поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2021 Җәмгыять

Гөлүсә Низаметдинова: “Ирем башка хатын белән никах укыткан”

Гөлүсә Низаметдинова психолог һөнәрен юкка гына сайламаган. Бу өлкәгә аны тормыш тәҗрибәсе алып килгән.

- Гөлүсә, ник бик яшьли кияүгә чыктың?
 
- Яшь дип... 20 яшемдә кияүгә чыктым. Ул вакытта шулай тиеш иде. Алганда, чыгып калырга кирәк дигән уйдырма бар иде. Ирем белән өч ел очрашып йөрдек. Арча педагогия көллиятендә бергә укыдык. Икебез дә – укытучы. Тугыз елдан артык яшәдек, кызыбыз белән улыбыз туды.
 
- Юллар ник аерылды?
 
- Кияүгә чыкканда, ирем белән аерылышырбыз дигән уй бөтенләй булмады. Гомерлеккә дип чыктым. Ир белән хатын булып гаилә кору – минем өчен бик җаваплы адым иде. Гаиләдә хыянәт булырга тиеш түгел дип уйлый идем. Ләкин безнең очракта ул котылгысыз булды...
 
- Димәк, ирең хыянәт итте?
 
- Әйе, ул минем белән яшәгәндә үк күп еллар авылларында күрше кызы белән очрашып йөргән. Ул кыз миңа кунакка килә иде. Билгеле, мин моны белмәдем, сизмәдем. Берсенә дә үпкәләмим, рәнҗемим. Үзем парсыз булсам да, аларга бәхет телим.

- Синең белән аерылышмаган килеш башка хатынга өйләнүен кайдан белдең?
 
- Кеше аша. Ул чакта кызыма – 8 яшь, улыма 4 яшь иде. Гыйнвар аенда “мин сездән ардым, миңа ял итәргә кирәк” дигән язу куеп, безне тулай торак бүлмәсендә калдырып, авылга кайтып китте ул. Казанга апрель аенда гына килде. Шушы вакыт эчендә аның ягыннан “балаларга акча кирәкме?” дигән сорау бөтенләй булмады. Киресенчә, “бу минем балалар түгел, йөреп тапкансың” дип тавыш чыгарып, икенче көнне кайтып китте. Шуннан соң эзе суынды. 3 май көнне иремнең күрше авылыннан Флера апа килде. Хәзер ул Италиядә яши. “Син иреңнең өйләнгәнен беләсеңме?” - дип сорады. Мин басып торган җирдән авып китә яздым, шок хәлендә идем. “Кичә никахы булды”, - диде. Урамга һавага чыгып киттем. Кулымда – ике бала, ирем миннән аерылмыйча башкага өйләнгән.
 
- Сезнең арада мәхәббәт булган икәнме соң?..
 
- Башта булды. Ләкин ике арада мәхәббәт сүнмәсә, арага өченче кеше керми. Күрәсең, арабыз суынгандыр, бер-беребездән туйганбыздыр, арыганбыздыр. Әгәр мин хәзер иремне гаепләсәм, ул дөрес булмаячак. Гаилә таркалуда ике як та гаепле. Икебездә дә гаеп бар. Күп очракта ирне гаепле булырга хатын-кыз этәргәнен дә беләм.
 
- Кайда эшләдең, балаларны ничек ашаттың?
 
- Өч җирдә эшләдем – мәктәптә директор урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсендә идән юдым, тулай торакта коммендант һәм идән юу эшен башкардым. Ун ел буе шулай.

- Тулай торакта яшәп калдыгызмы?
 
- 2003 елның июнь аенда Арчага күченеп кайттым. Минем алда сайлау тора иде – йә тулай торак тормышы агымына кушылып китү, йә ике баланы аякка бастыру. Әлбәттә, мин икенчесен сайладым. Арчада башта әниләр йортында яшәдек, аннары абыйлар (әнинең бертуган энесе) үз йортларын бирде. Ләкин 2018 елда, шул искереп беткән йортны өр-яңадан эшләп чыккач, “бу йорт - минеке” дип урамга куып чыгарды. Ә моңа кадәр ташландык хәлендә беркемгә дә кирәк түгел иде. Туган йортка кайтуымның тагын бер сәбәбе – әни үлгән вакытлар иде, энеләремә терәк булырга теләдем. Хәзерге акылым булса, Казанда калып, ипотекага фатир алыр идем. Курку хисе авылга кайтырга мәҗбүр итте.
 
- Әти кеше балаларына ярдәм иттеме?
 
- Балаларны үстерүдә катнашмады, ярдәм дә итмәде. Бер тапкыр улыбыз Саматка мәктәп формасы алып килгән иде. Бик сыйфатсыз булды ул, арзан икәне күренеп торды. Мин аны улыма кидертмәдем. Бер-ике ел алимент түләде. Ул вакытта ирем ике балага биш мең сумнан артык акча түләргә тиеш булган. Әмма ул бик аз түләде. Сәбәбен Арчада эшләүче Римма исемле суд приставыннан сорагач, “шушы акчага да рәхмәт әйтеп тор әле син” диде. Шулкадәр йөрәгемә тиде. Мәхәббәт апа исемле адвокатка бардым, “мин ике баланы 100 сумга үстерә алмыйм” дидем. Ул шундук Риммага шалтыратып, прокуратурага гариза язачагын әйтте. Шуннан соң гына миңа тиешле акча түләнде. Мәхәббәт апага мең кат рәхмәтлемен, консультация өчен бер тиен акча да алмады. Бик авыр вакытларым иде. Ләкин алиментны озак түләтмәдем, чөнки закон буенча, балаларга 18 яшь тулгач, ул үзе балалардан алимент сорарга мөмкин иде.
 
