|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Җәмгыять
Чаллыда 500 сумлык карлыган сатканы өчен 79 яшьлек әбигә 3000 сумлык штраф салганнарЧаллыда 79 яшьлек әбинең җәй көне үз бакчасында җыелган карлыганны сатарга дип базарга чыгуы күңелсез тәмамланган. Бер чиләк карлыганны 500 сум дип бәяләгән әби янына билгесез кешеләр килеп, аның турында мәгълүматлар язып ала. Ә соңрак әбинең почта тармасына 3 меңлек штраф кәгазе килеп төшә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, пенсионер әбинең якыннары мондый штрафны шик астына куя. Кызы бу хакта соцчелтәрләрдә язып чыга. Янына килеп мәгълүматларын язып алган кешеләр үзләре белән таныштырмаганнар, бернәрсә дә аңлатмаганнар, янәсе. Хәзер бу хәлне прокуратура тикшерәчәк. Менә сиңа карлыган! Вәт.
--- |
Иң күп укылган
|