поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
01.07.2008 Җәмгыять

"ТӨНГЕ КҮБӘЛӘКЛӘР" ҮРЧИ ТОРА, Ә БЕЗ ҺАМАН КҮЗ ЙОМАРГА МАТАШАБЫЗ

Гонорея белән авыручылар саны буенча Татарстанда Түбән Кама беренче урында. Мин килгәндә тире-венерология авырулары диспансеры по­ликлиникасы мөдире Лениза Гайнуллина бүлмәсендә яшь кенә бер кыз утыра иде. Алга таба без аны Оля дип атарбыз (язмада кызларның исемнәре үзгәртеп бирелә). Лениза Фәизовна паспорты да, полисы да булмаган бу кызны (бердәнбер документы – авыл җирлегеннән алынган белешмә) диспансер исәбенә дәвалаулары хакында сөйләде. Мәҗбүри медицина иминияте буенча эшләргә керешкән диспансерда бушлай дәвалану өчен хәзер полисың да, паспортың да булырга тиеш. Юк икән, акча түләргә кирәк. Бу диспансер җитәкчелеген борчуга төшерә, чөнки йогышлы авыру йоктыручыларны дәвалауга тарту әле болай да җиңел түгел. Ә түләү турында сүз кузгатсаң, борылып чыгып китүләрен һәм чир таратуларын дәвам итәселәрен көт тә тор. Шуңа да диспансер түләүле хезмәт күрсәтелә торган косметология һ.б. бүлекләр ачарга мәҗбүр булган. Шулардан кергән акчаны Оля шикелле паспортсыз, полиссыз авыруларны дәвалауга тоталар.

 

Унсигез яшьлек бу кызның интим өлкәсендә тәҗрибәсе шактый: Чистай ягы кызы башта – шәһәрдә, ә аннары Кама Аланына күчкән "VIP-сервис" агентлыгында эшләп алган. Кабаттан шә­һәргә "эш"кә килүенә әле берничә көн генә булган. Чандыр гәүдәле сабыйларча самими карашлы Оляны урамда очрата калсаң, һич тә фахишәлек юлында дип уйламыйсың. Хәер, җенси хезмәт күрсә­түчеләрне соңгы вакытта андый тупас сүз белән атап йөртмиләр, ә заманчалаштырып, "Женщины коммерческого секса", диләр. Оля чирне кемнән йоктыргандыр, хәзер анысын ачыклау мөмкин түгел, әмма аны бүген сифилистан дәвалыйлар.

 

Бирегә Оля кайсы "агент­лык"тан килеп эләккәндер... Бәлки кызларга товар итеп кенә карап, аларны идәндә йоклатып, көне-төне бик астында тотучы "агентлык"тандыр – андыйлары да юк түгел бит. Лениза Фәизовна әйтү­енчә, бүгенге көндә безнең шәһәрдә 20-25 ләп интим хезмәт күрсәтү агентлыгы бар, шулардан "Малинки", "Ассорти" агентлыклары кызлары биредә даими рәвештә түләүле медицина тикшерүе үтә икән.

 

Шулардан берсен тотучы "мамаша" белән сөйләшеп утырдык. Ул үзендәге кызларның аена 70-80 мең сумлап акча эшли алулары, әмма аның өчен аларның клиентларда дәрт уятырлык, теләк­ләрен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булырга тиешлек­ләре хакында сөйли. Кызларга иң беренче таләп – чисталык һәм аракы-тәмәке ишене кулланмау икән. Аларга солярийга йөрү, маникюр, чәч ясату һәм клиентлар белән әңгәмә кору осталыгына ия булу да шарт. "Мамаша" сөй­ләвенчә, кызлар ай саен мәҗ­бүри рәвештә тире-венерология диспансерында җенси авыруларга тикшеренү узалар, табибның җенси тормышка кагылышлы киңәшләрен, аңлатуларын тыңлыйлар, тиешле әдәбият белән танышалар.

 

– Газета укучылар арасында безнең клиентлар да булмый калмас, языгыз әле, кызларны "резинка"сыз ятарга мәҗбүр итмәсеннәр, – дип дәвам итә сүзен "мамаша". Кыз­ларны даими рәвештә медицина тикшерүе уздыруыбыз да (ә ул түләүле) клиентларның, ягъни ирләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен эш­ләнә бит. Агентлыкларга да ирләр күңеленә хуш килү бе­лән бергә, уйлый да белүче, культуралы кызлар кирәк. Әмма аларны беркем дә кулларыннан җитәкләп алып килми. Безгә килгәнче әллә кайчан үзләре шул юлны сайлаганнар икән, тапкан акчаларын сырага, юк-барга туздырмасыннар. Аларга мин, югары белем алу өчен акча туплагыз, дип әйтеп киләм. Ерак шәһәр­ләрдән килгән бер кызның бәләкәй баласы әти-әнисе янында калган. Кассага үзем алып барып, акчасын баласына салып җибәрдек. Агентлык оештырырга мине тормыш мәҗбүр итте. Үзем ана кеше буларак, бу кызларга мөнә­сәбәтем аңлашыладыр.

