|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2021 Җәмгыять
"УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар": Гәрәй Рәхимнең үлем сәбәбе әйтелдеТатарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең хатыны Диләрә сүзләренчә, язучы үпкәсендә яман шеш булу сәбәпле вафат булган. «Ай ярым элек Чехов хастаханәсендә ятып чыккан иде. „Сез сау-сәламәт, космонавт кебек“, — дип әйтеп чыгардылар. УЗИда гади шешне дә күрә алмаганнар. Ничә ел буе „сез чирләмисез“ дип, яман шешне бронхит чире дип дәваладылар. Китабын бар көченә эшләп бетереп, хәлдән таеп егылды, җаным», — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Диләрә ханым сүзләренчә, Гәрәй Рәхим бүген иртән вафат булган, хушлашу иртәгә булачак. «Әлегә вакытын әйтә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.
--- |
Иң күп укылган
|