поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2021 Язмыш

“Ирем читкә йөри башлады, нишләргә дә белмим"

Инстаграмда бер хатын: “Ирем читкә йөри башлады, нишләргә дә белмим, киңәшер кешем дә юк, бу шәһәр миңа бөтенләй ят, ачылып сөйләшеп утырырга бер туганым да юк”, — дип язган иде. Чыннан да, ышанып язмышыңны бәйләгән, бердәнбер якыным дип карап торган ирең дә ятларны үз иткәч, чит җирдә кая, кемгә барасың?

Әле чит шәһәр яки район җиренә кияүгә чыккан кызларга шулай авыр, ә чит илгә китүчеләренә ничек икән? Хәзер чит ил кешеләренә кияүгә чыгучы кызлар, хатыннар шактый. Аларның барысы да рәхәттә яшидер дип уйламыйм: ни генә дисәң дә, чит чит инде ул.
 
Күршебезнең кодачасы Вера (исемен үзгәрттем) да күптән түгел Америка кешесенә кияүгә чыккан. Кияү бик бай, миллионер ди. Интернет аша танышып, ярты ел чамасы аралашканнан соң егет үзе монда килгән. Туй ясаганнар. Хәзер Вера океан артындагы чит-ят җирләргә китү өчен документларының әзер булуын көтә икән.
 
Күршебез туй фотоларын да күрсәтте. Вераны инде байтактан беләм. Бик чибәр, зифа буй-сынлы яшь хатын ул. Туй күлмәгеннән фотога тагын да матур булып төшкән.
 
Кияү исә Верадан күпкә олы күренә, рәвешенә картлык билгеләре чыккан, елмаюы да ыржаюны хәтерләтә. Уртача буйлы, юантык гәүдәле үзе. Мондый ирләрне һич тә кимсетеп әйтергә теләвем түгел, тик Вера андыйлар белән сөйләшеп тә тормый иде. Моңа кадәрге ике ире озын буйлылар, мускуллары уйнап торган мәһабәт гәүдәле затлар иде.
 
Американлының акчасы кызыктырганмы Вераны, матур тормыш эзләвеме... Һәрхәлдә, сөю-мәхәббәт түгел. “Үзе шөкатьсез булса да, холкы бик әйбәт аның”, — дип әйтеп куйды күршем, уйларымны сизенгәндәй. Ай-һай, кыска гына вакыт эчендә холкын белеп бетерделәрме икән әле?
 
Их, ялгышадыр кебек Вера. Ниләр көтәдер аны чит илдә, читлеккә ябылган кошчыкка әйләнмәсме? Моң-зарларын сөйләрдәй, шатлыкларын уртаклашырдай дуслар таба алыр дип ышанмыйм. Олыгая барган саен сагындырыр әле туып-үскән җирләре.
 
Фәридә. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.09.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»