- Хәзер аралашасызмы?
 
- Бүгенге көндә дә, элегрәк тә  без аралашмадык. Миннән соң аның берничә никахы булган. Хәзерге хатыны белән ике бала үстерәләр. Бик матур яшиләр дип беләм. Бәхетле булсыннар! Балалар аның хатыны белән дустанә мөнәсәбәттә. Әтиләре янына да кайтып йөриләр. Мин каршы килмим. Ул – аларның әтиләре.

- Гөлүсә, нигә бәхетеңне кабат сынап карамадың?
 
- Очрашып йөргән кешеләрем булды. Мин кияүгә чыккан булсам, ул кешенең карашы балаларга ят булыр иде. Балаларымның кимсетелеп яшәүләрен теләмәдем, чит кеше чит була инде ул! Унҗиде ел ялгызым яшим. Шушы яшькә җиткәч, вакланасы килми. Тиң булган кеше белән генә аралашасы килә, әлегә мин андый кешене очратмадым.

- Балаларың кайда яши?
 
- Бүгенге көндә улым Самат өйләнеп Төркиядә яши. Аңа 23 яшь. Татар кызына өйләнде, алар бишенче сыйныфтан бирле бергә. Икесе дә биюче, төрле илләрдә чыгыш ясыйлар. Кызым Динәгә - 27 яшь. Кияүдә түгел. Төркия белән Казан арасында йөри. Ике илдә дә яшәү хокукы бар. Психология буенча икенче югары белем алырга җыена.

- Үзең дә гел белемгә омтыласың...
 
- Кандидатлык диссертациясен яклау хыялын чынга ашырдым. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә, Г.Ибрагимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтында Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә укып, фәнни хезмәт якладым. Ректорыбыз Ким Миңнуллин бик ярдәм итте. Алар миңа тормышта үз юлымны табарга булышты. Укыган дәвердә беркемгә бер тиен акча түләмәдем. Бездән хәтта күчтәнәч тә кабул итмәделәр. “Сез нишлисез?” - дип кенә әйтәләр иде. Анда шулкадәр тәртипле галимнәр эшли. Һәрберсенә мең кат рәхмәтлемен . Тәүлегенә өч-дүрт сәгать йоклаган вакытлар күп булды. Иртәнге сәгать бишкә кадәр акчага курс эшләре язып, сәгать җидедә эшкә чыгып китә идем. Балаларны үстереп, белем бирергә, кеше итәргә кирәк иде. Бу максатыма да ирештем. Ходайга мең рәхмәт!
 
- Икенче белемең буенча син – психолог?
 
- 2011 елда социаль белем бирү академиясенә психология укытырга чакыралар иде. Әмма ул вакытта махсус белемем булмады. “Синең тәҗрибәң җитәрлек” дигәч, читтән торып укучы студентларны укыта башладым. 2013 елда диссертацияне яклаганнан соң, КФУга психология һөнәренә укырга кердем. Күпләр миңа “дипломы бармы икән?” дип шикләнеп карый. Горурланып әйтә алам, мин – психология буенча дипломлы белгеч.
 
- Психолог һөнәре авырмы?
 
- Җиңел түгел. Психология белән шөгыльләнеп китүем Аллаһы Тәгаләдән бирелде. Ул - тормыш тәҗрибәсеннән барлыкка килгән юнәлеш дип уйлыйм. Психолог булу бөтен кешегә дә бирелми, чөнки кешене тыңлый белергә, аның проблемасын үзең аша уздырырга һәм хәл итәргә кирәк. Кешегә дөрес киңәш бирә белү дә бик мөһим. Кемдер ире белән талашкан икән, аңа аерыл дип әйтү дөрес түгел. Әле бит Аллаһы Тәгалә алдында да җавап бирәсе бар, шуңа күрә киңәшне уйлап бирергә кирәк.
 
- Күбесенчә кемнәр мөрәҗәгать итә?
 
- Күбрәк хатын-кызлар һәм парлылар. Сирәк кенә ирләр. Алар моң-зарын сөйләргә, аралашырга дип килә. Бик сорасалар, кечкенә балаларны кабул итәм. Күптән түгел бер пар мөрәҗәгаь итте. Балалары ручка башы чәйнәгәнгә борчылып паникага бирелгәннәр. Башта хастаханәгә барганнар, анда төрле дарулар язып биргәннәр. Аннары гына миңа килделәр. Минемчә, бу – табигый хәл. Бала белән бар да тәртиптә - төрле тестлар үткәрдек, күзәттек. Без үзебез дә ручка башын чәйнәп үстек...
 
- Гөлүсә, син бүгенге көндә – аягында нык басып торган бизнес-леди. Ике балаң, яраткан шөгылең, үз фатирың, машинаң бар. Тормышыңнан канәгатьме син?
 
- Кеше үз тормышыннан канәгать булса, яшәүнең яме сүнәр иде. Мин барысыннан да канәгать, Аллаһка шөкер. Ләкин миңа һәрвакыт күбрәк кирәк, камилләшү өчен урын бар. Күбрәк укыйсым, психология өлкәсендә яңа белемнәр аласым, иң яхшы татар психологларының берсе буласым килә. Теләгем - парлылар аерылышмасын иде. Гаиләләрнең дус-тату яшәүләрендә минем дә өлеш керүен телим. Балалар хакына гына түгел, кайчандыр булган мәхәббәт хакына гаиләне сакларга кирәк.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.09.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»