|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2021 Криминал
Татарстанда укытучы көнләшеп 17 яшьлек егеткә пычак кадаганРеспубликаның Тукай районында «Татарстан» совхозы бистәсендә низаг булган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек укытучы көнләшеп сөйгәне — Чаллы көллиятенең 17 яшьлек студенты белән талашкан. Талаш вакытында кыз пычак алып берничә тапкыр сөйгәненең күкрәгенә кадаган, дип яза Татар-информ.
Аннары укытучы кыз үз-үзен үтерергә теләгән.
Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.
--- |
Иң күп укылган
|