поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.11.2010 Мәдәният

Филүс Каһиров: “Җыр җырланса гына яши”

Татар Сәхнәсендә Филүс Каһиров тавышы яңгырый башлагач, “йөз елга бер генә туа торган талант”, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка алмашка килгән җырчы, диделәр. Чыннан да Филүснең сәхнәгә менгән чагы җыр сәнгатендә ниндидер бер хәвефле бушлык барлыкка килә башлаган чорга туры килде. Илһам абый олыгаеп бара, Хәйдәр Бигичев та вакытсыз үлеме белән күңелләргә үкенеч, әрнү, югалту ачысы калдырып арабыздан китеп барды. Җыр сәнгатендәге тынлыкта көтү авыр иде...

Изге урын буш тормый дигәндәй, ул арада халык радио-телевидениедән көне-төне әйләндерелә торган попса җырларга ияләшеп тә өлгерде. Хәер, ияләштеме икән? Радиоданмы, я булмаса телевидениедәнме эстрадада берәр яңа исем ишетелсә, колакларны үрә торгызып тыңлыйбыз да “йә, йә, олы сәхнәгә чыгарлыгың бармы, татар моңы дигән серле, нечкә күңелле кешеләр генә тоя-сиземли торган феноменны бирә аласыңмы” дип сыный идек. Кызганыч, бу сынауны күпләр үтмәде. “Өч тиенлек җыр”, “бер көнлек җырчы” дигән гыйбарәләр дә шул вакытта барлыкка килде шикелле. 

Заман башка, заң башка. Филүсне татарның мәшһүр җырчылары белән чагыштырырга яратсак та, һәр җырчының үз заманы булуын танырга кирәк. Филүс заманы эстраданың әнә шундый “өч тиенлек җырлар” үрчегән чорга туры килде...

- Филүс, синең репертуарда классика, татар халык җырлары, ретроҗырлар. Поп-музыкадан махсус читләшүеңме? –

Әңгәмәне  нәкъ шушы сораудан башладык.

- Чын татар җырларын халыкның исенә төшерәсем килә. Чын татар концертын оныткан кешеләр дә бар, гомумән, яшь буын арасында классик җырларны ишетмәгәннәр дә бар. Максатым – шул җырларны популярлаштыру.

- Шулай да яшьләр күпчелек поп-җырларга өстенлек бирә. Ни өчен дип уйлыйсың?

- Алар – тулы бер буын, хәтта хәзер инде икенче буын үсеп килә -  классика, халык җырларын тыңлап үсмәде бит. Мин үзем дә сәнгать юлыннан китмәсәм, аларны белмәс идем. Күп дигәндә, халык җырларын тыңлар идем инде. Ә каян беләсең аны? Классиканы, татар халык җырларын радио-телевидениедә бик сирәк уйнаталар. Минемчә, бүген классикага игътибарны арттырырга кирәк. Хәтта халыкны мәҗбүриләп, чын татар җырын тыңлатырга кирәк. Югыйсә, халык җырларын бөтенләй оныту куркынычы бар. Җыр бит ул җырланса гына яши.

...Яшь җырчы  бу турыда күп уйланган. Әйе, ул да гадәти популярлык артыннан чаба ала иде. Җыр артыннан җыр яздырып, концерт артыннан концерт куеп, радиодан туктаусыз яңгырап, телевиденидә күренеп йөрүнең әзер сценарие буенча гына барасы.  Махсус Филүс өчен язылган җырларның саны да бихисап. Репертуарга шуларның илледән берсе  – иң матуры, иң моңлысы гына керә. Яңа җырга таләпләре зур аның. Мәсәлән, ул бер җырны бер октавага сыйдырып бетергән көйләрне сәхнәгә алып чыкмый. Аннан соң Филүскә һәммәсенең дә колагында яңгырап торган таныш җырларны башкару хас түгел. Ул сәхнәгә чыга башлаган вакытында ук онытыла башлаган җырларга күбрәк игътибар бирә иде. Мәсәлән, Уфада үтә торган “Туган тел” татар җырын яшь башкаручылар конкурсында ул “Китмә, сандугач” җыры белән гран-при яулады. Аннан соң Рәшит Ваһапов исемендәге җыр конкурсында җиңү алып килгән .... җыры булды. Онытыла башлаган җырларны табу өчен, беренчедән, популярларын белергә кирәк булса, икенчедән, эзләнергә кирәк. Эзләнергә аны Октябрьский музыка училищесындагы укытучысы Галия Закир кызы өйрәтә. Шуннан бирле диңгез төбеннән энҗеләр эзләгән кебек, татар җырын үткәннәрдән, халыктан эзләп  алу Филүс иҗатының төп юнәлешенә әйләнә. “Бар ул җырлар, бар ул моңлы кешеләр, тик ул моңны тынлыктан аерып алырга гына кирәк”, ди ул.

 - Филүс,  синең репертуарда безнең заманда язылган яңа матур җырлар да бар. Димәк, “вакыт белән якутлар” табыла тора.