 

Аның агентлыгында әле­гә алты кыз бар, алар Чаллы, Ижевск, Магнитогорск һ.б. шәһәрләрдән килгән. Йомры, таза гәүдәле, бит очлары чокырланып торучы сөрмәле күзле Галя – Чаллыдан. Егерме бер яшьлек Галяның өч яшьлек баласы бар. Чаллыда әби-бабасы янында яши. Галя үзе кияүгә иртә чыккан. Хәлле кешеләр баласы. Унсигезе тулуга, әтисе машина бүләк иткән. Чаллыдагы кечкенә гаиләлеләр торагында аерым бүлмәсе бар. Ире белән ике ел яшәгән. Галя үзенең көннәр буе өйдә бала карап утыруы, ире эштән кайтуга үзен урынга сөйрәүдән башкасын белмәве турында сөйли. Ул андый тормыштан туйганлыктан, иреннән китә.

 

"Үз рәхәтлегем өчен яшим", – дип әйтүче Галяның клиентлары арасында 15 яшьлек малайдан алып 70 яшьлек бабайга кадәр бар икән. Әле җенси яктан өлгереп җит­мәгән үсмернең, табын әзер­ләп, саунага тәүлегенә ике-өч мәртәбә чакырткан чагы да була, ди. Әтисе акчасына яшәгән малайга ул хакта уйларга иртәрәк булса да, күрәсең, иптәшләре алдында мактану теләге көчледер. "Ике көннән операциягә керәм, акчам юк, өйдәге уйнаткычны булса да бирермен, дип шалтыратучы картны жәлләп, янына агентлыктан Галяны җибәргәннәр. Фатирларындагы аулак вакыттан файдаланып калырга ашыгучы ирләр белән урында аунаганда хатыннарының кайтып керү очраклары да булгалаган. Тузынучы хатыннарга җанкисәкләренең үзен агентлыктан чакыртканлыгын әй­теп, чыгып китү җаен ка­рау­чы Галяны "акчаны калдыр" дип кычкыручы хатын тавышы озата... Клиент агентлыктагы кызлар хезмәте өчен тиешле акчаны кызны алып килүче тән сакчысына ал­дан ук биреп куя икән. Га­дәттә, кызларны шофер һәм тән сакчысы озата бара. Клиентның ялгызы булуына ышан­гач кына билгеләнгән вакытка кадәр кызны калдырып китәләр.

 

Без сөйләшеп утырганда да "мамаша" кесә телефоны тавышына әллә ничә мәртәбә бүленде. Алдындагы калын дәфтәргә чираттагы клиентның адресын язып, "озын аяклы, озын буйлы, 42 нче үлчәмле күлмәк кия торган блондинка"ны аның янына алып барырга кемгәдер күрсәтмә бирергә дә өлгерде. Хатыны вакытсыз кайтып кергән клиент заказына "отбой" да бирде...

 

Бу язманы укыгач, арагызда мине эттән алып эткә салып сүгүчеләр дә, оятсыз, дип төкерүчеләр дә булыр. Әмма аңа карап кына тормыш чынбарлыгыннан качып булмый. Тән сәүдәсе белән шөгыльләнүчеләр бездә элек тә булган, хәзер дә бар, бар гына түгел, ә гөмбәләрдәй үрчи. Төн караңгылыгында "Кама" кунакханәсе тирәсенә елышучы, олы юл кырыенда басып торучы "мәхәббәт күбәләкләре"н еш күрергә була. Бәлки дөрес тә фикер йөртмимдер, әмма, бер караганда, аларга рәсми рәвештә эш итәргә рөхсәт бирелсә, дәүләт казнасына күпме акча керер иде. Ә болай, ул хакта сүз кузгатуны да оят, хурлык эшкә санап, мин дә, сез дә күз йомганга карап кына фахи­шәлек тукталамы? Юк! Киресенчә, соңгы дистә ел эчендә ул инде бизнеска әйләнде. Һәм, әйтергә кирәк, бик тә табышлы бизнеска! Инде "досуг агентлыклары"ның Татарстан буенча белешмәләр хезмәте да бар икән. Төн сәүдәсенә чик куеп булмый икән инде, дәүләт үз күзәтчелеге астына алсын. Шулай эшләгәндә, бәлки бу хакта ачыктан-ачык сөйләнелер һәм яшертенлек калмаганлыктан (монысы – иң мөһиме), ата-аналары да кызларының ни белән шөгыльләнүләрен белеп торырлар иде.

 

Монда мин читтә сөяркә тотып яки эчеп исергән саен очраклы танышлар белән аунап, хәләлен ут йоттыручылар аркасында дистәләгән, йөзләгән гаиләләрнең сәла­мәтлеге дә, иминлеге дә куркыныч астына куелуы хакында сүз куертып тормыйм. Аны­сын үзегез дә күреп торасыз: йә күршегез, яки туганыгыз, яисә үзегезнең башыгыздан кичә торган хәлләр бит. Йә, шулай түгелмени?

 

P.S. Язманы газетага бирергә әзерләгән вакытта тире-венерология диспансерыннан шалтыратып, Оляның дәваланып бетмичә стационардан качып китүе турында хәбәр иттеләр. Фахишәләр хезмәтеннән файдаланучы ирләр бу хакта белеп торсыннар, дип язуыбыз.

 

Фирая МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 129-130 | 28.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы