|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2021 Бәйге
Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре билгелеХөрмәтле дуслар! Бу көн килеп җитте. Бүген Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итәбез. Нәкъ бәйгенең Нигезләмәсендә тәгаенләнгәнчә: 10 сентябрь көнне. «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Бәйгенең беренчесе һөнәр ияләре блогерлар арасында уздырылган булса, икенчесе “Күңелгә хуш авылым” шигаре астында татар авылларына багышланды. Бәйгенең приз фонды 200 мең сум. «Иң яхшы авыл аккаунты» номинациясендә 20 мең сумнан 5 бүләк. «Авыл турында иң яхшы пост» номинациясендә 20 мең сумнан 5 бүләк. Бәйгегә 100дән артык автордан 200гә якын эш килде. Жюри составы мондый иде:
ТӘНЗИЛӘ ИДИЯТУЛЛИНА
Беренче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчесе, блогер-доярка, авыл темасын яктырта, инстаграмда 63 мең укучысы бар.
РАДИК САБИРОВ
«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире, SMM-белгеч, «Татар авыллары» паблигы һ.б. берничә блог алып бара.
ИЛНАЗ ГАБИДУЛЛИН
Блогер, “Кызык-мызык” паблигын алып баручы. 188 мең укучысы бар.
АЙСЫЛУ ЛЕРОН
Блогер. SMM-белгеч. 62 мең укучысы бар. “Киңәш кирәк” (34 мең) һәм “Серләшик” (31 мең) пабликлары авторы.
РЕНАТ ГАЛИӘСКӘРОВ
Популяр алып баручы, шоумен, шагыйрь. Борнак авылы инстаграмын алып бара.
Жюри әгъзалары иң элек эшләрне мөстәкыль рәвештә карады. Аннары бергә җыелып фикер алыштылар. Эшләрне карауда бик күп критерийлар исәпкә алынды: контентның кызыклыгы, оригинальлек, иҗади якын килү, тема төрлелеге, постлар саны, язылучылар саны, активлык, даимилек, бизәлеш, фото һәм видеоның сыйфаты, татар теленең камиллеге, татар хәрефләре, татар шрифтлары һ.б. һ.б.
Һәм, ниһаять, Икенче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле! Җиңүчеләрне каршы алыгыз!
«Иң яхшы авыл аккаунты»
Наласа авылы (Арча районы)
Рамил Мөхетдинов
Алан авылы (Балтач районы)
Рузалия Тимербаева
Урысбага авылы (Яшел Үзән районы)
Руфия Мөхетдинова
Илексаз авылы (Сарман районы)
Гөләндәм Хәлиуллина
Көшкәтбаш авылы (Балтач районы)
Лилия Гарифуллина
«Авыл турында иң яхшы пост»
Әлмирә Ибраһимова
Бәби авылы (Кама Тамагы районы)
Айгөл Гатауллина
Зур Кукмара авылы (Кукмара районы)
Айгөл Бикмөхәммәтова
Түбән Уратма авылы (Түбән Кама районы)
Ландыш Гарифуллина
Яңа Салавыч авылы (Балтач районы)
Инсаф Низамиев
Югары Шепкә авылы (Зәй районы)
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
|
Иң күп укылган
|