|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2021 Милләт
Бу мишәрләрне "суган профессорлары" дияргә була“Мишәр” сүзе Мещерский атамасыннан алынган дигән фараз бар. Мәскәү, Владимир һәм Рязань өлкәләре чигендә шул исемдәге урманлы иңкүлек булып, борын заманда анда яшәгән татарларны “мишәрләр” дип атаганнар, имеш. Мишәрләр тырыш, әйткән сүзләрендә торучы, үз дигәнен бернәрсәгә карамастан эшли торган, үзсүзлерәк, дуслык кадерен белүче бик тырыш кешеләр алар. Чит җирләрдә бигрәк тә бер-берсенә ярдәмчел, туганнар сыман яшиләр. Алар белән күп эшләргә туры килде. Җитәкчеләр арасында да күп алар. Мишәр җитәкче эшче белән киңәш итә белә. Эштә һәрвакыт әйбәт кенә бармый бит, ачуланышкан чаклар да булгалый. Мишәр җитәкче ачуланганда да гаепле кеше аны дошман күреп, ачу тотып йөрмәслек итеп ачулана белә. Әлмәт районында Елховой дигән зур авыл бар. Анда мишәрләрнең иң тырышлары, иң булдыклылары яши торгандыр. Аларның авылы районда иң төзек, иң бай авылдыр дим мин. Бик күптәннән бакча тутырып суган үстерәләр. Аларны суган профессорлары дияргә була. Суган орлыгы үстереп саталар, күп бакчачылар орлыкны алардан ала. Кайбер хәйләкәр сатучылар “мин Елховойдан” дисәләр дә ышанмыйбыз, чөнки без аларны сөйләшүләреннән үк таныйбыз. Суган орлыгын кем дә үстерә ала, тик аны язга чаклы саклый гына алмыйбыз: йә кибә, йә яшел кыягын чыгара башлый, аны утыртсаң сабакка үсеп чәчәк ата. Ә мишәрләр саклый беләләр. Сугыштан соңгы елларны Елховой базарыннан үзеңә кирәк әйбереңне табып була иде. Аларның алыпсатарлары товарны әллә ничә мең чакрымнардан да алып кайтканнар. Капка төбендә җыелышып сөйләшеп утырганда берәү: “Америка атом бомбасы ясаган, бездә дә бар микән?” — дигәч, шундагы бер абыстай: “Юктыр, булса безнең базарда булыр иде”, — дип әйткән ди (анда карчыкларны абыстай диләр). Фото: пиксабай
Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт |
Иң күп укылган
|