поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.09.2021 Ана теле

Сөйләмне баетуга – осталар тәҗрибәсен. Язучы Афзал Шамовның сүз тылсымы (АХЫРЫ)

Чын иҗатчы буларак, Афзал Шамов үзе дә сүз иҗатына һәвәс. Моңа мисалларны без телнең төрле чараларына (иҗек, кушымчалар, неологизмнарга карата да күргән идек: Инде күк йөзе аксылланганнан-аксыллана бара, авыл читләрендәге акшарлы йортлар... беленер-беленмәс кенә шәүләләнә башладылар; Дмитрий Иванович – чатлыктагы пивной һәм бакалея магазины хуҗасы һ.б.

Аның моңа сәләте мәкаль белән эш иткәндә аеруча ачылып китә. Мәкальгә тартым гыйбарә, афоризмнары Нәкый Исәнбәт тарафыннан да теркәлгән иде. Менә без күзәткәннәре:  Ач карын белән сугыш сугышмыни ул. Моны ул карт солдат авызыннан әйттертә. Бәлки автор үзе дә ясап куймады микән әле. Яисә: ...Командир приказы – безнең өчен закон. Ә законны үтәмичә ярамый.
   
Әйткәнебезчә, Афзал Шамов мәкальләрне, гомумән, халык авыз иҗатын, куллануны үзмаксат итеп куймаган, халык игътибарын тартып алып укырлык итү белән ул, халыкның тел җәүһәрен укучылары аша телдә саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру бурычын да куйган. Халык гыйбарәләренең ниндиләрен генә табып кулланмый бит: Сөйләшмәгәч тә көлмәгәч, дөньяның ни кызыгы бар. Әйтик, мәкаль бит ул гадәти сүзләр  тезмәсе түгел, аның тарихи эчтәлеге, архаик бай, бик үзенчәлекле лексик хәзинәсе  бар. Сабырсызлык ул шайтан ләгыйнь вәсвәсәсе. Менә бит: шайтан, ләгыйнь һ.б. Шуларны хәтердә яңартып, мәгънәләрен эзләп табып, үзең дә яңа энҗеләргә байыйсың, сөйләмеңне баетасың.   
Тасвир, сурәт чараларына янә: гади сүздән эпитет ясау: Алар, атларына атланып, шул авылга таба очтылар; Салкын. Һавада авыр болытлар йөзә.    Һәр залп аларның кан тамырларына яңа көч, яңа дәрт бирә; Мәгънә төгәллегенә ирешү чараларыннан: өстәлмә, аныклагычлар: Хатыннар да кайчандыр бу көйне тыңлый-тыңлый, үзләренең җанкисәкләрен – ирләрен каядыр еракка, кош-корт очып җитмәс җирләргә озатканнар. Барысына да, яшенә дә, картына да таныш иде бу көй; Үзе сүз, сүзформалар ясый, сүзнең төзелешен үзгәртә (неологизмнар): ...Еракка, карлы тауга менеп киткән юлга, андагы карамчыкларга карап, һаман басып торалар иде.
   
Осталык нечкәлекләренең тел белән сурәтләүгә караган янә кайбер факторлары. Хәрәкәтне күзалларлык итеп, тасвирлы итеп бәянлавы: Ә көзге яңгырлы җил белән ачылып киткән форточка туктаусыз шыгырдый – бер ачыла, бер ябыла. Ул кай минутларда җан әрнеткеч тавыш белән әкрен генә чинап тора, аннары шапылдап ябыла да, яңадан кайтарылып китеп, стенага килеп бәрелә. Көзге салкын, эре яңгыр тамчылары, бүлмә эченә керергә теләгәндәй, тәрәзәгә килеп бәреләләр; Гомуми  рәвешне, сыйфатны конкретлаштыра, тәгаенләштерә: Таныш көй иде бу. Шуңа күрә матур да, моңлы да, кайгылы да, сагышлы да иде. Конкрет булмаган, артык гомуми “матур”ны  әдип тәгаенрәк итүне, “чәйнәп” бирүне кирәк таба.
 
Гомумән дә,  рәвеш, сыйфатны ачыкларга, төгәлрәк итәргә омтыла: Унтугызда гына булса да таза гәүдәле, яшьлеге аңкып торган алсу йөзле, кара чәчле, карасу күзле иде. Моңа ул аерым эпитетлар белән дә, төрле сурәт чаралары белән дә ирешә: Әлмәндәр егетләре икәнен беркайчан да онытмасыннар. Аллага шөкер, безнең әлмәндәрләрнең сыртларын җиргә салганы, йөзебезгә кызыллык китергәне юк. Болар –фразеологизмнар.
   
