллә Рәсимне уятып бәйнә-бәйнә барысын сөйләргә дә, бу мәсьәләне уртага салып, бергәләп хәл итү юлын эзләп карарга? Юк-юк, кирәкми. Ул белсә...
 
Тагын шулай өзгәләнеп, җан газабыннан җәфаланып бераз ятканнан соң, Раилә үз әбисенең “мәхлук белмәс, Аллаһ белер” дигән сүзләрен исенә төшерде. Шуңа да торып авыл мәчете урнашкан якка юнәлеп тезләнде дә, ихластан Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп сорады: “Йә Раббым, нишләргә, әнкәбезне ничек коткарырга?” Дога кылып бетерүе булды, шундук кү­ңелендә шундый фикер туды: базардагы үлән сатучыга барып, икенче төрле — шифалы, ул биргән агуның зарарын бетерә торган үләннәр сорарга кирәк! Әйе-әйе, нәкъ шулай итәргә кирәк!
 
Бу төнне Раилә йокламады диярлек. Иртә белән йокымсырап киткәч кенә, ул иренең хафалы дәшү­еннән уянып, күзен ачты.
 
— Раилә, тор, әни әллә нишләп китте бит әле! — диде шомлы тавыш белән Рәсим.
 
Тәненә ут капкандай сикереп торып, Раилә тизрәк каенанасы янына ашыкты. Агарынган, хәлсез, тирләп-пешкән биеме караватында авыр сулап ята иде.
 
— Әни, нишләдең син? Нәрсә булды сиңа? — диде Раилә хафаланып һәм куркуыннан калтырана ук башлады.
 
— Инде кичә үк... үземне начар хис итә башладым... Ә менә бүген... бөтенләй начараеп киттем... Эчем ут яна... — дип сүрелгән зәгыйфь тавыш белән җавап бирде ана.
 
“Бетте баш, өлгермәдем” дигән коточкыч уй Раиләне кара кайгыга салды. Шулай нәрсә эшләргә белмичә бермәл басып торганнан соң, Рәсим ашыгыч ярдәмгә чылтыратты. Раилә исә: “Кыяфәтенә караганда, нәрсә беләндер агуланган бугай ул. Минем шәһәрдәге бер танышым шундый авыруларны дәвалый, тиз генә барып кайтыйм әле мин”, — дип, автобус тукталышына юнәлде.
 
25 минутлык юл очы-кырые булмаган мәңгелек булып тоелды Раиләгә шул көнне. Аллаһның рәхмәте, үлән сатучы әби урынында иде. Аның янына йөгереп килгәч, кыз үкси-үкси әбигә олы гозерен җиткерде:
 
— Әниебез... Әнкәбез... Бик авыр хәлдә... Зинһар, коткарыгыз!
 
— Тынычлан! Әниең авырып киттемени? — диде үлән сатучы һәм игътибар белән Раиләнең күзләренә бакты.
 
— Үз әнием түгел — каенанам! Исегездәме, минем үтенечем буенча сез аны агулар өчен миңа үләннәр биргән идегез. Эчерттем бит шуңа аларны, тинтәк, эчерттем! Ә хәзер минем аны үтерәсем килми! Ишетәсезме? Ул яшәргә тиеш! Ул... ул... бу дөньядагы иң яхшы бием! Мин аны үз әниемне кебек бик яратам. Аллаһ хакы өчен сорыйм: миңа сез биргән агуның зарарын бетерүче үләннәр бирегезче! Коткарыгыз аны, апа! Зинһар, коткарыгыз!
 
Раиләнең кабаланып, өзгәләнеп бик җитди гозерен белдерүенә карамастан, әби бер дә исе китмәгәндәй күзләрен кысып елмая башлады. Елап беткән кыз “аһ, син хәйләкәр төлке...” дип уйлап куярга өлгермәде, карчык аның кулын ике учы бе­лән кысып алды да, ягымлы, йомшак тавыш белән әйтте:
 
— Бер дә борчылма, кызым. Теге вакытта мин бит сиңа агу түгел, ә йөрәкне ныгытучы шифалы үләннәр бирдем. Агу исә синең башыңда иде. Холкыңны төзәтеп, олы кешегә карата сабыр, күндәм, ихтирамлы булырга өйрәнеп, син шул агуыңнан арына алдың.
 
Әбинең шушы сүзлә­реннән хәйран калып, Раилә башта нәрсә дияргә дә белмәде. Бераздан гына күз яшьләре аша елмаеп:
 
— Алай икән... Менә хикмәт... Тик бит бүген әниебез каты чирләп, урын өстендә ятып калды. Анысы нәрсә булыр тагын? — диде.
 
— Бер дә борчылма. Кизүдер ул, кызым, терелер әнкәгез. Мә, балакаем, менә шушы үләннең төнәтмәсен эчертерсең, булышырга тиеш. Акчасын да алмыйм. Шунысы гына бик борчый: хәзер шактый күп гаиләләрдә яшьләр һәм өлкәннәр арасында мин-минлек, кирелек, үзсүзлелек чире таралган. Менә монысы чыннан да куркыныч кизү. Аннан имин булыр өчен бер-береңә елмаеп, яхшы сүз әйтеп, игелекле гамәл кылып, җаннардагы боздан, каннардагы тоздан арынырга һәм башкаларны үзеңне кебек яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәсе иде. Ә сезнең гаиләдә булган хәл, кызым, ул бик күпләр өчен гыйбрәт булырлык бер хикмәтле сабак, агулы сабак дип атар идем мин моны, — диде дә әби, киң итеп елмаеп җибәрде һәм Раиләне яратып аркасыннан каккалап алды.
 
 

Ришат КУРАМШИН, Кукмара
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.09.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»