- Әйе. Мәсәлән, Фәрит Хатыйпов Галимҗан Гыйльман сүзләренә язган “Күңелем җырдан тора” дигән җырыбыз бар. Бу җырны концерттан соң: “Нинди онытылган җыр бу? Бик таныш моң”, дип килеп әйтәләр. Димәк, халык күңеленә якын җыр булган. Бу җыр альбомымның исеме дә булып китте.

Резеда апа Әхиярованың яңа җырын башкарабыз. Һәм инде Чайковский шәһәрендә яшәүче Шамил Шәриповның берничә җырын репертуарга алдык. Ул үзе профессиональ композитор түгел, әмма җырларында чын татар моңы көчле. 

- Шулай да татар җырының бүгенге хәлен ничегрәк бәялисең?

- Авыр аның хәле.

- Яхшы чагы кайчан иде дә кайчаннан башлап хәлләр начарланды?

- Туксанынчы елларга кадәр татар җыры гөрләп яшәгән. Илһам абый Шакиров сәхнәгә сирәгрәк чыккан саен җыр сәнгате түбәнгә тәгәрәгәннән тәгәри бара. Бәлки бу минем шәхси фикеремдер, әмма нинди генә милләтнең сәнгатендә дә, сәнгатьнең нинди генә төрендә дә лидер булырга тиеш. Үрнәк булырга тиеш. Ул лидер сәнгатьне югары дәрәҗәдә алып барырга лаек булсын. Илһам абый, минемчә, җыр сәнгатен бик югары дәрәҗәдә тотты.

Икенчедән, профессиональ композиторлар сүлпәнәйде, алар урынына үзешчәннәр активлашты. Бу да җыр сәнгатенә үзенең йогынтысын ясамый калмый.

...Филүскә иң еш бирелә торган сорауларның берсе – киләчәктә аның опера җырчысы булып китүе турында. Кызыклы сорау бу. Татарның җыр сәнгате “түбәнгә тәгәри” дип зарланып утырган бер көндә без опера җырчысы көтәбез. Бүген опера театры сәхнәсендә ничә татар операсы бар?  Соңгы егерме елда Резеда Әхиярованың  бердәнбер “Шагыйрь мәхәббәте” операсын ишеттек... Әлбәттә, Филүс, опера җырчысы булып киткән очракта, дөнья классикасын башкарып та йөри ала. Моның өчен аның табигатьтән бирелгән таланты да, тырышлыгы да  шөкер итәрлек. Опера сәнгате исә тагын бер тенор тавышка байый. Ул үзе бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый әле. “Булдыра алырмын кебек. Киләчәк күрсәтер”, ди.

Шулай да Филүс Каһировны төрле образда күрү тамашачыга кызыклы булыр кебек. Былтыр Казан дәүләт консерваториясе Җәүдәт Фәйзинең тууына йөз ел тулу уңаеннан “Башмагым” музыкаль комедиясен куйган иде. Филүс анда төп рольне - Галимҗанны уйнады.  Тәнкыйтьчеләр ничектер, әмма тамашачы бу романтик, милли колоритлы сәхнә әсәрен сагынып, яратып кабул итте. Сәхнәдә Филүс Каһиров булып түгел, ә башка бер рольдә чыгыш ясау аның үзенә дә ошаган.

- Бу роль минем балачак хыялымны тормышка ашырды. Мин кечкенәдән театр артисты булырга хыялландым. Бу тартылу миңа әти ягыннан киләдер, чөнки ул яктагы туганнар – барысы да чын артист инде мәгәр. Бездә бәйрәмнәр, туйларга тамада чакырып торасы да юк, бөтенесе җырлый, бии, уйный, шаяра. Үзем дә бәләкәй чакта еш кына төрле кешеләр булып киенеп әти-әниләр янына керә идем дә кечкенә спектакль уйнап күрсәтә идем. Ә “Башмагым”дагы ролемне беркайчан да онытасым юк. Без аны бик аз гына уйнап калдык: Казанда ике тапкыр, Уфада һәм Ульяновск шәһәрләрендә. Уйнап кайтасың да сагындыра башлый, һаман рольдән чыга алмый йөрисең әле. Артур белән (Исламов – авт.) һаман Кәрим бай, үземне Галимҗан дип сөйләшә идем. Ул ниндидер башка үлчәмдәге яшәү иде. “Башмагым”ны безгә кадәр 35 ел куймаганнар иде. Без аны яңадан сәхнәгә кайтардык, хәзер аңа кызыксыну артты. Шунысы бигрәк тә куандыра...

(“Башмагым” музыкаль комедиясен яңа гына Г. Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театрында режиссер Ренат Әюпов куйды. Филүснең шуны әйтүе.)

 “Казан тамашачысына булдыра алганнарның барысын да күрсәтеп бетермәдем әле”, - ди Филүс. Училищеда укыганда ул бию ансамбленең солисты да булган. Татар халкының менталитетында ята торган җырлы-биюле музыкаль тамашалар Филүснең табигатенә ят түгел, димәк. Бер генә “җитешсезлеге” бар: Филүс гармунда уйный белми.

