|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2021 Шоу-бизнес
Моргенштернмы, Фидан Гафаровмы?Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән "туры линия"гә кушылучылар аның нинди музыка тыңлавы турында да кызыксынды. Аның Моргенштернга мөнәсәбәтенә игътибар итүчеләр дә бар икән. - Дөресен әйткәндә, мин аның иҗатын якын итәм дия алмыйм, бу минем яшь үзенчәлекләренә дә бәйледер, - диде Радий Хәбиров. - Яшьләр Юрий Антоновны тыңлыймы икән? Ә мин тыңлыйм. Денис Майданов, Крис Норманны тыңлыйм. Фидан Гафаров иҗаты якын кешеләремә бәйләнгән. "Кышкы романс"ны әнием ярата иде. "Уфа юкәләрен" Өлфәт Мансур улы җырлага яратты. Шуңа Фидан Сафа улы башкарган җырлар миңа бик якын. Моргенштернга килгәндә, миңа аның Уфаны яратып сөйләве ошый. Ә аның күпләр кабул итә алмаган гамәлләренә мин дә каршы, әмма алар яшьлегеннән генә дип ышанам.
--- |
Иң күп укылган
|