|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2010 «Сары бит»
Эльмира Сөләйманова икенче свиданиеда ук "әйе" дип җавап биргәнМәхәббәт, танышу-кавышу тарихларын тыңлау һәрвакыт кызык. Алардан кешенең холкы турында да нәтиҗә ясарга мөмкин. 9 ел элек җырчы Эльмира Сөләйманова тормышында әкияти вакыйга була... Чаллы кызы Эльмира бер азык-төлек кибетендә кассир булып эшли. Аның аша көненә ничәмә-ничә кеше үтә. Еш йөрүчеләрне ул таный башлый, танышып киткәннәре дә була... Эльмира кибетенә ике көнгә бер чибәр генә бер егет кергәләп йөри. Гадәттә, егетләр сыра, тәмәке алса, монысы никтер гел майонез һәм ак ипи ала торган була. 19 яшьлек максималист кызларга хас булганча, Эльмира әлеге егет белән ничек танышырга икәнен алдан уйлап куйган була. Эш вакыты аның кибеткә керүен көтеп уза. Эльмираның бу егеткә гашыйк булганын бергә эшләүче кызлары да сизеп алган. Очрагы чыккан саен аны “төрткәләп” йөри башлыйлар. Эльмира бирешми һәм хисләрен күрсәтмәс дәрәҗәгә җитә. Ләкин бергә эшләүче кызның шул егет белән таныштырырга нияте барлыгын белгәч, каршы килми. Хыялыңа бер адым калгач, уйлап тору юк инде ул! Һәм менә егет Эльмира каршында басып тора... - Таныш булыгыз: бу Эльмира, ә бу Дмитрий! Дус кызының сүзләре кыска була. Әмма шул җитә. Дмитрий Эльмира белән әзрәк сөйләшеп алганнан соң, аны очрашуга чакыра. Кыз өенә кайткач, егетнең урыс булуына бераз шикләнебрәк карый, әлбәттә. Әти-әнисе ни дияр... Хәер, ул аңа кибеттә гашыйк булганда милләте турында уйлап тормаган иде бит... Аларның свиданиесы башка кешеләрнекенә охшаш булмый. “Берничә сәгать һава сулап, сөйләшеп йөрдек. Аннары ул мине өемә кадәр озатып куйды”, - ди Эльмира. Кыз бу свиданиенең беренче һәм соңгысы булуын әле белми. Дмитрий Эльмираның ишек төбендә аларның икесенең дә тормышын төптән үзгәртәчәк бер җөмлә әйтәчәк: - Син минем белән яшәргә ризамы? Кыз уйга баткан арада егет юк була. Эльмира моны ничек аңларга икән дип төне буе уйлап ята: “үзе тәкъдим ясады, үзе качты”, “ә бәлки ул үзенең шундый фикер әйтүеннән курыккандыр”, “бәлки бу җитди булмагандыр” һ.б. Кыз ул вакытта бер әйберне тәгаен хәл итә: егет тагын килсә, үз фикереннән кире кайтмаган булса, кияүгә чыгарга ризалык бирәчәк. Дмитрий икенче көнне тыныч кына килеп Эльмираның ишеген шакый. Ул җавап алырга килгән!.. Егетнең кыюлыгына шаккатырлык. Бер көн таныш булган кызга тәкъдим ясарга ничек җөрьәт иткән? Мондый кыю егетләр тормышта сирәк очрый. Шул вакыттан 9 ел вакыт узып киткән... Дмитрий һәм Эльмира, сөбханалла, бәхетле генә яшәп яталар, 4 яшьлек кызлары Диана үсеп килә. “Теге сорауга “әйе” дип җавап биргәнемә 9 ел эчендә бер дә үкенгәнем булмады. Дөньяда иң бөек нәрсә ул – Мәхәббәт”, – ди Эльмира. Аның белән килешми мөмкин түгел...
Лилия ВӘЛИШ |
Иң күп укылган
|