- Гармунчыларга ак көнләшү белән кызыгып карыйм мин. Әти уйный, ә менә миңа бирелмәгән ул сәләт. Тырыштырып карамадым түгел, әмма булмады инде. Югыйсә, авылга кайтасың – авыл тып-тын. Авылда бүген гармунчылар калмады. Безнең Килемдә (Башкортстанның Бүздәк районындагы Килем авылы – авт.), мәсәлән, минем өчтуган абыем соңгы гармунчы иде, ул да бик иртә гүр иясе булды. Шундагы тынлыкны ярып гармунны бер сузып җибәрәсе килә, ләкин...

Филүс гаепле кеше сыман елмаеп кулларын җәя. Авылда гармунчылар гына түгел, бик күп асыл кыйммәтләрнең югалуы турында иркенләп сөйләшәсе килсә дә, вакыт тыгызлыгы үзенекен итә. Тәрәз артында шау-шулы шәһәр куйган кагыйдәләргә буйсынып, ашыгырга кирәк.

- Авылга кайтып бер атна ял итүгә, шәһәр ыгы-зыгысын юксына башлысйың. Кешеләр эшли, һәрвакыт хәрәкәттә, син генә авылда дөньядан артта калгансың, бернәрсә эшләмичә тик ятасың кебек тоела башлый. Әмма бу  - ялгыш фикер. Ашкынып шәһәргә киләсең һәм шәһәр ритмына кушылып китәсең. Чынлыкта бернәрсә үзгәрми, һаман да шул ыгы-зыгы гына.

Җырчы егетнең иҗат кешеләренә хас тагын бер сыйфаты бар. Ул ялгыз калырга ярата. Бу очракта аны үз-үзе белән калып уйланырга ярата дисәк, дөресрәк булыр. Концертларыннан соң да ул каядыр барып, кем әйтмешли “культурно ял итеп” йөрми. Өенә кайтып, эчтән генә концертын анализлый, нәтиҗәләр ясый.

Җырчы кешегә ялгыз калу җиңел эш түгелдер ул. Аралашырга теләүчеләр һәрвакыт күп. Сөйләшәсе килмәгәндә сөйләшергә мәҗбүр итсәләр, кызып та кителә. Әлбәттә, мондый кыланмышка “йолдыз чире” дигән диагноз куючылары да табылмый калмый...

- Мин бәләкәй чакта ук шулай үзем генә уйнарга ярата идем. Хыялда төрле кешеләр тудырып, шулар белән уйнап, сөйләшеп йөри идем. Янымда башка балалар булмаса да, күңелсезләнеп утырмыйм, үземә үзем уен табып уйныйм. “Нинди бала бу?” дип аптырыйлар иде. Бәлки укучыларга сәер тоелыр бу сыйфатым. Элеккедән калган гадәт һаман да бар, берүзем калырга яратам. Мондый ялгызлык файдалы ул, кешеләр арасында яшәп, ялгыз калырга язмасын.

“Йолдыз чире” дигәндә, минем алай чирләп йөрергә вакытым юк. Мин үз эшемне җиренә җиткереп башкару белән мәшгуль...

Җитди темалардан башланган әңгәмәбез әкренләп җырчының үзе турында сөйләшүгә күчә.

- Ә беләсезме, Казанга килгәч минем бөтенләй яңа гадәтләр барлыкка килде бит. Мин китап укырга ярата башладым. Бервакыт шулай Пушкин урамындагы китап кибетенә Сара Садыйкованың ноталар җыентыгын эзләп кердем. Шунда татар китаплары киштәсендә берсенең исеме ошады: “Кешене өмет яшәтә”. Сатып алдым да укый башладым. Ул вакытта машинам юк иде, укырга метрода йөрим. Ун минутта барып җитмә, шул арада да куеннан китапны алып укырга өлгерә идем.Укып чыктым, әмма тагын укыйсы килә, күңелгә нидер җитми кебек тоела башлады. Тагын китап кибетенә киттем. Вахит Имамовның “Тозлы яра”сын алдым. Укый торгач, анда үзебезнең авыл турында да мәгълүматларга юлыктым. Бик зур ачыш ясаган кебек сөенгән идем аңа. Шуннан китте инде, хәзер аз гына буш вакытым булдымы - кулга китап алам...

Буш вакытында Филүс бильярд уйнарга да ярата. “Тишеккә шар кертү генә түгел, ул уйландыра да, ял да иттерә”, ди ул. Кем белә, бу вакытта яшь җырчының күңелендә нинди уйлар, нинди гамьнәр кайныйдыр? “Күңелем җырдан тора” дигән җырындагы кебек уйлары да, һичшиксез, җыр-моң тирәсендә бөтереләдер. Һәрхәлдә, хәзерге көннәрдә башкача була да алмый, чөнки алда -  ноябрь ахырында филармония залында үтәчәк  концертлар, язга таба симфоник оркестр белән яңа концерт программасы, җәй башында консерваториядә чыгарылыш. Сәнгатебезгә татар җырының өмете булып кергән җырчыны алда чыннан да зур сынаулар көтә. Моңа кадәр ул өметләрне аклады, иншалла, сынатмас...

"Идел" журналыннан.
 


Ландыш ӘБҮДӘРОВА
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 12.11.2010
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»