Янә дә тасвир чараларыннан кабатлау:  – Шулай,– диделәр картлар, аның фикере белән килешеп.– Шулай. Нигә шулай булмасын. Билгеле, шулай; һавадан яз исе, кояш исе һәм сизелер-сизелмәс кенә булып бөре исе аңкый; ... авыл да, нигезеннән кузгалып, түбәнгә, бик тирән, бик тирән упкынга мәтәлгән кебек булды; Нәрсә булса да бик зур, бик зур үзгәреш булган иде; Чагыштыру: ... чүгәләп биергә, орчык шикелле бөтерелергә тотынды; Кузгала да алмыйм, телем дә әйләнми, башым да үлгән кош башы кебек салынып төшкән; ... сугышчыларның кайберләре... мәчедәй бөгәрләнеп ятканнар...;  ...  гармун телләреннән саф көмештәй агылып чыккан моңлы авазларны ишетү;.
Образ (сурәт) күп түгел, тешкә тими, туйдырмый. Аз булса да яңа, сирәклеге белән үзенә бер табыш  булып тәэсир итә. Мәсәлән, әдәби сүзнең дә төрле  вариантлары эзләп табыла: Аларның сүзләрен юпләп тордылар; тасвири детальләр табыла яисә ясала: Алайса, ал да гөл икән...;   Әбиеңә сәләм әйт, бабаң утырмага килсен; Сеңел дә яшь әле, ватып эшли алмый (оксюморан); Ә менә мин тереләй утта янам  һ.б.  
               
Күрдек ки, Афзал Шамов  – чын мәгънәсендә тел белгече. Шул ук вакытта әдибебез сөйләм белгече дә.
 
Аның иҗатында да сүз куллану бит үзмаксат түгел, төп максат-ният сөйләм ихтыяҗын канәгатьләндерү. Иң мөһиме, ул сөйләм оештырганда телдән башка чараларны да тоя, шуларны укучыга да җиткерергә тырыша:  Шул вакыт Гайфетдинев аңа, бутылка сыман граната сузып, тыныч тавыш белән әйтте:
– Мә, ременыңа кыстыр. Капсюле тыгылган. Тик бик кирәк чакта гына, өерелеп килгәндә генә ыргытырсың. Минем яндарак бул!
 
Бу сүзләр аны тынычландырып җибәрде. “Минем яндарак бул!” Аның мәгънәсендә генә түгел, әйтелешендә дә Нәсыйхка билгеле булмаган, аның күңелен тынычландыра торган ниндидер көч бар иде. Шул көчкә буйсынып, ул дошман солдатларының якынлашуларын көтте, хәтта кайсысын мушкага аласын да күңеленнән чамалады. 
   
Әдип сүзне сөйләм мотивларына карап, кемнең әйтүе, кемгә, нинди нияттән әйтүенә карап сайлап ала. Хәрәкәтне тәэсирле тасвирлау үзенә бер осталык сораса, сыйфат, рәвешне тасвирлауга  – үзенә бер сәләт, осталык. Менә, ул, әйтик, сыйфатны ничек күзаллый: Көн караңгыланды, ярауланды. Миләрне кайнатырлык кызу сүрелде. Урамнардан кызган таш исе күтәрелә башлады.
Сөйләмне табигый бәйләү чараларын табып, урынлы куллану – ул сөйләм оештыру осталыгы билгесе. Мәсәлән, текстта сүз кабатлана:
– Бәлки, шүрли торгансың. Гайкаларың бушагандыр? Их, син, картлач. Ә үзең герой!...
Кавалеристлар көлеп җибәрделәр. Тик карт кызылармеец кына көлмәде, ләкин аның йөзенә ачу да чыкмады, хәтта ул иптәшләренең дусларча көлүеннән канәгать тә иде.
 
– Гайкаларым бушамас, алар нык беркетелгән,– диде ул тыныч кына.– Менә синең бушый күрмәсен, ул чагында эш чыннан да харап...
Кыскасы, телебезнең һәр бөртек сүзеннән дә хисси бер сурәт ясарга сәләтле әдибебездән өйрәнергә дә өйрәнергә әле...
                                                     Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.09.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»