|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.09.2021 Җәмгыять
Кемнәргә ике пенсия түләнә?
Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең берьюлы ике пенсия алу мөмкинлеге бар. Аның берсе көч ведомстволарыннан, ә икенчесе Россия Пенсия фондыннан түләнәчәк. Мондый хокукка элеккеге хәрбиләр, прокуратура, Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Иминлек федераль хезмәте һәм башка структура хезмәткәрләре ия, дип яза Татар-информ.
Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен дүрт шартны үтәргә кирәк:
пенсия яшенә җитәргә, шул исәптән вакытыннан алда түләүгә хокук бирә торган пенсия яшенә җитү;
көч ведомстволары линиясе буенча пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган кирәкле иминият стажы булу. Хәзер ул кимендә 12 ел;
кирәкле индивидуаль коэффициентлар булу. Быел 21 кирәк;
көч ведомствосы линиясе буенча пенсия яшенә җиткән өчен яки инвалидлык буенча пенсия билгеләү.
Моннан тыш, хәрби кешедә СНИЛС булырга тиеш.
Шәхси хисапта гражданинның стажы, түләнгән кертемнәр, хезмәт хакы, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чорлары турында мәгълүматлар теркәлә. Бу мәгълүматлар иминият пенсиясенә хокукны билгеләячәк, диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|