|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Мәдәният
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Эльчин Мусаоглу: “Татарлар татарлар турында фильмнар төшерсеннәр иде”Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе, азәрбәйҗан кинорежиссеры, сценарист, актер, продюсер Эльчин Мусаоглу Казанда татарча киноны күбрәк төшерергә киңәш итә. «Мин күргән беренче татар фильмы „Бибинур“ иде. Мин аны 2009 елда Алма-Ата фестивалендә карадым. Дөрес, аның режиссеры татар түгел. Минем татар кешесе төшергән татар фильмын карыйсым килә иде. Кичә бик рәхәтләнеп фестивальгә катнашучы Татарстан фильмнарын карап чыктым. Аалар арасындагы бер фильм миңа төрки туганнарым — татарлар турында бик күп мәгълүмат бирде. Яхшы фильмнар бар. Татарлар татарлар турында фильмнар төшерсеннәр иде. Миңа татарлар үз телләрендә сөйләшкән фильмнар ошый. Татарча төшерегез», диде Эльчин Мусаоглу кинофестивальнең матбугат конференциясендә. Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 14 Татарстан фильмы катнаша. Тулы метражлы нәфис фильм номинациясендә Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» катнаша. Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Сергей Батаевның «Бойцовская рыбка» фильмы бар. Тулы метражлы документаль фильм номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы көч сынаша. Ә кыска матражлы документаль фильм буларак Булат Минкинның «Берүзе» фильмы кертелгән.
--- |
Иң күп укылган
|